Мәскәүдә 2нче тапкыр чемпион булдылар

2023 елның 22 июле, шимбә

Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (тренеры Фәнил Һидиятуллин), Мәскәүгә тэг-регби ярышында катнаш-тылар.

Ике төркемдә ярыштылар. Кечерәк һәм зуррак төркемнәр. Барысы 36 команда ярышты. 2012-2013 елгы малайлардан һәм кызлардан торган командалар арасында арчалар 1 нче урынны алды.  Командада Динә Абдеева, Данир Әхмәдуллин, Самир Ахунов, Әнвәр Кәримов, Азамат Мөхәммәтгалиев, Самат Нуриев, Ильяс Гафуров, Нияз Хәкимуллин уйнады.  5 А сыйныфыннан Динә Абдеева «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булды.  Котлыйбыз! Финалда алар Яр Чаллы командасы белән уйнап, өстен чыктылар. Шулай итеп, арчалар икенче тапкыр чемпион булдылар. Молодцы! Аларны, Арчага кайткач, район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте һәм котлады.

Кечерәкләр арасында (2014-2015 елгылар) Яңа Кенәр командасы да (тренеры Рәмис Хәйруллин) катнашты. Алар 13 команда арасында 6нчы урынны алдылар. Регбичыларга уңышлар телибез!

 

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International