Быелгы район Сабантуеның иң үзенчәлекле турниры – ул көрәш бәйгесе булгандыр
Беренчедән, анда башка еллардан аермалы буларак, зурлар арасында көрәшчеләр бер-берсе белән үз үлчәү авырлыгында бил алышып чыкты. Ягъни җиңелүчегә дә тагын бер кат үзен сынап карау мөмкинлеге бирелде.
Шуңа күрә очраклы рәвештә батыр калучы юк иде. Икенчедән, абсолют батырга көрәшкәндә баллар буенча түгел, фәкать чиста җиңүгә кадәр алышу шарт итеп куелды. Болар бар да күп санлы җанатарлар күңеленә хуш килде. Шуңа күрә бәйгенең азагына кадәр мәйдан тулы халык иде. Район башлыгы, кунаклар үзләре дә көрәшне келәм янына килеп үк күзәтте.
Ә сокланып күзәтерлек батырлар күп иде Арча Сабантуенда. Кайсы районда әле мәйдан уртасында дөнья чемпионнары үзара көрәшкәнен күрәсең. Ә бездә андый дәрәҗәле көрәшчеләр хәзер шактый. Иң сөендергәне – алар арасында яшьләр дә күп. Мәсәлән, яшүсмерләр арасында үз үлчәү категорияләрендә батыр калган Динияр Моратов дөнья, өч тапкыр Россия, дүрт тапкыр Татарстан чемпионы, Диаз Вәлиәхмәтов ике тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан чемпионы. Яшь көрәшчеләрне үсендерә беләләр бездә хәзер. Быелгы сабантуйда яшь батырлар арасында лотереяга кыйммәтле телевизор да уйнаттылар. Бу юлы бәхет Ильяс Искәндәровка елмайды. Әлбәттә, егетләрнең уңышында тренерларның өлеше бәяләп бетергесез, шуңа күрә сабантуйда аларны да искә алып, бүләкләп киттеләр.
Яшьләрнең үрнәк алырлык абыйлары бездә җитәрлек. Бәйгене бик матур итеп алып баручы Рамил Мөхетдинов кайберләренең җиңүләрен бик озак санады. Район җыелма командасы җитәкчесе Илшат Идиятов белән таныштыру өчен генә дә шактый вакыт китте. Ә ике дөнья чемпионнары Наласадан Фаяз Зарипов һәм Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗановның алышын тамашачы тын да алмый карады. Аз гына өстенлек белән Фаяз җиңү яулады (аның ул көнне 25 яшьлек туган көне дә иде).
Илшат Идиятов белән Динияр Моратов көрәшкәндә тәҗрибәме, әллә яшьлек өстен чыгармы дип күзәттек. Бу юлы Илшат җиңде. Бу аның үз үлчәү авырлыгында районда 19 тапкыр батыр калуы (димәк, беренче тапкыр батыр калганда Динияр тумаган да булган!). Әмма Динияр да тиз генә бирешүчеләрдән түгел. Киләчәк аның кулында. Аңа уңышлар телибез.
Төп алышта 95 килограммга кадәргеләр арасында беренчелекне яулаган Илшат Идиятов белән узган елгы абсолют батыр, быел да иң югары үлчәү авырлыгында (авырлыгы 165 килограмм диделәр) җиңгән Иске Кишет пәһлеваны Альберт Ситдыйков очрашты. Әйткәнемчә, башка алышлардан аермалы буларак, монда чиста җиңүгә кадәр көрәш игълан ителде. Альберт Илшатны күтәрүен күтәрә, әмма Илшат чалкай төшми генә бит. Халык ду килә. Кемдер Альбертка көч бирә, Илшатны яклаучылар да күп. Һәм менә бер мизгелдә Альберт теләгәненә иреште. Быел да ул район Сабантуеның абсолют батыры!
Район башлыгы Илшат Нуриев көрәшчеләрнең барысына да матур көрәш күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм алдагы ярышларда уңышлар теләде.