Бу арада авылларның ничек юкка чыгуы турында яза-яза күңел бераз китек йөри иде. Мөрәле авылына барып кайткач, дөньям түгәрәкләнеп, тагын да матурланып киткәндәй булды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин: “Быел кечкенә фермалар төзү программасы буенча 11 кеше субсидия алды, шуларның 5се – Мөрәле авылында!” – дип шаккатырды.
Шушы урында Мөрәле авылында ничә хуҗалык барлыгын, күпме кеше яшәвен беләсе килеп китте. Берничә урынга шалтыратып төгәл җавап ала алмагач, баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин: “Рәсип хәзрәткә шалтыратыйк, белсә ул белер”, – диде. Рәсип хәзрәтнең Казаннан кайтып барышы икән, әлеге сорауны юлдагы кешегә бирергә дә уңайсыз инде. Әмма ул аптырап калмады: “83 хуҗалык бар, 185 кеше яши, – диде. – Уртача яшьләре 46 яшь тә 4 ай...” Авыл турында тагын бик күп мәгълуматлар бирәсе иде әле ул, аларны икенче юлга калдырдык.
– Дәүләт бу акчаларны авылларны саклап калу, сыерларның баш саннарын киметмәү өчен бирә, – диде Марат Абдуллин. – Менә быел бирелгән субсидияләр ярдәмендә сыерларның баш саны 43кә артырга тиеш.
Әлеге программа 2015 елда гамәлгә керде. Шуннан соңгы чорда районда 208 кечкенә ферма төзелгән. Акча чыгымнарның бер өлешен каплау максатында бирелә. Ул ике төрле. 300 мең сумны алырга теләгән кешенең абзарында 2 сыеры булырга, ел дәвамында аларны 5 башка җиткерергә, әлеге ферма кимендә биш ел эшләргә тиеш.
600 мең сум алу өчен 3 сыерың булуы, ел дәвамында аларны биш башка арттырып, 8 башка җиткерү шарт.
Шушы шартларга риза булган кеше белән килешү төзелә. Аны үтәү мәҗбүри һәм үтәлешен тикшереп торалар, авыл җирлекләре шартлар үтәлешен контрольдә тоталар. Үтәмисең икән, акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. Безнең районда шундый бер очрак теркәлгән.
Менә без Мөрәле авылында. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин авылны, гомумән, бу якларны яхшы белә. Ул үзенең хезмәт юлын “Ак Барс агро” ширкәтендә икътисадчы булып башлаган иде. “Бик тә тырыш, бердәм халык яши биредә, – диде ул. – Бер-берсеннән күреп, калышмаска тырышып эшлиләр”.
Авыл үзе дә табигатьнең бик матур урынында урнашкан, таулары да, матур болыннары да бар. Йортлар, абзар-куралары таза, матур, урамнарына халык үзе биргән, дәүләт өстәгән акчага вак таш түшәлгән.
Бик матур йорт янына тукталабыз, яңа күтәрелгән кечкенә ферма да бик килешле булып утыра. Бераздан эчтән тирләп-пешеп хуҗа үзе дә килеп чыкты. Разил Нәбиуллинны күптән беләм. Имам-хатыйб Рәсип хәзрәтнең улы була инде ул. Урак өстендә басуга барсаң да, спорт ярышларына килсәң дә очратасың аны.
– Разил, синең төп хезмәтең кайда? – дип сорыйм уены-чыны белән бергә.
– Төп хезмәтем – укытучы минем, – диде ул. – Урак өстендә комбайнчы, комбайнны әзерләп куйдым инде. Менә хәзерге вакытта төзүче. Ферманың тышкы эшләре бетте инде, хәзер эчтә эшлим. Бүген булышучыларым үз эшләре белән мәшгуль. Умартачы да әле мин, алган җирем бар, умарталар шунда.
Нәбиуллиннар – авылны тотып, яшәтеп торучы гаиләләрнең берсе. Разилнең читтәге (Арча, Казан) туганнары авыллары өчен җан атып яши. Вакытлары булу белән шунда ашыгалар, төрле чаралар, спорт ярышлары оештыруда башлап йөрүчеләр.
Быел кечкенә фермалар төзергә алынган Рамил Әхмәтҗанов, Радил Нигъмәтов, Фаяз Госманов, Раил һәм Радик Фәйзрахмановларның күбесе хуҗалыкта менә дигән итеп эшләүчеләр. Шул ук вакытта үз хуҗалыкларын да үрнәк итеп куярлык. Эшләгән кешегә терлек азыгын да, ашлыгын да мулдан бирәләр. Аннан аларның һәркайсында трактор, башка җайланмалар бар.
Мөхәммәт Мәһдиев үзенең “Торналар төшкән җирдә” повестында Мөрәле авылы кешеләре турында: “...гомер буе урманда, күлдә мунчала төшереп, еланнан чагылып яшәүче, бүре-төлкедән җәфа чигүче, әллә ниткән кырыс холыклы, әмма каты куллы морҗачы, мунчала чыгаручылар”, – дип яза.
Урманлы авыл ялкау була алмый. Дөрес, бүген урманда эшләүчеләр дә, күлдә мунчала чыгаручылар да юк инде. Хәзерге буын башка мәшәкатьләр белән мәшгуль. Урманда йөрмәгәч, елан да чакмый, бүреләр дә күптән юк ителде. Ә менә төлкеләр кунакка килгәли. Төлкеләре дә әллә нинди аның хәзер. “Бер төлке кыш көне калай койма өстеннән кергән, – диде Разил Нәбиуллин. – Эт тә сеткә эчендә, төлке шул сетка өстендәге арадан эт янына кереп сугыша башлаган. Мин чыкканда икесе дә канап беткән иде. Ишеген ачуга төлке чыгып тайды, ә эт бәйдә. Бераздан эт яңадан өрә башлады, чыксам, төлке тагын эт янына кереп сугыша башлаган. Тагын шунысы гаҗәп – төлкедә котыру авыруы тапмаганнар...”