Хәерле сәгатьтә!

2023 елның 21 июле, җомга

“Казанка” ширкәтенең бар эшләрне беренче булып башлап, иң алдан тәмамлануына күнектек инде без.

Быел да бу традицияне бозмадылар. 2023 ел урагын алар башлап җибәрде. Беренче булып комбайнын алып чыккан Фаил Хәлиуллин да гади комбайнчы гына түгел – ул хуҗалыкның баш инженеры. Һәр елны башкаларга үрнәк күрсәтеп, кирәк булганда ярдәмгә килеп, иң күп ашлыкны суктыручы да ул.

Хуҗалык җитәкчесе уракка чын-чынлап бу җомгада  керешәбез дигән иде. Безнең газетаның чираттагы саны киләсе җомгада гына чыга. Аңарчы “Казанка” ширкәте урып-җыюны тәмамлап куярга да мөмкин, шуңа әлеге хәбәрне бу санда бирергә булдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International