Газетабызның 30 июнь санында Наратлык авылыннан Илфат Хөсәенов турында язып чыктык
.jpg)
“Минем әле малайларны өйләндерәсе, кода буласы бар” дигән язманы укыгач, үз фикерләрен шалтыратып әйтүчеләр булды. Язманы газетаның сайтына да куйдык. Рәхмәт, укучыларыбыз битараф калмады. Фикерләрен яздылар. Героебызның күңеле бик булды. Чөнки фикерләр, теләкләр кешене рухландыра, яшәргә көч бирә торган итеп язылган. Ул теләк-фикерләр барыбызга да файдага! Без дә колак салыйк аларга!
Без исән чакта һәрвакыт синең белән!
Иң беренчеләрдән булып районның “Сугышчан туганлык” оешмасы егетләре элемтәгә чыкты. Шушы оешма исеменнән Арча станциясендә яшәүче Ринат Зарипов менә ниләр язды: “Наратлык авылында яшәүче Илфат Хөсәенов башта хатыны үлеп, аннан юл һәлакәтенә очрап, каты зыян күрсә дә, күңел төшенкелегенә бирелмәде. Ул бүгенге заман Корчагины, “Арча хәбәрләре“ Илфат турында шулай язды. Илфат туган! Без “Сугышчан туганлык“ оешмасы егетләре-әфганчылар, бер-беребезгә шулай дип дәшәбез. Туган! Син үзеңне ялгыз дип, күңел төшенкелегенә бирелә күрмә! Без исән чакта һәрвакыт синең белән! Тормышыңда читенлекләр килеп чыкса, бер дә тартынмыйча безнең белән элемтәгә чык! Күңелең көр булсын, тормыш юлы нинди генә киртәләр куйса да, син сынмадың! Алга таба да шулай бул, Туган! Син ялгыз түгел! Син безнең арада. Әфганстанда һәлак булган Пүчинкә Поник авылыннан (синең туган авыл) Фәнис Бикбаевның туганы буларак кына түгел, үзең чын ир-егет, зур хәрефләр белән КЕШЕ буларак та син хөрмәткә лаек!”.
Бу юлларны укыганда күзләр яшьләнде... Без исән чакта һәрвакыт синең белән! Рәхмәт, Ринат! Шушы сүзләрең өчен!
Мөрәледән Исламгали Минһаҗев: “Мин Илфат Хөсәеновның нәселләрен беләм, – дип язды. – Илфатның әтисе Хәсән абый һәм әнисе Салиха апа, балалары – бу гаиләнең уртак сыйфаты менә нинди – алар кешеләрне, тормышны яраталар. Илфатның бертуган абыйсы Ришат Ташкичтә һәм Поч Поник авылларында бригадир булып эшли, эшне, халыкны оештыра белә, кешеләрне ярата. Менә шушы геннардан килгән тормышны, кешеләрне ярату Илфатка да көч биреп тора. Исән-сау булсын!”.
Чын ир син!
Төбәк-Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева шулай ук Илфат язмышына битараф калмады. Ул үзе дә авырлыкларны күп күрде. Әмма сыгылмады, сынмады. Кешеләргә бик ярдәмчел. Менә ниләр яза ул: “Илфат, тормыш юлыңда булышып, яшәү көчен өстәп торучы балаларыңа зур рәхмәт. Син аларга чын әти булып, яхшы энергия биреп яшәгәнеңне алар тоялар, күрәләр. Аягыңа да басарсың Алла бирсә, ялгыз кешедә ихтыяр көче, Ходай рәхмәте белән өстәлеп тора ул. Үз тормышыңа, сәламәтлегеңә ваемсыз карамаган өчен чын ИР СИН!!! Алда гомер бар әле, исән-имин алга атларга язсын сиңа!”.
Аяклы “инвалидларга” гыйбрәт
Гөлфия ханым язган уй-фикерләрне дулкынланмыйча укып булмый. Чын ир кеше син, дигән. Ә бит тормышта төрле кеше бар. Әнә, Яңа Кырлайдан Фаил Заһидуллин “аяклы инвалидлар” турында ничек оста язган: “Арча хәбәрләре” рәхмәт, сезгә! Бу язмагыз сезнең тормышта үз урынын таба алмыйча йөрүче аяклы “инвалид“ларга бәлки гыйбрәт булыр! Илфат кебек көчле рухлы, үрнәк кешеләр турында күбрәк язсагыз иде. Алардан тормышта үз урынын таба алмыйча йөрүче аяклы, куллы “инвалидлар” үрнәк алмаслар идеме икән?! Ә Илфатка аягына басып, йөгереп йөрүен телибез!”.
Апаз авылыннан Ринат Садыйков: “Илфатның ихтыяр көченең ныклыгына шаккатмалы. Менә кайда ул хәзерге заман герое?! Яшьләргә үрнәк шәхес. Чыннан да заманабыз Корчагины...”.
Мин сезне башка берәү дә аңламаган кебек яхшы аңлыйм
Арчадан Роза Мөхетдинова: “Илфат мин сезнең хәлне аңлыйм. Сезгә бу күнегүләр, тормыш итүләр җиңел бирелми. Мине 33 яшьтә эштән кайтканда машина бәрде. Менә шул көннән минем тормышым икегә аерылды: юл фаҗигасенә кадәр һәм юл фаҗигасеннән соң. Ми селкенде, мигә кан сауды, кабыргам сынды, умыртка баганама зыян килде. Казан клиникаларында дәваландым. Һәм һәрвакытта да әнием (Наҗия Саттарова) янымда булды. Ул мине үзенең яратуы, сабырлыгы белән үлем тырнагыннан, инвалидлыктан йолып калды. Урыны оҗмахта булсын. Әнием һәм Аллаһы Тәгаләгә ышануым мине мәңгелек йокыдан алып калды. Аллаһы тәгалә миңа икенче тормыш бирде. Яраткан эшемә кире кайта алдым. Минең селкенүе һәм көчле стресс кичерү мидәге ниндидер үзәкләрне эшләтеп җибәргән. Кинәт мин музыка яза башладым. Мин моны Аллаһы тәгаләнең бүләге итеп кабул иттем. Иҗатым минем авырлыклардан коткаручы бер салам кисәге булды. Әмма тормыш дигәнең катлаулы нәрсә. Бөтен авырлыклар да артта калды, дип уйлаган идем. Алдагы сынаулар тагын да авыррак булган икән. Әнием бот сөяген сындырды. Һәрвакыт әнием янында булдым. Алга барабыз. Әни таяк белән йөри башлады. Әмма кинәт кенә сеңлемнең үлеме әнине тәмам эштән чыгарды. Әни инсульт кичерде һәм быел 1 майда мәңгелеккә күзләрен йомды. Бик авыр. Һәм бушлык... Әйтерсең лә, йөрәгемнең бер кисәген тартып алдылар. Әмма алга таба яшәргә кирәк. Яшәргә, көрәшергә! Илфат, мин сезне башка берәү дә аңламаган кебек яхшы аңлыйм. Сез көчле рухлы, күпләргә үрнәк кеше. Тырышлыгыгыз, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән сез аякка басачаксыз!”.
Сез hичшиксез аякка басачаксыз
Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина: “Молодец, булган, уңган, киң күңелле, балалар бәхетенә исән-сау яшәргә язсын. Журналистка да бик зур рәхмәт, шундый көчле рухлы кешеләр турында безгә җиткергән өчен.
Арчада яшәүче, Кәче мәктәбендә укытучы булып эшләүче Эльмира Мөхәммәтшина: “Яшәү көче бирер кешеләргә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын”.
Гөлнара Шаһиева: “Илфат, Сез hичшиксез аякка басачаксыз, Аллаh бирсә!”
Язмамны Гөберчәктән Халидә Гыйбадуллина теләкләре белән тәмамлыйм: “Язмыш сынавында сынмаган, авырлыклар каршында югалып калмаган Илфатка балаларының игелеген күреп, киләчәктә аны аңлый һәм терәк булырлык хатын-кыз белән гомер итүен телим”.
Румия Надршина,
хатлар бүлеге мөхәррире