Элеватор яңа уңыш кабул итәргә әзер!

2023 елның 22 июле, шимбә

11 июльдә республика һәм район вәкилләре катнашындагы комиссия Арча элеваторының әзерлеген кабул итте.

Элеватор ашлыкны яңа уңыш өлгергәч кенә кабул итә башлый иде. Әмма бу эш кышын, язын, инде менә җәй айларында да дәвам  итә. Чөнки узган ел уңыш яхшы булды, күп хуҗалыкларда складлар тулы килеш. Былтыр Арча районы хуҗалыклары 40 мең тонна ашлык тапшырган иде. Быел барысы 5 мең тонна гына ашлык кабул итеп булыр, дип әйтәләр. Дөрес, складлар бушый калса бу сан артырга мөмкин.

Ә болай яхшы әзерләнгәннәр, шактый мәйданга бетон җәелгән, яңа склад төзелгән, яңа үлчәү төзиләр, яңа җилләтү системасы куялар. Яңа тракторлар, машина һ.б. техника алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International