Закон буенча быел да пай җирләре өчен шушы арендатор түләргә бурычлы. Түләмәсә тагын суд юлларында йөрисе
Ике көн пайчылар җыелышларында булдык.
Өч Пошалым, ике Төрнәле, Алга-Көек, Тылаңгыр, Казанка, Дүртөйле (барысы 400дән артык пайчы) авылларыннан күпме кеше кем әйтмешли, вакыт уздырып, чабата туздырып йөрергә мәҗбүр. Көн тәртибендә бер мәсьәлә – инвестор дип аталган кеше белән ике арадагы килешүне өзү. Чөнки ул ышанычны акламаган, пайчыларга гына түгел, бу җирлектә яшәгән бар халыкка кул селтәгән.
Бактың исә, әлеге инвестор белән пайчылар арасында бернинди килешү дә булмаган, үткәрелмәгән җыелышны үткәрелде дип беркетмәләр төзегәннәр дә, ялган имзалар куеп чыкканнар. Пайчыларга дүрт ел буе ашлыгын биреп барганнар, ниндидер кәгазьләр турында уйлап караучы да булмаган.
Бу шулай дәвам иткән булыр иде, әмма соңгы вакытта инвесторга “Төрнәле-Пошалым“ ширкәте бөтенләй кирәк булмый башлаган. 2017 елда ул кабул иткәндә 2015 мөгезле эре терлек, 617 сыер булса, быел 1 июльгә мөгезле эре терлекләр 480 башка, сыерлар 68гә калган. Күз алдына китереп карагыз, сыер савучылар сыер савып утыра, шунда берничә ир-егет килеп кереп терлекчене читкә этәрәләр һәм сыерны җитәкләп алып чыгып китәләр. Югары Пошалым фермасында 12 генә сыер калган иде инде. Эшче көчләр иң күп булган бу авыл кешеләре хәзер Шурабашка кадәр барып эшләргә мәҗбүр.
Элеккегесен бик каты сүкмә, яңасы тагын да яманрак булуы бар, диләр. “Вамин“ны никадәр яманласалар да, аның артыннан ферма тулы терлекләр, техника калды. Ә хәзер терлекләр бетеп бара, техника юк дәрәҗәсендә. “Мастерскойның түбәсен ачып нинди станокларны алып киттеләр“, – дип ачынып сөйләделәр җыелышта. Җавап бер: инвестор барысын да сатып алып шәхси милек иткән, кулында кәгазе бар, закон аның ягында.
Быел язгы чәчү чорында басуларда тынлык иде, эшкәртеп, чәчеп тормадылар. Алай гына да түгел – узган елгы бодай белән кукурузны да җыйнап бетермәгәннәр. Ул басулар пай җирләре икән бит әле. Кече Төрнәле басуында 80 гектарлап пай җирендә кайчандыр (бәлки колхозлар заманында ук) күпьеллык үлән чәчелгән булган. Анда аяк баскан кеше юк, хәзер ул каеннар карамагында.
Ялган килешүне кул күтәреп бик ансат кына юкка чыгарып буладыр, дип уйламагыз, чөнки ул... дәүләт теркәве узган. Андый документны суд кына юкка чыгара ала. Аннан яңа арендатор эзлисе, килешүләр төзисе...
Ильяс Фәттахов