Елмаеп каршы алырга язсын

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Быел язгы чакырылышта 82 егет армия сафларына хезмәт итәргә китте. Шуларның 68е Арча районыннан

Узган атна ахырында чираттагы 22 егетне ерак юлга озаттык. 15е Арча районыннан. Бу язгы чакырылышта соңгысы, диделәр безгә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта.

 Гадәттәгечә, алдагы көнне Арча хәрби комиссариатында булачак солдатларның әти-әниләре белән очрашу узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты, егетләргә әти-әниләре йөзенә кызыллык китермичә хезмәт итеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.

Күптәннән килгән матур гадәт буенча, егетләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов киңәшләр бирде,  теләкләрен җиткерде. Соңыннан Әсхәт хәзрәт дога кылып, хәерле  юл теләде.

– Без армия сафларына хезмәт итәргә киткән якташларыбыз турында онытмыйбыз. Бәйрәмнәрдә район башлыгы исеменнән аларга котлау открыткалары җибәрәбез, командирлары, Саратовтагы үзебез шефлык иткән часть белән элемтәдә торабыз. Быел язын анда хезмәт итәргә 17 егет китте, – диде гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе җитәкчесе  Елена Минемуллина. – Әлегә кадәр үзебезнең районнан киткән солдатлар турында бары тик уңай фикерләр генә ишеттек, Мактау хатлары гына алдык. Быел язын, җәен китүче егетләребез дә бик акыллылар. Йөзгә кызыллык китермәсләр, дип өметләнәбез. Исән-сау гына булсыннар.

Очрашуга хезмәт итеп кайткан Урта Атыдан Илназ Хурамшин, Рүзәл Хуҗиев, Үрнәктән Марсель Низамиев та чакырылган иде. Алар егетләргә киңәшләр бирде, хезмәт иткән чорда үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

Илназ белән Рүзәл бер авылдан гына түгел, якын дуслар да икән. Рүзәл Арча педагогика көллиятен тәмамлаган, булачак укытучы. Илназ Үрнәктәге агросәнәгать көллиятендә механик белгечлеге үзләштергән. Рүзәл Псковта спецназ-ГРУ (төп разведка идарәсе) да, Илназ Свердловск өлкәсендә мотоукчы гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хәзер егетләр эш эзләү белән мәшгуль.

– Армиядән курыкмасыннар. Хезмәт итеп кайту кирәк ул. Кешенең үзе өчен. Чыныгып кайтасың. Борчылырлык урын да юк. Туклану яхшы. Мөнәсәбәт тә әйбәт. Бер ел хәзер үтә дә китә ул, – диделәр Илназ белән Рүзәл.

Икенче көнне әлеге 22 егет хәрби комиссариат янына җыелды. Иртәнге алтынчы яртыга, дисәләр дә, мин барганда анда халык күп иде инде. Туганнары, дуслары, якыннары озатырга килгән.

– Элек хәрби комиссариат яны гармун, җыр тавышыннан шау итеп тора иде. Хәзер тып-тын, – диде шунда бер ир-ат.

Яшь вакытны искә төшереп елмаеп куйдык. Танышларны озатырга туры килде. Чыннан да, гармуннар белән киләләр, җырлыйлар иде. “Военкомат янса иде комиссарлары белән, армиягә китсәң иде сөйгән ярларың белән”, – дигән юллар әле дә колак төбендә яңгырый кебек.

Читтә моңсу гына басып торган бер пар янына килдек. Айваннан Гөлира һәм Рөстәм Әхмәтгалиевлар икән. Уллары Адельны озаталар.

– Арчадагы гуманитар техникумны тәмамлады. Бармыйм, дип әйтмәде. Исән-сау гына хезмәт итсен, – диде Гөлира күзләрен каплап алган яшьләрен сөртеп.

– Егет кеше хезмәт итеп кайтырга тиеш, – дип куйды Адель үзе.

Шунда яныма Иске Иябаштан якын туганым Алинә Павлова килеп басты. Аптыраулы карашымны күреп:

– Данаил абыйның улы Искәндәрне озатабыз, – диде ул.

Әти-әнисе дә шунда. Әнисе Фәүзия ханымның елаудан күзләре кызарган. Әни кешегә бер ел бик күп кебек шул. Балаңны бер атнага чыгарып җибәрсәң дә йөрәк авырта, нишләп йөри, тамагы тук, өсте бөтен микән, дип борчыласың.

– Егет кешенең бурычы – армиядә хезмәт итү. Дөнья күрә, кешеләр белән аралаша, чыныга, һәрьяктан үсә. Сугышка җибәрүләре мөмкин, дип борчылалар. Туп-туры анда кертмиләр инде, курка торган түгел, – диде әтисе Данаил.

– Оборона министрлыгы һәм Россия Президенты Указы нигезендә чакыру буенча хәрби хезмәткә алынганнарны сугышка кертмиләр. Соңыннан, хезмәт итү сроклары тәмамланганнан соң, үз теләкләре белән контракт төзегән очракта гына махсус хәрби операция барган зонага китә алалар, – дип аңлатты Елена Минемуллина.

Зур автобус килеп туктады. Егетләрне салонына үтәргә чакырдылар.

– Дуслар табып, тату яшәгез. Бергә-бергә җиңелрәк була.

– Авырлыклар алдында югалып калмагыз, аларны җиңәргә тырышыгыз.

– Сезне якыннарыгыз көтә. Онытмагыз.

– Исән-сау әйләнеп кайтыгыз.

Әнә шундый теләкләр белән озаттылар егетләрне. Автобус кузгалып киткәндә минем дә күзләргә яшьләр килде. Озатулары бик авыр шул. Әмма каршы алулары бик күңелле. Хәзер елап озатсалар, бер елдан шатлыктан елмаеп каршы алырга язсын балаларны.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International