“Үзеңә тырышырга кирәк”

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, кулларына урта белем турында аттестатлар алдылар

Быел районыбызда өч укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган. Без әлеге укучылар һәм аларның укытучылары белән уңышларының сере турында сөйләштек.

Яңа Кенәр мәктәбеннән Алинә Гайнетдинова, химиядән 100 балл:

– Бердәм дәүләт имтиханын әйбәт язганмындыр дип уйласам да, 100 балл ук булыр, дип күз алдына китермәгән идем. Имтихан нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләре порталында һәм махсус сайтта шәхси кабинетта чыга. Тик мин анда кереп караганчы аны инде социаль челтәрдә мәктәп төркеменә элгән булганнар. Миңа бу турыда иптәшләрем хәбәр итте. Әлбәттә, бу минем өчен бик күңелле яңалык булды.

Мин 7нче сыйныфтан “5”кә генә укыдым. Мәктәпне дә медальгә тәмамладым. Химия фәнен 8нче сыйныфтан бирле укысак та, әлеге фәнгә карата кызыксыну миндә 9нчы сыйныфта гына уянды. Бу укытучым Алия Сабирова тырышлыгы. Шул ук елны химиядән имтихан тапшырдым. Ул вакытта да мөмкин булган 40 баллдан 40 балл җыйдым. Химия буенча олимпиадаларда катнашып килдем. Быел район этабында җиңүче, республикада призер булдым. Шулай ук Казан милли тикшеренү институты үткәргән конференциядә катнаштым.

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә килгәндә, укытучым Алия Сабирова белән әзерләндек.  Аның тырышлыгы, ярдәме бик зур булды. Репетиторлар белән дә, онлайн-мәктәпләрдә дә шөгыльләнмәдем. Төрле җыентыклардан биремнәр эшләдем, төрле вариантларны чишеп карадым. Мәктәптә ай саен  сынау өчен имтиханнар биреп карадык. Уку елы башында үземнең нәтиҗәләремнән канәгать түгел идем. Әкренләп, әзерләнә-әзерләнә, төрле вариантларны чишә-чишә, нәтиҗәләр дә яхшырды. 

Киләчәгемне дә химия фәне белән бәйләргә телим. Укуымны Казан федераль университетының химия факультетында дәвам итәргә җыенам. Анда керү өчен химиядән тыш, рус теле һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшырырга кирәк иде. Алардан да югары нәтиҗәләргә ирештем. Авыл мәктәбендә укып, репетиторларга йөрмичә дә имтиханнарны югары балларга тапшырып булуын үз мисалымда исбатладым, дип уйлыйм. Иң мөһиме – каушамаска, күп әзерләнергә, бер генә вариант белән тукталып калмыйча, төрле вариантларны чишәргә кирәк.

Арчаның беренче мәктәбеннән Валерия Мартьянова, рус әдәбиятыннан 100 балл:

– Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирү минем өчен ниндидер чынга ашмас хыял кебек иде. Зур балларга өметләнсәм дә, иң югары балл ук булыр, дип уйламадым. Башта ышанмадым да, ялгышлык киткәндер, дип уйладым. Рус әдәбияты имтихан тапшыру өчен авыр фән. Район буенча аны 7 кеше генә бирдек. Әсәрләрне бер тапкыр укып чыгу гына җитми, аның анализын укып чыгарга, геройларны, вакыйгаларны истә калдырырга кирәк.  Гадәттә мин биш инша язарга кирәк, дигәч күпләр аптырый. Имтиханга дүрт сәгать вакыт бирелә, шул вакыт эчендә тест өлешен чишәргә, дүрт кечерәк һәм бер күләмле инша язып өлгерергә кирәк. Вакытны дөрес итеп бүлә белү бик мөһим. Иншаларны хатасыз язу шулай ук зур игътибарлык сорый.

Рус әдәбияты минем өчен һәм бөтен бердәм дәүләт имтиханы агымында беренче имтихан иде. Шуңа күрә аудиториягә кергәч, башта дулкынлану булып алды. Тик мин үземне тиз кулга алдым. Олимпиадаларда катнашуым да ярдәм итте. Мин рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булдым. Гомумән, олимпиадаларда катнашу үзең өчен файдалы. Урын алмасаң да, ул сиңа тәҗрибә бирә. Биремнәр имтиханнардагыдан катлаулырак. Шулай ук вакыт аз, биремнәр күп. Син шул вакыт эченә сыешырга тиеш.

Имтиханга мин күбрәк үзем һәм онлайн-курслар буенча әзерләндем. Арчада рус әдәбияты буенча репетитор табу авыр. Мин кечкенәдән укырга яратам. Минем укуга булган кызыксынуымны әнием дә хуплап килде. Әдәбият белән кызыксынуым да шуннан башланды. Имтиханнарга әзерләнгәндә дә, тапшырганда да әнием миңа зур терәк булды.

Бердәм дәүләт имтиханнарыннан курыкмаска кирәк. Иң мөһиме – хаталар ясаудан курыкмагыз. Хаталарсыз алга барып булмый. Предмет буенча белемнәрдән тыш, имтиханның төзелешен дә белергә, булган белемнәреңне шул структурага туры китерергә генә кирәк. Ел дәвамында һәрдаим әзерләнергә, төрле вариантларны берничә тапкыр, кабат-кабат эшләп карарга кирәк. Шулай ук үзеңә ял бирү дә мөһим. Мин атнага бер көн ял итә идем. Гадәттә ул якшәмбе була иде. Актив тормыш рәвеше алып бардым, дусларым белән дә очраштым, концертларга да йөрдем. Мин рәсем ясарга яратам, аңа да вакыт таба идем.

Арчаның беренче мәктәбеннән Адилә Мөхәммәткәримова, рус теленнән 100 балл:

– Әлбәттә, курку хисе булмады түгел, булды. Мин гел олимпиадаларда катнашып килдем, шуңа әлеге тәҗрибә миңа бик булышты дип саныйм. Мин дөнья сәнгате мәдәнияте буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңдем, тарих буенча призер булдым.

100 баллга соңгы минутка кадәр ышанмадым. Имтихан нәтиҗәләре төндә чыкты. Мин карарга курыктым. “Юк, йоклап торыйм әле, иртә белән карармын”, – дип йокларга яттым. Иртән мине әни уятты. “Кызым, нәтиҗәләр чыккан бит, карыйк инде”, – ди. “Әни, мин башта үзем генә карыйм әле”, – дим. Шулай итеп дәүләт хезмәтләре порталын ачтым. Анда 100 балл тора. Ышанмадым. “Әни, тукта, әллә нишли әле бу, дөрес күрсәтми”, – дим. 5 минуттан яңадан карадым. Һаман шул ук нәтиҗә. Берничә тапкыр шулай кабатладым. 100 балл. Ул көнне без мәктәпкә бардык. Бөтен кеше баллары белән уртаклаша, ә мин әйтергә курыктым. Дөрес түгелдер, сайтта ялгышлыктыр, дип уйладым. Кич белән баллар тагын бер рәсми сайтта чыккач кына инде ул балларның чыннан да минеке икәнен аңладым.

Мәктәптә дә, репетитор белән дә, онлайн-курсларда да шөгыльләндем. Шулай ук җәмгыять белеме һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшырдым. Алардан да 92 һәм 93 баллар җыйдым.

Үзеңә тырышырга, көнеңне дөрес бүләргә кирәк. Төне буе башны бәрә-бәрә укырга да ярамый. Барысын да апрель-майга калдырсаң, укып өлгерә алмыйсың. Шулай ук ял да мөһим. Әнием дә зур терәк булды.

Алия Сабирова, Яңа Кенәр мәктәбе химия укытучысы:

– Мин, Казан федераль университетының химия факультетын тәмамлап, Яңа Кенәр мәктәбендә әле үзем дә дүртенче елымны гына эшлим. Алинәнең химиядән 100 балл җыюы – минем эшчәнлегемдә дә беренче шундый югары нәтиҗә. Алдагы елларда бер укучым 78 балл җыйган иде. Мәктәпне тәмамлаганда үзем дә химиядән бердәм дәүләт имтиханыннан 89 балл җыйган идем. Укучым мине уздырды. Бу бик күңелле яңалык.

Алинә белән без баштан ук уртак тел таптык. Алинә үзе дә бик тырышып әзерләнде. Ул губка кебек минем һәр әйткән сүзне сеңдереп, аңламаганын кабат-кабат сорап, максатына туры барды һәм шундый югары нәтиҗә күрсәтте. Бер ел гына әзерләнеп, мондый баллар җыеп булмый. Алинә инде 10нчы сыйныфта укыганда ук имтиханның беренче өлешен чишә иде. 11нче сыйныфта без аның белән икенче өлеш өстендә эшләдек, катлаулы мисаллар чиштек. Җиңелдән катлаулыга барып, системалы эшләгәндә генә, югары нәиҗәләргә ирешеп була.

Люция Ибәтуллина, Арчаның беренче мәктәбенең тәрбия эшләре буенча  директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Минем эшчәнлегемдә мондый нәтиҗә беренче тапкыр. Әлбәттә, укучыларыңның уңышын күрү – күңелле. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә иң беренче укучының тырышлыгы мөһим. Укытучы, репетитор әйткәнне губка кебек сеңдерергә кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә бәхет эше дә бардыр. Валерия белән Адилә икесе дә тырыш кызлар, олимпиадаларда катнашып килделәр.

Бердәм дәүләт имтиханына бер елда гына әзерләнеп бетеп булмый. Никадәр иртәрәк әзерләнә башласаң, шулкадәр яхшырак. Белем белән беррәттән психологик яктан да әзерлекле булырга кирәк.

 

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International