Авыл сабантуен берни белән дә чагыштырып булмый. Аларны сакларга, юкка чыгарырга ярамый
Авыл сабантуена барам дигәч, берәү “Нәрсә калган анда!” – диде. “Калган шул, – дидем. – Авыл сабантуенда авылдашлар, сыйныфташлар белән очрашасың, кыр, көрәш батырларын күрәсең, төрле кызыклы уеннар, тамаша карыйсың, матур җырлар тыңлыйсың, биисең...”.
Колхоз, совхозлар беткәч, кайбер авылларда сабантуйлар да сүнде. Аларны саклап калырга иде. Бездә “Власть Советов” совхозы бетсә дә, Айван сабантуен саклап калдылар. Бүген дә авылдашлардан акча җыеп, эшмәкәрләр, “Сафия” хуҗалыгы ярдәме белән үткәрәләр. Рәхмәт оештыручыларга.
Сабантуйны авылдашлар Альмира Гатауллина белән Гөлзилә Миңнуллина алып бардылар. Авылның хәзер үз җыры бар. Бәйрәм Рәдиф Исмәгыйлевның “Айваным” җырын башкаруы белән башланып китте. Сүзләрен Рәдиф Исмәгыйлев, көен Нәзир Фәхретдинов язды. Дәртле, матур җыр.
Диңгез ягы түгел,
таулар ягы түгел,
Ә шулай да җанга якын син.
Онытырлык түгел,
сине уйлап күңел,
Синдә авылым
канат ярдым мин.
Туган авыл – җанга якын син... Ә бит сабантуйлар күңелләрне үзгәртеп, баетып җибәрә. Аякларың йөргәндә ничек авыл сабантуена бармый калырга кирәк, диючеләр күп. Әнә, авылыбызның иң өлкән кешесе 94 яшьлек Сөмбелә апа Әхмәдуллина, сөбханалла, сабантуеннан калмый! Алдагы елларда да авылыбыз ветераннарына сабантуй түрендә утырырга язсын!
Сыйныфташлар, авылдашлар күрешә. Ерактан кайтканнарга аерата дулкынландыргыч ул авыл сабантуе. Гомерен хәрби хезмәткә багышлаган подполковник Рәшит Миңнуллин да кайткан иде. Ә кунакларны, ветераннарны, хезмәт алдынгыларын, балалар, яшьләрне дә бездә игътибарсыз калдырмыйлар: колга башына сөлге элдерәләр. Мобилизациягә җибәрелгән ир-егетләрнең әниләре шулай ук сабантуй колгасына сөлге элделәр.
Ә сабантуй гөрли. Кашыкка йомырка салып йөгерәләр, көянтә-чиләк белән су ташыйлар, капчык белән сугышалар, чүлмәк ваталар, капчык киеп йөгерәләр, таяк белән тартышалар, гер күтәрәләр, герне ерак-лыкка ыргыталар, кул көрәштерәләр... Уеннар күп – карап һәм катнашып өлгер генә. Ул арада булмый, бию көйләре башлана. Биергә мәйданга сибеләләр.
Авылыбызның үзенең җыр һәм бию ансамбльләре бар. “Тургай” җыр ансамбле, “Хыял” бию ансамбле, “Вдохновение” рус җыры ансамбле, “Яшьлек” ансамбле. Һәркайсын рәхәтләнеп карап, тыңлап утырдык. “Тургай” җыр ансамблендә Гөлнара Гыйниятуллина, Светлана Хаҗиева, Ләйсән Яхина, Лилия Мангуткина, Резидә Газизова бик матур җырладылар. Афәрин! Шулар ук “Хыял” бию ансамблендә биеп, җырлап, тулы бер бәйрәм ясадылар. Ә “Вдохновение” рус җыры ансамблендә Гөлфия Рысаева, Татьяна Ибалакова, Гөлнара Гыйниятуллина, Ләйсән Яхина, Светлана Хаҗиева, Мөкатдис Нурмөхәмәтов шулай ук сабантуйчыларга матур ял бүләк иттеләр. Күршедә генә рус авылы Төбәк-Чокырча. Ә алар сабантуена килми калмый. Элек-электән Айван белән Төбәк-Чокырча бер авыл Советында, бер совхозда булдылар. Аерым җырчылар Рәдиф Исмәгыйлев, Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинованы рәхәтләнеп тыңладык. Бик матур җырлыйлар.
Яшьлек калган авыл кичен
Бергәләп үтик әле.
Сагыну тулган күңелләрнең
Йомгагын сүтик әле.
Сабантуе әнә шундый җырлары белән дә күңелләрне кузгата...
Бәйрәм мизгелләрен барысын да язып бетереп кенә булмый. Сабантуй татарча көрәш белән тәмамланды. Руслан Гыйззәтуллин баш батыр булып калды. Тәкә аның җилкәсенә салынды. Котлыйбыз! Быел сабантуйга ике тәкә куелды: кул көрәшенә һәм татарча көрәшкә. Тәкәләрне Илшат Рәхмиев һәм Рафил Хаҗиев бүләк итте. Кул көрәшендә Русиль Гыйззәтуллин җиңеп, тәкә алу бәхетенә иреште. Афәрин, егетләр! Киләсе сабантуйларга кадәр!