Вакыт авышты, дисәк тә, быел урак өсте бик иртә башланырга ошамаган
18 июльдә “Казанка” ширкәтендә беренче бункер арышны суктырып карадылар. “Бер басудагысының дымлылыгы 30 проценттан артык, икенчесенеке 26 процент чамасы булды, – ди хуҗалык җитәкчесе
Айдар Сабиров. – Аллага тапшырып, икенче басудагысын җомга көнне суктыра башларга уйлап торабыз”.
14 июльдә “Игенче” ширкәте базасында узган семинар-киңәшмә игеннәрне югалтуларсыз урып-җыю, көзге культураларны вакытында чәчү һәм башка мөһим эшләрне оештыруга багышланган иде. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.
Наласа ындыр табагында орлык әзерләү, кайткан ашлыкны урнаштыру, киптерү тәртибе күрсәтелде.
“Игенче” ширкәте шактый еллар инде бәрәңге игү белән шөгыльләнә, аның мәйданнары артты. Башка елларда бәрәңгене сакларга урын юк иде, аны басудан алуга сатарга туры килде. Ә менә быел 5 мең тоннадан артык сыешлы заманча җиһазландырылган склад төзелде (40 миллион сумнан артыкка төште, диделәр).
Бәрәңгегә, кукурузга су сиптерәләр. Сугарылган һәм сугарылмаган басулар арасында аерма зур. Күптән түгел узган “Кыр көне”ндә сугару системаларын һәр хуҗалыкта булдыру бурычы куелды, чөнки җәйләр күккә карап яңгыр көтә торганга әйләнеп бара.
Заманында һәр колхозда, совхозда бар иде инде ул сугару системалары. Булганның кадерен белмибез шул. Хәзерге вакытта алар “Кырлай”, “Игенче”, “Северный”, “Ак Барс агрокомплексы” ширкәтләрендә, бер-ике фермер хуҗалыгында эшли. “Көне-төне сибәбез, – ди Айван авылында яшәүче фермер Нафил Гатауллин. – Шунсыз булмый, дым дымны тарта, дигәндәй, ике көн рәттән яңгырлар да явып үтте әле”.
Семинарда күпьеллык үлән җирләрен эшкәртә торган техниканы да күрсәттеләр. Ә алар безнең хуҗалыклар өчен бик кирәк, чөнки “картайган” күпьеллык үлән басулары шактый, бигрәк тә олы юл буйларындагы җирләр күңелсез ята.
“Игенче” ширкәте – районда иң зур хуҗалык, комбайннарга эш күп. Шуны исәпкә алып, төрле срокта өлгерә торган культуралар (шөпкән, рапс, горчица, көнбагыш һәм башкалар) игәләр. Уракка иң алдан керешеп, иң соңыннан тәмамлыйлар. Моңа комбайнчылар да канәгать, чөнки эш булгач, акчасы да була. Ә комбайннар әзер, аларны эшләтеп, ашлыкны суктырып карадылар.
Һәр хуҗалыкта урып-җыю техникасының әзерлеген кабул итү булган иде. Район башлыгы Илшат Нуриев конкурста җиңгән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләре беренче, “Северный”, “Ак Барс агрокомплексы” ширкәтләре икенче, “Яңарыш” ширкәте өченче урында.
Семинар-киңәшмә сорт сынау участогында дәвам итте. “Татагрохим” берләшмәсе вәкиле туфракны известьлауның әһәмияте турында сөйләде, эшләп тә күрсәттеләр, хуҗалык җитәкчеләре белән бәхәсләшеп тә алдылар. Бигрәк тә известьның сыйфаты канәгатьләндерми, җилгә очып бетә яисә эре бөртекле була, дип зарландылар, известь белән бергә акча да җилгә оча, диделәр. Әмма болары төзәтеп була торган әйберләр, ә менә известьлауның кирәге бәхәссез. Безнең районда 50 мең гектардан артык ачы туфраклы җирләр бар. Андый туфракта минераль ашламалар эшләми! Менә монысы акчаны чыннан да җилгә очыру инде.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов чәчү әйләнешенең, чиста пар җирләре калдыруның өстенлеген мисаллар белән аңлатты.
Арча сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов биредә сынау үтә торган көзге культуралар белән таныштырды.
Район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алу, көзге чәчүне әйбәт срокларда башкарып чыгу буенча бурычлар куйды.