Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм әле язмышлары ачыкланган якташларыбызның якыннарына һәм туганнарына аларның документлары тапшырылды
Шулар арасында Арча шәһәрендә яшәүче Мәсхүдә апа Камалиева да бар иде.
– Шул документны алганда әллә нишләп киттем, әйтәсе сүземне дә әйтә алмадым, – ди ул.
Әйе, әлеге мизгелләрне мин дә карап утырдым. Мәсхүдә апаны күптәннән беләм. Мин редакциягә эшкә килгәндә Күпербаштан Мәйсүфә, аның сеңлесе Мәсхүдә, тагын Сания апалар типографиядә эшлиләр иде инде. Мәйсүфә апа белән Сания апа көн саен Күпербаштан менеп эшләп йөриләр. Бик тә тырыш, әйбәт кешеләр иде, урыннары җәннәттә булсын, бу дөньяда күпне күреп китте инде алар.
– Әти сугышка киткәндә миңа ике яшь тә тулмаган булган әле, – ди Мәсхүдә апа. – Әни сөйләве буенча, әти мине кулына алып: “Бу кызны саклагыз инде, дөнья хәлен белеп булмый“, – дип башымнан сыйпап, бисмилласын әйтеп чыгып киткән...
Шулай итеп Һаҗәрбикә апа дүрт бала белән ялгыз калган, ничек үстерермен икән боларны дип, үкси-үкси елаган. Еларсың да, баланың иң олысы дигәненә 14 кенә яшь була шул әле. “Хәбәрсез югалганнар“ның гаиләләренә бернинди ташламалар юк, ә салымнар югары.
Фазылҗан абыйның бер хаты килә үзе. “Мин госпитальдә идем, тазарып чыктым инде. Без Арча аша үтәбез, әни апай белән барып, тәрәзә аша гына булса да күрешик әле“, – дигән. Апай белән әни барганнар, ләкин аларны вагоннардан чыгармаганнар. Тәрәзә аша гына күреп калганнар.
Хәзер ачыкланганча, Күпербаштан Фазылҗан Нигъмәтҗанов, Наласадан Әһлиулла Сабитов, Шушмабаштан Сафиулла Хәкимҗанов, бергә хезмәт итеп, 1941 елның сентябрендә Смоленск өлкәсендә һәлак булганнар.
– Безнең Мәйсүфә апа мәктәптә бик яхшы укыган, аны тәмамлагач Казанбашта укытты да әле, – дип искә ала Мәсхүдә апа. – Аннан Арчага типографиягә эшкә керде. Анда бөтен текстларны апага укытырлар иде. Җиденче сыйныфны тәмамлагач: “Аз булса да акчасы булыр“, – дип мине дә шунда эшкә алып менде.
Шунда 45 ел эшләп, лаеклы ялга чыга ул. Күп бүләкләр ала, 1981 елда Казанда Кремльдә медаль тапшыралар.
Болары бит әле соңрак, тагын балачак, үсмерчак елларына кире кайтабыз. “Безнең бабай хәллерәк кеше булган. Әти өйләнгәч кечерәк йорт салып шунда күчкәннәр. Мин шуннан кияүгә киттем. Бабай ач булмасыннар дип, сыерлы иткән, бозаумы, танамы алып биргән.
Шул кечкенә өйне ягып җылытырга утын да булмаган. Ашау ягын әйткән дә юк, сыерның сөте салым түләүгә китә. Бервакыт мин өйдән юкка чыкканмын. Әтинең бу кызны саклагыз, дигән сүзләрен искә төшереп эзләргә тотынганнар. Урамда песи борчагы ашап утырам икән, табылуыма бик шатланганнар“.
Укуын дәвам итәргә дә тырышып карый кыз, Арчага кичке мәктәпкә йөри башлый. Кичләрен йөрергә куркыныч, ташларга туры килә.
Типографиядә эшләүләре дә җиңел булгандыр, дип уйламагыз! Узган гасырның 70, 80нче елларында да бармак белән хәреф җыйнап, терсәктән майга батып хезмәт итә иде анда хатын-кызлар. Күз алдына китерегез, ул вакытта Әтнә районы да бездә, сайлауларга бюллетеньнәр басарга кирәк. Һәр кандидатныкын аерым җыясы. “Андый вакытларда бик авыр була иде. Төннәр буе да эшләргә туры килә иде, әле бит өйгә дә кайтып керәсе бар. Рәхмәт, хезмәтемне күрә белделәр, бик дәрәҗәле булдым“.
Ире белән ике кыз үстерәләр, тормыш иптәше вафат булганга да 20 ел үткән. “Минем тирәдә гел яхшы кешеләр булды, – ди ул. – Әни әтине дә бик әйбәт кеше иде, дип сөйли иде. Абыйлар да бик әйбәт булды. Кызганыч, бер кияү вакытсыз вафат булды. Казандагы кияү – төп таянычыбыз. Кызларым турында әйткән дә юк инде. Күршедәге фатирда бик тә яхшы егет яши иде, мобилизация буенча хәрби хезмәткә алдылар. Әле күптән түгел генә ялга кайтып китте, күчтәнәчләр күтәреп кергән. “Догалар укып тор инде“, диде. 20 ел намазда инде мин, операцияләр кичердем, Ходаема рәхмәт, догаларны укып торам, һәркемгә сабырлык, түземлек телим“.
Ильяс Фәттахов