Кар астыннан табып булмас

2023 елның 21 июле, җомга

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итәРайон хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

20 июльгә булган мәгълуматларга караганда, барысы 122 мең тоннадан артык сенаж салынды.

Бу бер елга җитә. Аны ел ярымлык итеп (183 мең тоннадан артык) әзерләү бурычы куелган иде, монысының үтәлүе икеле, чөнки, яңгырлар аз булу сәбәпле, күпьеллык үләннәрдән көтелгән уңышны алып булмады. Дөрес, “Северный”, “Игенче”, “Ашыт” хуҗалыклары күпьеллык үләннәрнең икенче катын да җыйнап алдылар инде.

“Ватан”, “Тукай”, “Казанка” ширкәтләре сенажны ел ярымга җитәрлек итеп әзерләп куйдылар.

Барысы 18370 тонна печән әзерләргә кирәк, шуның 9461 тоннасы әзерләнде.

Шундый шартларда да хуҗалыклар халыкка печән бирү мөмкинлеге таптылар. «Кырлай”, “Ак Барс агрокомплексы”, “Ватан”, ширкәтләре 495-390 тонна печән өләште. Хәтта “Кишет” ширкәте дә үзендә эшләүчеләргә икешәр төргәк печән биргән. Ә “Төрнәле-Пошалым” ширкәтендә монысы да юк.

Район башлыгы Илшат Нуриев терлек азыгы әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләүче механизаторларга вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшыра. Мондый бүләккә лаек булучылар арасында “Кырлай” ширкәтеннән Раил Гомәров, Дилүс Шәрәфиев, “Ташкичү” ширкәтеннән Илнур Галәветдинов, “Ватан” ширкәтеннән Әмир Газыймов, “Аю” ширкәтеннән Раил Әхмәтов, “Ашытбаш”тан Зарифҗан Әһлиуллин, “Кызыл Яр”дан Сәлимҗан Баяров, “Игенче” ширкәтеннән Хәлим Вильданов, Дамир Әһлиуллин, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Гыйлаҗев, Илһам Мостафин, “Заря” ширкәтеннән Марат Хафизов, “Северный” ширкәтеннән Дамир Сабиров бар.

Элегрәк терлек азыгын ел ярымлык итеп әзерләүгә кайберәүләр гаҗәпләнеп карыйлар иде. Артыгы нәрсәгә, аны ел саен әзерләп була, янәсе. 2010 елгы корылык барыбызны да җиргә төшерде. Ул елны салам запасы да калмаган иде, күпме җирләрдән ташырга туры килде. Саламга түбәнсетеп караган ел да булып алды бит. Аны туратып җиргә күмдерә башладылар, басуда эскерт салуны тыйдылар.  Терлекләргә печән генә ашатасы, салам ашату искелек калдыгы, имеш. Корылык ел күрмәгәнне күрсәтте, шуннан салам туратулар, яндырулар бетте.

“Ак Барс агрокомплексы” ширкәтендә мегаферма төзеделәр, анда тагараклар кую бөтенләй каралмаган иде. 2010 елда җитәкче Шәйдулла Имамович тагарак-лар ясатты, сыерларга башак бирә башладылар.

“Аю” ширкәтендә быел басуларда мактанырлык нәрсә юк. Корылык зур зыян салды бу якларга. Бәхеткә, узган елгы фураж запасы бар, аларда да кыен хәлдән чыгу мөмкинлекләрен эзлиләр.

Соңгы вакытта елгаларда, ерганакларда печән чабучылар күбрәк күренә башлады. Малы булган кешегә азык әзерләп була әле, беркем бернәрсә әйтми, рәхәтләнеп әзерлә генә.

Яңгырлар булып китсә, кукурузга да бераз өмет бар әле. Әмма күп урында ул чәчәк атты, тагын да үсү ихтималы аз.

Быелгысына түзәрбез, киләсе ел әйбәт булса иде, дип тели халык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International