Мәктәп язучы исемен йөртәчәк

2023 елның 3 июне, шимбә

Казанбаш мәктәбе Татарстан халык язучылары Гариф Ахунов һәм Мөхәммәт Мәһдиев исемнәре белән бәйле. Беренчесе – анда укыган, икенчесе – укыткан. Мондый шәхесләр белән горурланмый мөмкин түгел.

Менә быел уку елы тәмам-ланып килгән көннәрдә мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелү зур вакыйга булды. Тантанада әдипнең кызы Наилә ханым, язучылар, шагыйрьләр, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты.

Башта мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелү турындагы истәлек тактасын ачтылар. Аннан  мәктәптә тантананың төп өлеше башланды. Укучылар язучының тормыш юлын чагылдырган мизгелләрне искиткеч итеп сәхнәләштереп күрсәттеләр.

“Казанбаш кибетенә ак чалбар кайткан. Ак чалбарны бездә авыл кешеләре кими, сабантуй вакытында бик пөхтә киенүләре белән дан алган бер-ике укытучы кия дә, шаукымлы булганга Чәпүр дип ат алган балта остасы гына кия иде. Кинәт минем дә ак чалбар киясе килде.  Моның өчен миңа унбиш сум акча табарга кирәк. Җәй буе урманнан кура җиләге җыеп, Арча базарына илтеп сатсам да биш-алты  сумнан арттыра алмадым. Көзен колхоз кырыннан бәрәңге алып бетергәч, без, балалык дустым Мансур белән икәүләп, атна буе кырдан бәрәңге җыйдык. Миңа ун сум акча табу өчен ике капчык бәрәңге җыярга кирәк иде. Шул бәрәңгене җыю өчен без Мансур белән икәүләп кимендә ике гектар җир актарып чыкканбыздыр. Хәзер инде шуны сатып җибәрергә кирәк“, – дип яза әдип.

Булачак язучы Казанбашка кул арбасы белән тартып алып төшеп укытучыларга сатарга була. Чөнки алар фатирда тора, бәрәңге утыртмый, акча да аларда гына. География укытучысы бәрәңгене ошата. “– Ике капчыкка сигез сум булыр, үскәнем“. “Юк, апа, миңа ун сум кирәк“. “Ярар, бушат!“ – ди укытучы апа. “Өч потлы бәрәңге капчыгын күтәрер өчен мин гадәттән тыш чандыр идем, капчыкларны черәшә-черәшә өйгә сөйрәп алып кердем, авызларын чишеп, өй асты чокырына аудардым. Кулга ун тәңкә акча керер минутны мин өзелеп көтеп алдым. “– Менә сиңа, Ахунов, ике капчыкка сигез сум акча, менә тагын егерме тиен, сукыр карта сатып алырсың, – диде география укытучысы.

– Миңа ун тәңкә кирәк.

– О, кире беткән малай! – диде география укытучысы, авыз эченнән ботка пешерә-пешерә, өй астына төшеп китте. Ул анда өзлексез сукранып, миңа унике чиләк бәрәңгене киредән тутырып бирде, һәм мин, ике капчык бәрәңгемне кул арбасына салып, Хәнифә апаларга юнәлдем“.

Ә Хәнифә апа малайга чәй дә эчертә, ун тәңкәгә өстәп “ботинка алырсың“, – дип тагын биш сум өсти.

Гариф Ахунов Казанбаш урта мәктәбендә җиденчене гел “бик яхшы“ билгеләренә генә тәмамлап, Мактау кәгазе алып чыга.

Тантанада чыгыш ясау-чылар да “Хәзер шундый зур исемне йөрткәч сезнең һәрберегез яхшы укырга омтылырга тиеш!“ – диделәр укучыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International