“Дини йола” үзәгенә нигез ташы салынды

2023 елның 22 июле, шимбә

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Мәдрәсә бар, мәчетләр төзелә, яшьләр килә. Бүгенге көндә рухи бердәмлек җитми”.

11 июль көнне Арча Үзәк мәчете каршында “Дини йола” үзәгенә нигез ташы салу тантанасы булды.

Башта Үзәк мәчеттә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашында Арча мөхтәсибәтенең хисап җыелышы узды.

Арча мөхтәсибәте республикабызда 92 мәчете булган иң зур мөхтәсибәт булып тора. Мөхтәсибәттә 88 имам һәм 140 укытучы ислам нигезләре буенча белем бирә. Район күләмендә мәчет каршындагы курсларда белем алучыларның гомуми саны – 1300 кеше. Узган ел Арча мөхтәсибәтендә Г.Тукай исемендә рухи-мәгърифәт үзәге ачылды һәм үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Мәгърифәт үзәгенә 150 шәкерт кабул ителде. Арчадагы үзәктә шулай ук Коръән ятлау бүлеге эшләп килә. Чиратта – “Дини йола” үзәге.

Әнә шулай мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин җыелышта катнашучыларны мөхтәсибәт эшчәнлеге белән таныштырды, төзеләчәк үзәк турында кыскача мәгълүмат бирде .

– “Дини йола” үзәге Арча шәһәре Үзәк мәчете янында (Галактионов урамы, 38а) салыначак. Яңа сафка басачак бина беренче чиратта балаларны, үсеп килүче буынны дини кануннар нигезендә тәрбияләү мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Биредә дини юнәлештәге мөселман балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Әлеге бакчаның эшчәнлеге гадәти бакчадан хәләл ризык булуы, балаларга дини-әхлакый тәрбия бирелүе белән аерылып торачак. “Дини йола” үзәге шулай ук шәригать кануннарына туры китереп мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуны башкарачак. Анда мәрхүмнәрне юу, кәфенлеккә төрү, җеназа намазы укып озату мөмкинлекләре тудырылачак, тәһарәт алу бүлмәләре булачак, – диде ул.

Сәламләү сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чыкты. Төзелеш эшләренең рәсми рәвештә башлануы тантанасында чыгыш ясаган җитәкчеләр үзәкнең озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен, җәмгыятьтә рухи-әхлакый кыйммәтне үстерүдә нәтиҗәле эшләвен теләп калды.

– Дини йола үзәге төзү – тарихи вакыйга. Тырышасыз. Бик күп чараларда катнашасыз, оештырасыз. Үзебезнең яктан көчтән килгәнчә булышырбыз. Җиңеллекләр, исәнлек-саулык телим сезгә. Тагын шундый истәлекле вакыйгаларда катнашырга язсын, – диде Ренат Гатиятов.

– Мин бу әйбергә бик шат, Аллага шөкер. Бүген бар да җитәрлек, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Арча районында беренче тапкыр булуым гына түгел. Күп мәчетләр ачуда катнаштым. Күршеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мәдрәсә бар, мәчетләр төзелә, яшьләр килә. Әмма бүген рухи бердәмлек җитеп бетми. Тырыша, булдыра Әмир хәзрәт. Без дә ярдәм итәбез. Аңа зур рәхмәт белдерәм. Арча өчен дини үзәкнең булуы да бик әйбәт. “Дини йола” үзәге төзү дә бик вакытлы башланды.

Җәлил хәзрәтнең фикеренә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да кушылды. 

– Кибетләр ачыла. Тәмле ризыклар алабыз. Бай җирләргә барып ял итәбез. Әмма үзебез чиста булмасак, Аллаһы Тәгаләгә ышанмасак, шифаны, рухи байлыкны бернәрсәгә дә сатып алып булмый, – диде ул.

Бу көн шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Арча Үзәк мәчетендә узган җыелышта Казан ислам университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Араларында мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин да бар иде.

Шулай ук районның яхшы эшләп килүче мәчетләре имамнары да Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

– Татарстанда белем бирү учаклары бик күп. Без дини һәм дөньяви белем алуны аерырга тиеш түгел. Чөнки аларны берләштергән очракта гына яхшы белгечләр тәрбияләнәчәк. Менә мин үзем яхшы икътисадчы һәм баш казый. Ә тел, әдәп кагыйдәләрен өйрәтүне яшьтән башларга кирәк, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Бердәм булыйк, бергә булыйк, көчле булыйк.

Имамнар җыелышыннан соң “Дини йола” үзәге төзеләчәк бинага беренче таш салу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. “Дини йола” үзәгенә нигез ташы салу тантанасын Әмир хәзрәт Миңнемуллин Коръәннән аятьләр укып башлап җибәрде, аннары Җәлил хәзрәт дога кылды.  Тәкъбир әйтеп нигез ташы салынды.

– Шулай дип әйтәләр – исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел. Әйе, без бөтенебез дә бу дөньяда кунак кына. Һәрберебезне кабер көтә. Барчабызны да соңгы юлга, Аллаһ хозурына озатачаклар. Озату, тиешле йолаларны башкару өчен “Дини йола” үзәге районыбызга бик кирәк. Шушы хезмәттә Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирсен. Сәламәтлек биреп, шушы үзәкне төзеп чыгарга насыйп булсын, – диде Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая ханым Фәтхуллина.

– “Дини йола” үзәген төзү эшләре изге күңелле кешеләр ярдәме белән тиз арада тәмамланыр, – диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Һәм ул районыбыз халкына озак еллар хезмәт итәр, дигән теләктә калабыз.

Арча Үзәк мәчете каршындагы “Дини йола” үзәге төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: 

Саклык банкы: 4276620034710990 (“Дини йола“ үзәге өчен” дип күрсәтергә);

Ак Барс банкы: 4244389714013716 (“Дини йола“ үзәге өчен” дип күрсәтергә).

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International