Динияр Моратов икенче тапкыр дөнья чемпионы!

2023 елның 22 июле, шимбә

«Саба-Арена” спорт комплексында көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды. 

Ярышларда 27 илдән 300гә якын спортчы катнашты. Чемпионатның төп өлеше “Саба-Арена” спорт комплексында узды. Аннан финалда 1нче, 2нче урыннар өчен кич белән Миңгәр Сабантуе мәйданында көрәштеләр. Ир-егетләр 11 авырлык категориясендә һәм яшүсмерләр 9 авырлык категориясендә дөнья чемпионы исеме өчен көрәштеләр. Автомобиль баш батыр Зәйдән Радик Сәлаховка бирелде. 

Безнең Арчадан Динияр Моратов яшүсмерләр арасында 85 кг.да дөнья чемпионы булды. Котлыйбыз! Динияр Арча педагогика көллиятендә укый. Аңа әле 18 яшь тулмаган.  Динияр - өч тапкыр Рәсәй чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы. Узган ел да ул шушы ук көрәштә дөнья чемпионы булган иде. Көчле көрәшчеләр үсә. Динияр, уңышлар сиңа!

Тантаналы чаралар һәм финаллар шул ук көнне кич белән Мингәр авылының ачык мәйданында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International