Сабантуе – хезмәт туе

2023 елның 16 июне, җомга

11 июнь көнне Арчаның үзәк стадионы иртәдән татар моңы, уен-көлке һәм җылы очрашулардан шаулап торды

Арча район Сабантуеның быелгысы да гөрләп узып китте. 

Район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю йоласына нигезләнеп, килгән кунаклар белән милли йортлардагы фольклор күренешләрдә катнашты. Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбыз, мөхтәрәм кунаклар һәм район башлыгы Илшат Нуриевны татар халкына хас булганча, сый-хөрмәт белән каршы алды алар.

Уен мәйданчыгында кунакларны бакча балалары сәламләде, ә спорт мәйданында бочче уенында күп тапкырлар җиңү яулаучы райондашлар осталыкларын күрсәтте.

Ә соңгы тукталыштагы мичтә пешкән җылы коймак һәм кайнар чәй кунакларга өй җылысын хәтерләтте.

Тантана ачылышы

Бәйрәм мәйданында күрсәтелгән тантананы ачу мизгелләре һәр килүчегә рухи ял бүләк итте. Театральләштерелгән тамаша Җир ананың, анда үскән икмәкнең, туган илнең һәм буыннар чылбыры бәйләнешенең мөһимлеген күрсәтте.

Хезмәт бәйрәмен район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.

– Бай тарихлы бу бәйрәмдә халкыбызның гореф-гадәтләре, туган телгә, мәдәниятебезгә булган мәхәббәт чагылыш таба. Чаялык, юмартлык, уңганлык һәм эш сөючәнлек кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда тагын да көчәеп китә. Ул беренче чиратта игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, азык-төлек муллыгын тәэмин итүдә тырышлык куючыларның зур бәйрәме. Бу гүзәл бәйрәм һәммәбезгә яшәү дәрте өстәсен, нәтиҗәле иҗат һәм хезмәт өчен көч-куәт бирсен, – дип, кырларда намус белән эшләгән һәркемгә рәхмәт әйтеп, барлык райондашларны һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итте ул. 

ТРның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткереп, районыбыз халкын бәйрәм белән котлады.

Сабантуй әләмен узган елгы кыр батыры Данил Рәхимов һәм көрәш батыры Альберт Ситдыйков күтәрделәр.

Бүләкләү

Сабантуйның нигезенә тырыш игенчеләребез, кырда көне-төне хезмәт куючы батырларыбызны олылау салынган. Быелгы елда да сабан батырлары мәйдан түренә чакырылды.

“Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов, “Кырлай” ширкәтеннән Раил Гомәров, “Северный” ширкәтеннән Марсель Фәхриев, 51 ел хезмәт стажы булган “Тукай” хуҗалыгы ветеран механизаторы Фәрит Хәкимҗанов, “Курса МТС”ы ширкәтеннән иң яшь механизатор Илнар Камалов “Абсолют чәчү батыры – 2023” исеменә лаек булып, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Шулай ук алдынгы сыер савучыларга һәм терлекчеләргә дә район башлыгы бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алдынгыларны бүләк-ләгәннән соң, мәйданга бизәлгән атлар керде. Алар бәйрәмне тулыландырып, тантананы тагын да ямьләндереп җибәрде. Кайбер атларның янәшәсендә тайлары бар иде. Арбаларында милли киемнәрдән авыл кешеләре һәм балалар утырып, гармунга кушылып татар җырларын яңгыратты.

Бәйрәм сәхнәсен татар эстрадасы артистлары ИлСаф, Алсу Хәбибуллина, Энҗе Шәймурзина, Зәринә Хәсәншина, Руслан Кираметдинов, Инсаф Мәрданов, Алинә һәм Азат Кәримовлар үзләренең җырлары белән бизәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International