Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов республика җитәкчелегенә, министрлыкка Яңа Чүриле интернатына тиешле игьтибар күрсәткәннәре, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте
Бу язмам футбол турында гына түгел. Анда баруның сәбәбе футбол ярышлары булса да. Яңа Чүриле психоневрология интернатын хәзер элеккегесе белән чагыштырып булмый.
Капкасын ачуга асфальтланган, брусчаткалар җәелгән, чәчәкләр утыртылган якты бер дөнья каршы ала. Дәүләт илкүләм проекты кысаларында монда күп нәрсәләр эшләнде. Берничә катлы торак корпусы, юллар, спорт мәйданчыклары һ.б. Без бу турыда бер генә язмадык. Интернатта яшәүчеләрнең күбесе, коляскадагылар да – бар да шушында. Берәүләр таганда атына, икенчеләр волейбол уйный, өченчеләр күңелле итеп сөйләшеп тора...
Сөйләшергә, аралашырга кеше күп. Чөнки Арча, Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Кама Аланы интернатыннан килгән алты команда футбол уйнаячак. “Арча” спорт комплексы тренерлары Рәшит Сафин, Ринат Насыйбуллин һәм Арчаның 7нче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев та биредә. Аларга эш каты булачак: уеннарны оештырырга һәм дөрес итеп хөкемдарлык итәргә. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килгән. Расих Галимҗанов җырлады, хореограф Аида Ондрина җитәкчелегендәге яшьләр “Мирас“ биючеләре бик матур итеп биеделәр. Тирә-юньдә бәйрәм рухы тантана итте. Күңелле!
Көн матур. Яңа Чүриле психоневрология интернаты директоры Гүзәл Нигъмәтҗанова үзе дә бик ачык кеше, аның елмаюы, энергиясе башкаларга да күчте. Кунаклар да күп килгән иде. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты. “6нчы ел инде менә шушындый спорт ярышларын оештырабыз, – дип сөйләде ул. – Мондый очрашулар алга таба да спорт белән шөгыльләнергә, яңа җиңүләр яуларга көч бирә. Уңышлар бар. Республиканың җыелма командасы Россия, халыкара ярышларда катнаша.
Хәтта ярышка чит илгә Польшага бардылар. Менә бүгенге ярышлардан да көчле уенчыларны җыелма командага сайлап алачакбыз. Көзен Россия, халыкара ярышлар булачак“.
Чыгыш ясаучылар футболчыларны сәламләп, уңышлар теләгәннән соң ярышлар башланып китте. Иң беренче Алабуга командасы белән Кама Аланы командалары очрашты…
Безнекеләргә чират җитте. Иң башта алабугалар белән уйнадылар. Уеннар кызганнан-кыза барды. Яңа Чүриле интернат йорты директоры Гүзәл Нигъмәтҗанова үз команда егетләренең уйнаганын шулкадәр бирелеп карады, үзе дә шуларга кушылып уйнар иде. Футбол шундый уен инде ул, аны тыныч кына карап булмый. Әнә Кама Аланы интернат-йорты директоры Татьяна Краснова үзенекеләргә исемнәре белән дәшә-дәшә, көч биреп торды. “8 ел директор булып эшлим, – дип сөйләде Татьяна Рантовна. – Эшемне бик яратам. Яратам менә шушы егетләрне“. Әңгәмәдәшем чын күңеленнән сөйли иде. “Без кичә Казанга килдек. Арчага кадәр 6 сәгатьләп киләсе бар, – дип сөйләде ул. – Иртүк чыгып китеп интегеп йөргәнче кичә Казанга килеп кунакханәдә кундык. Экскурсиягә Раифа монастырена бардык. Егетләрнең күңеле бик булды“. Гадәттә кемнәр бу интернатка эләгә? “Безгә төрлесе килә. Балалар йортыннан да, әнисе-әтисе үлеп, караучысыз калганнар да...“. Ә нинди шартларда яшиләр? “Бүлмәдә телевизор, телефон, кер юу машинасы, кайберләрендә компьютер да бар. Алар бит группада, пенсия алалар. Пенсиянең 75 проценты учреждениегә күчә, ә калган 25 процентын үзләре тота. Менә шул акчага алар үзләре теләгән әйберне ала ала. Республикада психоневрология интернат-йорты алтау. Алтысында да менә шушындый заманча спорт мәйданчыклары эшләделәр“. Командадагы егетләр дару эчеп кенә торамы? “Юк, – диде әңгәмәдәшем. – Берсе генә эчә. Ә интернатта төрлесе бар. Коляскада, караватта ятып кына торганы да...“.
Ярышлар кичкә кадәр барды. Егетләр бирелеп, тырышып уйнадылар. “Футбол уйнарга яратабыз“, – диде алар бертавыштан. Нәтиҗәләр: 1нче урында Яшел Үзән командасы, 2нче – Казан, 3нче – Алабуга, 4нче – Яңа Чүриле, 5нче – Чистай, 6нчы – Кама Аланы командасы. Молодцы! Тәҗрибәле тренер Рәшит Сафин: “Ярышлар тиешле югарылыкта үтте, – дип сөйләде. – Арада әйбәт уйнаучылар бар. Очрашуны Яңа Чүриле җитәкчелеге яхшы оештырган, молодцы!“. Яңа Чүриле командасыннан Денис Шишов “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булды. Бүләкләрне министр урынбасары Юлия Абдреева үзе тапшырды.
Румия Саттарова