2014 елда Арча шәһәрендә биш территория җәмәгатьчелек үзидарәләре оештырылды
Сафин Ринат Гаденан улы Шәрык бистәсендәге үзидарәне шул елдан бирле җитәкли. Шактый еллар үткән, инде эшкә ниндидер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин.
– Безнең бурыч – халык мәнфәгатьләрен кайгырту, булган проблемаларны, үтенечләрне югары органнарга җиткерү. Иң мөһиме – кешеләрнең социаль активлыгын күтәрү, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итү. Балалар, яшьләр, өлкәннәр, инвалидлар турында кайгырту, үзебезнең территориядә иминлекне саклау, – ди ул.
Шушы еллар эчендә башкарылган эшләр аз түгел. Арча эчендә балчыклы юллар калмады, микрорайон эче ялт итеп тора, тротуарлар салынган. Болар өчен бистә халкы район, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтле.
2016 елда республикакүләм “Иң яхшы җирле җәмәгатьчелек үзидарәсе“ дигән конкурста катнаша башлыйлар. Биш тапкыр катнашып, 1нче, 2нче (ике тапкыр), 3нче, 4нче урыннарны яуладылар. Россия күләмендәге конкурста да катнашып, 500 мең сумлык грант оттылар. “Барысы 2 млн сумнан артык акча оттык, – ди Ринат Сафин.
– Әлеге акчалар нәрсәгә тотылды?
– Минем күңелемдә балаларның ялын оештыру буенча нәрсәдер эшләргә кирәк, дигән хыял йөрде. Грант акчаларын шушы максатка тотарга, дигән тәкъдимне җитәкчеләргә җиткердем. Алар моны хуплады. Мәчет янындагы Тукай бакчасы хәзер балаларның, әти-әниләрнең, әбиләрнең иң яраткан урынына әверелде.
Актив яшьләр белән сөйләшеп мәчет каршында футбол командасы оештырылды. Башта мөселман яшьләр арасында район ярышлары оештырдык. Тора-бара республика ярышларында да катнаша башладык. 2020 елда Арчада мини футбол турниры оештырдык, анда республиканың 14 командасы катнашты.
Үткәргән чаралар бик күп һәм алар дәвам итә. “Күңелемне борчып йөргән, әлегә кадәр тормышка ашыра алмаган тагын бер хыялым бар, – ди Ринат Сафин. – Шәрык бистәсендә яшьләргә спорт мәйданчыгы булдырырга иде. Әгәр бу хыялны тормышка ашыра алсам, мин үз вәкаләтемне ахырга кадәр башкарып чыктым дип, тынычлана алыр идем“.
30 июньдә Арчаның Н.Сафин урамындагы балалар мәйданчыгы кечкенә сабантуйны хәтерләтә иде. Анда балалар өчен бик матур бәйрәм оештырылды.
Әлеге мәйданчыкны булдыруда, бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче Алмаз Сәгыйтьҗанов (хәзерге вакытта республика прокуратурасында эшли) актив әти-әниләргә, район, шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Территория үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин мәйданчыкның барлыкка килү тарихын сөйләп үтте. “Бу тирәдә бала җанлы, иманлы кешеләр яши”, – диде ул. Шәрык территория үзидарәсе быел грант отты, шул акчага әлеге мәйданчык яңабаштан җиһазландырылды.
Бәйрәмдә Арча сандугачы Расих Галимҗанов матур җырларын бүләк итте. Төрле уеннар оештырылды, бушлай пылау белән сыйладылар.
Ильяс Фәттахов