Арча стадионында Сабантуй мәйданы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде.
Милли көрәш, атлар чабышы Сабантуйның йөзек кашы булып саналса да, милли бәйрәмебез җитүгә иң куанган кешеләр, мөгаен, балалардыр. Сабантуйның төп мәйданына кергәнче үк аларны балалар бакчалары коллективлары каршы алды. Тәрбиячеләр сабыйлар өчен аерым мәйданчыкта кечкенә генә сабантуй оештырды, дисәк тә ялгыш булмас. Иң беренче, әле Сабантуй башланганчы ук, нәниләрне Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячеләре каршы алды. Нинди генә уеннар белән сөендермәде алар сабыйларны! Катнашучылар кашыкка йомырка салып та, капчык киеп тә йөгерделәр, көянтә-чиләкләр асып, су да ташыдылар, күзләрен бәйләп чүлмәк тә ваттылар. Балалар күңеленә бигрәк тә “ат”та йөгерү хуш килде. Мәйданчык уртасында җырлы-биюле татар уенары гөрләде.
“Сабантуй бәйрәменең балалар өчен әһәмияте бик зур, – ди Арчаның икенче белалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Камалова. – Май ахырында без тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, татар теле тәрбиячесе, физик тәрбия инструкторы белән бергә бакчабызга йөрүче балалар белән дә сабантуй бәйрәме үткәрдек. Балалар бәйрәмне көтеп алды, алдан ук әзерләнде: шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнделәр. Тәрбиячеләр бәйрәм турында әңгәмәләр уздырды. Бәйрәм көнне милли киемнәр кигән зурлар төркеме балалары бакча буйлап сабантуй бәйрәменә чакырып, бүләкләр җыеп йөрделәр. Ул көнне бакчабыз милли көйләрдән яңгырап торды. Сабантуйга борынгыдан килгән уеннар оештырылды: кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, бау тартышу, җырлы-биюле уеннар, көрәш. Һәр бала бәйрәмнән бүләк белән китте. Алар бәйрәмнән бик шат калды”.
“Бүген биредә шәһәребезнең барлык балалар бакчалары коллективлары сабыйларны уйната, җырлата, биетә, аларга бәйрәм бүләк итә, – диде район мәгариф идарәсе методисты Алинә Иманаева. – Һәр коллективка 30ар минут бирелгән. Тәрбиячеләр дә бик яхшы әзерләнгән, балалар да бик теләп халык уеннарында катнаша. Иң җитезләр исә бүләкләргә дә ия булды”.
Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан балаларның күңелен күрергә татар теле тәрбиячеләре Нурфия Әхмәтшина, Гөлүсә Миннебаева, педагог-психолог Айсылу Абулаезова килгән.
“Барлык уеннарны да татар телендә генә оештырабыз, – диде алар. – Электән килгән сабантуй уеннары, татар халык уеннары белән бергә бүген балалар белән флэшмоб та оештырабыз”.
Шулай күңелле итеп тәрбияче апалары оештырган уеннарда уйнап-көлеп, җырлап-биеп, балалар төп мәйданга ашыкты. Анда да аларны Сабантуйның бизәге булган милли уеннар көтә иде.
Ә мәйданнан читтә балалар өчен төрле аттракционнар, батутлар эшләп торды. Монда инде балаларның барысы да – кечерәкләр дә, олыраклар да үзләренә ошаган күңел ачу чарасын таба ала. Алар өчен бәйрәмнең иң кызык мизгелләре дә шулдыр, мөгаен.
Сабантуй уеннар белән күңелле
Сабантуй мәйданына керү юлында кече сәхнәдә бәйрәм кунакларын балалар үзләренең җыр-биюләре белән каршы алып торды.
Бу Арча сәнгать мәктәбе укучылары. Милли киемнәрдән сәхнәне гөрләтеп бииләр дә, җырлыйлар да.
Төп мәйданда исә Сабантуй бизәге – милли көрәш белән бергә башка спорт ярышлары, халык уеннары гөрләде. Шунда гына спортчылар гер күтәрүдә көчләрен сыный, кул көрәшендә ярыша, теннис уйныйлар, авыш колга башына менәләр, җитез генә авыш колга буйлап элдерәләр, аркан, таяк тартышалар. Алар белән бергә халык уеннары оештырылды: балалар, өлкәннәр, чират торып, чиләк-көянтә белән су ташыйлар, күзләрен бәйләп чүлмәк ваталар, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерәләр, катыктан акча эзлиләр...
Җыр-биюсез Сабантуй буламыни? Аерым сәхнәләрдә Сабантуй кунакларын районыбызның үзешчән сәнгать осталары, вокаль, бию ансамбльләре сәламләде.