Илкүләм проектлар гамәлдә

2023 елның 22 июле, шимбә

11 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты илкүләм “Культура“ проектын тормышка ашыруга багышланган брифинг үткәрде. Анда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев чыгыш ясады.

Безнең районда “Культура“ илкүләм проекты ярдәмендә өч елда 3 мәдәният учреждениесе, крайны өйрәнү музее төзекләндерелде һәм төзелде, балалар сәнгать мәктәбе яңартылды һәм музыка кораллары һәм җиһазлар белән тулыландырылды, модель китапханә, виртуаль концерт залы булдырылды.

2023 елда “Культура мохите“ федераль проекты кысаларында “Казан арты“ тарих-этнография музее ныклап төзекләндерелә. Анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар булачак. Быел Шура авылында 45 урынлы клуб төзелә.

“Иҗади кешеләр“ федераль проекты ярдәмендә мәдәният хезмәткәрләре һөнәри осталыкларын арттыралар. Быел 54 хезмәткәр мәдәният институтлары базасында квалификацияләрен күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International