Җәйнең иң матур, чәчәкле июль аенда Арча педагогия көллияте төрле төбәкләрдән килгән балаларны “ТатАрчаҖәй” аланына җыйды
1 июльдән 18 июльгә кадәр көллият базасында татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге “Дуслык”, “Без – Тукай оныклары” лагерьларын берләштерүче “ТатАрчаҖәй” төбәкара җәйге ял аланы эшли.
Көллияткә якынаюга ук балаларның шатлыклы авазлары, күңелле музыка тавышы каршы алды. Шунда ук татар милли киемнәреннән алып баручылар йөреп тора. Һәркем ни белән дә булса мәшгуль – кемдер сценарий кабатлый, кемдер җыр сүзләрен искә төшерә... Ә кемнәрдер җәй кояшы кызуына чыдый алмыйча күләгәгә елышкан. Укучылар әйдаманнары бер дулкында булып лагерь ачу тантанасына әзерләнә. Әкренләп бөтен тирә-юне чисталык бөркеп торучы, яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән көллият ишегалдына кунаклар агыла...
Ә инде көллият капкасын ачуга каршыга “Исәнмесез” дип саф татарча исәнләшеп, балалар үзләре дә килеп чыкты. Шулай булмый ни – “ТатАрчаҖәй” дип аталучы аланның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Татарстаннан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта ерак Казахстаннан да килгән укучылар Габдулла Тукайның туган ягында, саф татар мохитендә ял итә. Хәер, ял итә, дип кенә әйтү дөрес тә булмас. Балаларның ялы эчтәлекле, файдалы чаралар белән дә баетылган. Аланның юнәлеше дә – татар теленең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын өйрәнү. Каян гына килмәгән укучылар: Пенза, Саратов, Новосибирск, Чиләбе, Томск, Иркутск, Волгоград, Красноярск, Төмән, Свердловск, Әстерхан, Пермь, Киров, Омск, Самара, Ульян, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Ставрополь крае, Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Удмурт Республикалары... – барысы 200дән артык бала. Аларның һәркайсы татар теле буенча олипиадаларда, төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешкән, җиңү яулаган.
Сәләтле балаларны “ТатАрчаҖәй” аланында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдар Халиков, министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова сәламләде. Аларның һәркайсы балаларга күңелле ял теләде. Илдар Халиков шушы аланны оештыручыларга – район хакимиятенә, мәгариф идарәсенә, бигрәк тә педагогия көллияте директоры Гөлнара Гариповага һәм аның көчле командасына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Татарстанда мондый аланнар булып тора, аларга килергә тырышыгыз, – диде ул. – Аның өчен сезгә тырышып укырга, безнең олимпиадаларда катнашып, җиңү яуларга кирәк. Ялларыгыз күңелле үтсен!”
“Җыр аша татар телен өйрәнәм”
Чыгышлар матур җырлар белән үрелеп барды. Районыбызда узучы барлык чараларның бизәге булган “Арча егетләре”, “Ләйсән” вокаль ансамбльләре, әлеге ансамбльләрнең җитәкчесе Диләрә Хәйдәрҗанова, Арча кызы Әминә Йосыпова белән беррәттән Иркутск өлкәсеннән килгән Екатерина Сабирова да үзенең моңлы тавышы белән сөендерде. Ахырдан без Екатеринаның үзе белән дә сөйләштек.
“Мин быел 8нче сыйныфны бетереп, 9нчы сыйныфка күчтем, – диде ул. – Вокал белән шөгыльләнәм, җырларга яратам. Татарча җырлар җырлап, татар телен өйрәнәм. Саф татарча чиста итеп сөйләшергә телим. Татар теле – бик матур тел. Ул минем үзем өчен кызык. Ике ел элек “Дуслык” лагеренда ял иткән идем, быел Арчага килдем. “ТатАрчаҖәй” аланында чын татар мохите. Әйдаманнар, балалар барысы да татарча сөйләшә. Миңа бик ошый. Чаралар, төрле экскурсияләр күңелле үтә. Стадион үзенең матурлыгы белән әсир итте. Анда безгә китапханәчеләр күңелле квестлар оештырды. Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музее бик матур тәэсирләр калдырды. “Казан арты”, “Әлифба” музейлары һ.б. – барысы да искиткеч. Безгә чын татарча җәй бүләк иткәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәт”.
Күңелсезләнергә вакытлары юк
Чыннан да, оештыручылар балаларның ялы күңелле дә, файдалы да үтсен өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмаган. “Дуслык” һәм “Без Тукай оныклары” лагерьларын берләштергән “ТатАрчаҖәй” аланы беренче тапкыр педагогия көллияте базасында уза.
“Шуның кадәр зур җавап-лылык алу өчен директорыбыз Гөлнара Фидаилевна кебек батыр, олы йөрәкле булырга кирәк, – диде лагерь җитәкчесе Алинә Мөхәммәтгалиева. – Аның кебек җитәкчеләр булганда гына шундый зур эшкә алынып, аны башкарып чыгып була. Аланыбызга килергә теләүчеләр бик күп. Шуңа да сайлап алу кагыйдәләре бик катгый. Безгә күбесенчә татар теле олимпиадаларында һәм төрле иҗади бәйгеләрдә актив катнашучы балалар килә. Ял итүче балалар туган телләрендә бик әйбәт сөйләшә. Әлбәттә, һәр төбәкнең үз диалекты бар. Әмма бу бернинди авырлык та тудырмый, киресенчә, балаларның төрле диалектларда аралашуын күзәтү безгә, педагогларга, өстәмә тәҗрибә бирә. Аланда балалар 8 төркемгә бүленгән. Һәр төркемдә икешәр әйдаман. Әйдаманнарыбыз – көллиятебезнең иң актив, иң булган, махсус әзерлек узган студент кызларыбыз һәм егетләребез. Бөтен чаралар да татар телендә оештырыла. Алан тормышын үзебезнең Телеграм-каналда яктыртып барабыз. Бу әти-әниләр өчен дә бик уңай. Балаларының нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күреп торалар”.
Балаларның биредә күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, осталык дәресләре – укучыларның көндәлек тормышын мавыктыргыч итә.
“Төшкә кадәр белем бирү чаралары булса, төштән соң ял итү чаралары, – диде лагерь җитәкчесе урынбасары Әлфия Төхфәтуллина. – Кич белән дә күңел ачу чаралары оештырабыз. Алан өч төрле юнәлештә эшли: лингвистика, вакытлы матбугат, мәдәният, сәнгать һәм әдәбият юнәлеше. Казан федераль университетыннан галимнәр килде. Укучылар артистлар, җырчылар, төрле танылган шәхесләр белән очраша. Һәр көн аерым исем белән атала: укытучы көне, танышу көне, әдәбият көне, космос көне, театр көне, бию көне... Осталык дәресләрендә балалар милли брошь ясарга, яулык чигәргә һәм башка төрле һәнәрләргә өйрәнә”.
“ТатАрчаҖәй” аланын ачу тантанасы барлык балалар, әйдаманнар белән бергә аланның махсус язылган гимнын башкару белән тәмамланды. Гимнның сүзләрен ветеран-укытучы Наилә Миннемуллина, көен Алинә Мөхәммәтгалиева язган.
.jpg)
Көненә биш тапкыр тәмле ризыклар белән тукланып, көллиятнең тулай торагында заманча шартларда яшәп, җырлап-биеп, күңел ачып, яңа дуслар табып, иң мөһиме – татар телендә аралашып, ял итә балалар. Аланда үткәргән көннәр аларның һәркайсының күңелендә якты матур бер мизгел булып саклансын, еллар үткәч тә бөек Тукай ватаны булган Арча ягын матур хатирә итеп искә алырга язсын. Ә “ТатАрчаҖәй” аланы исә дәвамлы булсын, киләчәктә бүген бирегә килгән балаларның балаларын да кабул итсен, татар телебез үссен, дигән изге теләктә калабыз. 22 июльдә исә алан икенче агым балаларын кабул итәчәк.
Резедә Хәкимҗанова