Арча районы Мәшгульлек үзәгендә хезмәт ярминкәсе үткәрелде.
Кызыксынучылар күп. 71 кеше килде. Хатын-кызлар да, ир-атлар да. Унлап оешма вәкилләре эш тәкьдим итте.
Алар: Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты, АСПК, “Татавтодор“ җәмгыятенең Арча филиалы, “Ак барс“ агрокомплексы” ширкәте, Арча сөт комбинаты, “Айракс“ ширкәте, шәхси эшмәкәр Р.И. Гарифҗанов (КСМ), “ТЭК“ ФорВаг“ ширкәте, Юл сервисы, “Шәфкатьлелек“ үзәге. Хезмәт ярминкәсе иртәнге сәгать 9дан башланды. Механизаторлар, шоферлар, кухня хезмәткәрләре, юл эшчеләре, бухгалтерлар, юристлар, бала караучылар һ.б. һөнәр ияләре кирәк. 202 эш урыны бар. Эш юк, дип зарланабыз, эш бар, хәзер сайлау мөмкинлеге зур, акчалырак (һәм дә җайлырак!) эшне эзлибез. Шулаймы?
Эш тәкьдим итүчеләр хезмәт хакы белән дә кызыктырдылар. Мәсәлән, “Татавтодор“ның Арча филиалына кухня хезмәткәрләре кирәк. Табак-савыт юучыларның хезмәт хакы 23 мең сумнан артыграк. Атнага бер көн ял. Ә нишләп әле бу акчага эшләмәскә?! Яшь пенсионерларга бигрәк тә әйбәт. Пенсионерларны алабыз, диделәр. Бу предприятиегә шоферлар да кирәк. Ә менә “АСПК” кирпеч өеп торучыларны эшкә чакыра. 18 яшьтән алалар. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар вазыйфаларын башкаручы Азат Вахитов контракт буенча хәрби хезмәт шартларын аңлатты.
– Үзәкнең хезмәте күпкырлы булса да, төп юнәлеше халыкны эш белән тәэмин итү, – дип сөйләде район Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина. – Үзәктә 7 хезмәткәр эшли. Быел төрле сораулар белән 491 кеше мөрәҗәгать итте, шулар арасында үзенә туры килгән эшне сорап 124 кешедән гариза керде, аларның 73енә “эшсез” статусы бирелде. Быел 90 кеше эшкә урнаштырылды. Эшсезләр саны кимеде. Хәзер бу сан 70-80 тирәсендә тирбәлә. Мәшгульлек үзәгенең 31 еллык тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле. Үзәктә теркәлгән 71 эшсез кешенең 21е пенсиягә чыгу алдында тора.
Эшсезлек дәрәҗәсе районда 0,27 процент тәшкил итә. Республикада ул 0,35 процент. Эш сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе авылдан һәм хатын-кызлар. Бүген үзәктә 202 эш урыны бар. Бу ярминкәдә 14 кешегә эшкә юллама бирелде. Эшсез булып теркәлгәннәргә биредә төрле тәкъдимнәр әйтелә. Квалификациясен күтәрү, өстәмә һөнәр алу буенча 12 кеше укырга җибәрелгән. Теләкләре булган эшсез кешеләрне укыту мөмкинлеге бар. Чәчтараш, маникюр, сакчы, бухгалтер, бизәндерүче, массаж ясаучы, тегүче, санитар һ.б. һөнәрләргә укырга була. “Демография“ илкүләм проекты нигезендә декрет ялындагы әниләрне, баласы 7 яшькә кадәр булган эшләмәүче аналарны төрле һөнәрләргә укыту дәвам итә. Үз эшеңне ачасың, шәхси эшмәкәр буласың килсә – аның буенча да аерым программа эшли. 2023 елда 6 эшсез кешегә бу юнәлештә хезмәт күрсәтеләчәк. 1 кеше бу программада катнашып, эксперт Советы әгъзалары каршында бизнес планын яклап, үз эшен ачкан. Аңа бу максатка 145100 сум акча күчерелгән. Бу программада башкалар да катнаша ала.
Район Мәшгульлек үзәгенең эшсезләргә, каникул вакытында яшүсмерләргә күрсәтелгән хезмәтләре турында озак сөйләп була. Сүзне икенче юлы дәвам итәрбез.
Румия Надршина