Хөрмәтле гражданнар! Кош гриппы вирусын кертмәү максатларында асрау нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә. Азыкларны имин территорияләрдән генә алырга, аларны ашатыр алдыннан җылытып эшкәртергә.
Кошлар гриппы – азык кайнату, сулыш органнарын зарарлый торган вируслы авыру. Кошларның күпләп үлүе хас. Йорт кошларының башка кошлар белән аралашуына юл куймаска. Азыкны ябык биналарда гына сакларга. Авырган яки үлгән кош күрсәгез тиз генә ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Кошлар асрала, азыклар саклана һәм эшкәртелә торган урыннарны дезинфекцияләргә. Кошлар һәм хайваннарны рөхсәт ителмәгән урыннардан, тиешле документларсыз алмаска. Яңа алып кайткан кошларны ветеринария учреждениеләрендә, авыл җирлекләрендә теркәтергә.
Карантин һәм башка ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен гаеплеләр гамәлдәге законнар нигезендә җавапка тартыла. Кошлар гриппы һәм башка авырулардан шикләнсәгез, ветеринария хезмәтенә 3-08-93 яки 3-03-53 номерлары буенча шалтыратыгыз.
Район ветеринария берләшмәсе