Татарстан пионериясенә 100 ел

2023 елның 3 июне, шимбә

19 майда районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре пионер яшьлекләрен искә төшерделәр

Татарстан пионериясенә 100 ел тулу уңаеннан Арчада зур бәйрәм чарасы булды. Ул район Мәдәният йорты каршындагы Ленин һәйкәле янында тантаналы линейка белән башланып китте. Анда районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар җыелды.

Ни генә дисәң дә, галстуклы еллар күңел түрләрендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып саклана. Кызыл галстук, тантаналы ант, пионер җыеннары, походлар, дуслык учагы – пионер хәрәкәте ветераннары бүген боларның барысын да зур дулкынлану белән искә ала.

Тантаналы линейканы район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова ачып җибәрде. Үз чыгышында ул пионер елларының учак һәм күңелле җыеннар белән истә калуын әйтеп, барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. “Укучылар, сезнең бердәмлек һәм күңелле вакытларыгыз истә калырлык булсын. Бу кайчандыр пионер булучы әби-бабаларыгыз һәм әти-әниләрегезнең бәйрәме. Ләкин без ул елларны онытмаска тиеш. Мәктәпләрдә бүген дә төрле оешмалар эшләп килә. Сезне аларда актив катнашырга чакырам”, - диде Ләйсән Галимова.

 Хөрмәтле ветеран укытучы Валентина Гаранина Арчаның 1нче мәктәбендә белем алганда пионер булган вакытларын горурлык белән искә алды. “Үзем пионер булуым һәм уң фланг дружинасында пионервожатый булып эшләвем белән горурланам. Ул районыбызның иң яхшы дружинасы иде. Мин эшләгән елларда Укучылар сарае “Пионерлар йорты” дип аталды. Анда мин пионер оешмасын җитәкләдем. Ул еллар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак”, - диде ул чыгышында. Пионер хәрәкәте ветераны балалар һәм яшьләр хәрәкәтләре активистларына максатчан, кызыксынучан булырга, дөньяны танып белергә, аны яхшыртырга һәм иптәшләрен үзләре артыннан алып барырга омтылуларын теләде.

Ленин һәйкәленә Татарстан варислары, Яшь армиячеләр берлеге, “Беренчеләр хәрәкәте” исеменнән веноклар куелды.

Линейкадан соң алар барабан тавышы астында строй белән стадионга юл алды. Аларны анда төрле станцияләрдә квестлар көтә иде. Район Укучылар сарае вожатыйлары алар өчен ишегалды уеннары оештырды, пионерия тарихы белән таныштырды, компас белән эшләргә, төрле төрдәге учак ягу серләренә өйрәтте. Шулай ук укучылар учак янында җырлар җырлады.

Кыр кухнясында сыйланганнан соң бәйрәм пионерия учагы янында тәмамланды. Әлеге учакны Арча Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин кабызды.  

 

Резеда Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International