Килә атлар ярсып, ашкынып...

2023 елның 16 июне, җомга

Арча Сабантуенда ат ярышында 27 ат катнашты

Арча, Балтач, Биектау районнары атлары ярышты. Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.

Яңасала авыл җирлеге башлыгы, атчы Айрат Сафин алып барды. Ат чабышын карарга килгән халык күп иде. Башта ярышка ике яшьлекләр керде. Дүрт ат. 1200 метр араны үттеләр. Арада Сабантуй алдыннан 9 майда оештырылган ат ярышында 8 чабышкы арасында 1нче урынны алган Салават Бикбаевның Страйкер Мун кушаматлы аты да бар. Бу юлы Салават үзе чапмады. Авырлыгым зурррак, яшь атка кыенгарак туры килер дип, икенче җайдакны дәшкән. Белгәннәр дулкынланып Салаватның атын күзәтте. Һәм... Казан ипподромы җайдагы Айрат Ишназаров утырган Салават аты иң соңгы – дүртенче булып финишка килде. Ярышлар, спорт могҗизасыз була алмый! Соңыннан Салаватның үзе белән сөйләштек. “Борчылдым, – диде ул. – Тай вакыттан алып үстергән ат ул минем. Характеры бар. Чит кешене янына китерми. Миңа ияләнгән. Без аның белән гел бергә. Көн дә йөрергә алып чыгам. Чит җайдак өстенә менеп утыргач, күз кырые белән генә карап алды... Җайдакны гаепләмим. Тәҗрибәле җайдак. Арча Сабантуена көч саклыйбыз дип, күрше-тирә районнарга да ярышка алып бармадым. Алла боерса, Сикертән сабантуена барабыз, үзем чабармын инде...”. Салаватка уңышлар телибез! Алда әле җиңүләре күп булыр! Ике яшьлекләр арасында “А. Сәләхов” фермер хуҗалыгының Лакки Гроу кушаматлы аты беренче килде. Җайдагы – Сергей Изосимов.

Ат ярышында Арчадан Рамил Рәхмәтуллин булмый калмый иде. “Атлары монда, Рамил үзе кайда икән, күренми”, – дип кызыксындылар. Дөрестән дә, Рамил үзе ярышта булмады. Ике аты чапты. Яхшы чаптылар. Җайдагы – Салават атында чапкан Айрат Ишназаров. Ярым чиста токымлылар арасында Рамил Рәхмәтуллинның Сай пи ал кушаматлы аты беренче килде. Чиста токымлылар арасында Форварт Флай кушаматлы аты 2нче урынны алды. 26 майда Казанда Форварт Флай кушаматлы аты ярышта катнашып, 1нче урынга лаек булды. Җайдагы – шул ук Айрат Ишназаров. Питрәчтә дә беренчелекне бирмәде ат. Җайдагы – Салават Бикбаев. Ә Рамил бу вакытта хастаханәдә иде. Теләчегә ярышка баргач, аты өркеп китеп, егылып, Рамилнең биленә зыян килә. “Хәзер өйдә, табиблар ике атна катыда ятып торырга куштылар”, – ди. Исән-сау сәламәтләнеп, Рамилне ат ярышларында күрергә язсын! Чиста токымлы атлар ярышында “А. Сәләхов” фермер хуҗалыгының Адмирал Зип кушаматлы аты 1нче килде. Җайдагы – Сергей Изосимов.

Көек авылыннан Вилдан Гарифуллин шулай ук чабышкы атлар тота. Ике аты чапты. Җайдаклары – уллары. Ярымчиста токымлы атлар ярышында Ягуза кушаматлы аты финишка икенче килде. Җайдагы – улы Вилсур Гарифуллин.

Арбалы атлар ярышы үзе бер күңелле тамаша. Барысы җиде ат ярышты. Ике төркемгә бүленеп чаптылар. “Ватан” агрофирмасыннан Айдар Сәгыйтьҗанов, “Северный” – Фаил Мәгъсумов, “Ашыт” – Фирдинант Җиһангиров, “Кырлай” агрофирмасыннан Венер Исмәгыйлев, “Игенче” – Ришат Кадыйров, “Кызыл Яр” – Данис Исмәгыйлев, “Аю” хуҗалыгыннан Тәлгать Салихов арбалы атлар белән ярыштылар. Беренче урынны “Северный” хуҗалыгыннан Фаил Мәгъсумов алды. 2нче – “Кызыл Яр” хуҗалыгыннан Данис Исмәгыйлев. 3нче – “Игенче” агрофирмасыннан Ришат Кадыйров. Дулкынландырган мизгелләр дә булды. “Кызыл Яр” хуҗалыгыннан 9 яшьлек Нурлат Барсны тае белән алып килгәннәр. Ат ярышта, ә таен көчкә тыеп торалар. Бер елны чабышкы ат ярышта таена кире борылып чапты. Ә бу ярышта “әни ат” үз төркемендәге ярышта беренче килде. Чөнки финишта тае көтеп тора иде...

Иске Иябаштан Илназ Шакирҗановка да игтибар итми калмыйсың. Үз атларында үзе чаба. Аклы-кызыллы ат спорты киеменнән ул әллә каян күзгә ташлана. Ике яшьлекләр арасында Илназ Зид Бан Гем кушаматлы атында өченче нәтиҗәне күрсәтте. Финиш бирүгә тиз генә атыннан төшеп, икенче атына күчеп утырды да, стартка да басты. Эш атлары ярышты. Акватория кушаматлы аты белән Илназ беренче урынны алды. Бүләкләүләрдән соң Илназдан: “Чынлап та эш атымы соң ул?” – дип сорадым. “Әйе, – диде Илназ. – Ат белән хуҗалыкта төрле эшләр башкарабыз. Авыл җирендә атсыз булмый”. Илназ Әтнә техникумында ветеринария белгечлегенә укый. Көрәш белән дә шөгыльләнә. Алар дүрт бала. “Хәзер өйдә кечкенә сеңелкәш кенә, – ди. – Апай кияүгә чыкты. Абый армиядә. Атларны ярышка әзерләп киләбез. Бүген мин атлардан канәгать калдым”.

Ярышта катнашучылар берәү дә бүләксез калмады. 1нче урынга – 20 мең  сум, 2нчегә – 15 мең, 3нче урынга – 10 мең сум. Һәр катнашучыга – 2шәр мең сум. Бүләкләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин тапшырды. Рәхмәт атчыларга! Матур ярыш күрсәттеләр.

...Килә атлар ярсып, ашкынып... Исән-сау булсыннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International