Арчада бу уку елында 500 балага исәпләнгән Габденнасыйр Курсави исемендәге күппрофильле лицей үзенең ишекләрен ачачак
Директоры Максим Ильясов белән “Мәгариф” милли проекты буенча төзелгән һәм икенче сменада укуны бетерүне күз алдында тоткан әлеге лицейга барып, аның һәр почмагын кызыксынып карап чыктык.
Арчабашта ул. Күпербашка илтүче юлдан асфальт юл нәкъ шул лицейга алып керә. Шәһәр үзәгеннән читтәрәк, әмма Күпербаш авылында, Шәрыкъ бистәсендә яшәүчеләр өчен бер дигән уңайлык. Ә Арчабаштан ерактарак яшәүчеләр өчен автобус йөреп торачак. Зур урамнан гимназия, шәһәр үзәге, хастаханә турысында тукталып, автотранспорт предприятиесе янынан китеп, педагогика көллияте һәм мәгариф идарәсе тирәсеннән үтеп балаларны мәктәпкә алып киләчәк. Маршрут автобусына утырып килгәннәр өчен шул турыда гына тукталыш павильоны бар.
– Район башкарма комитеты карары белән безнең лицейга Арчабаш, Дан, Миләшле, Яңа, Ибраһимов, Космонавтлар (75-85, 82-90нчы йортлар), ВЛКСМның 70 еллыгы (26-94, 31-105нче йортлар), Шаляпин (48-106, 51-11нче йортлар), Сибгатуллин (6-78, 9-77нче йортлар), Бәширов, Сафин, Курсави, Насыйри урамнары, Күпербаш авылы беркетелгән. Ягьни, аларда яшәүче балалар безнең лицейга укырга киләчәк. Шулай ук теләге булган һәр бала кабул ителә, – диде Максим Ильясов.
Иң мөһиме, балага уңай булсын
Гадәттә без түземсезлек белән нәрсәнедер көтәбез, көткәнебезгә ирешкәч, башка нишләргә, нәрсә булыр, дигән уйлар кереп тинтерәтә башлый. Монда да шулай. Арчага мәктәп кирәк, авыр, икешәр смена укыйлар, дип зарланыштык. Бөтен мөмкинлекләре булган, зур, иркен мәктәп төзелеп сафка баскач, күпләр икеләнеп калды. Нишләргә, янәсе. Кайда уңайлы, йөрүе җайлы, якын, балага рәхәт, әти-әнигә тыныч, шунда бирергә, әлбәттә. Монда уйлап торасы да юк. Иң мөһиме, балага уңай булсын. Ә күп функцияле лицей әлеге бөтен төр таләпләргә дә туры килә торган.
Без заманында иске генә агач бинада (хәзер анда ДОСААФ оешмасы) укыдык. Арча станциясендә икенче мәктәп төзелеп, станциядә, Питомникта яшәүче балаларны шунда күчерделәр. Арчалар да бераз яңа мәктәптә укып алдык. Анда безгә җәннәт булып тоелды. Тик йөрү проблемасы гына кыенлык тудыра иде. Ул чакта автобуслар белән мәктәп ишек төбенә кадәр китереп кую юк, маршрут автобусында кысылып кереп утыра алсаң бик яхшы. Ә хәзер барысы да балалар өчен.
Максим Ильясов мәктәп-лицей белән таныштыра башлады. Анда керү өчен һәр балага контроль-тикшерү пункты аша үтәргә кирәк.
– Арчаның башка мәктәп-ләрендә юк ул. Мәскәү программасы нигезендә эшләнгән, – дип аңлатты лицей директоры. – Бала биометрик картаны куеп үтә. Лицей территориясенә үттек. Бик зур ул. 27000 квадрат метр. Мини футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданчыгы, йөгерү юлы, тренажерлар шунда була. Әлегә биредә кызу эш өсте. “П” хәрефе рәвешендә төзелгән бик матур бинаның эчендә дә әзерлек тәмамланып бетмәгән әле. Бүлмәләргә мебельләр куялар, чистарталар, җыештыралар. Һәр яңа төзелештәге кебек инде.
Бар нәрсә өр-яңа
Пыяла тәрәзәләр артындагы чишенү бүлмәләрен үтеп ашханәне карадык. 250 урынга исәпләнгән. Ике зур зал. Иркен, якты. Актлар залы да 200 урынлык. Сәхнәсе, тамаша залы бар. Шахмат соючеләр өчен аерым почмак эшләнә. Спортзалы иркен, зур. Кызлар, егетләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләре, шулай ук душ бар. Сыйныф бүлмәләре зур, якты, иркен. Бар нәрсә өр-яңа.
– Укытучыларның барысы да беренче һәм югары категорияле. Педагог-психолог та була. Әңгәмә үткәреп үзем кабул итәм. Алар турында тулырак мәгълумат кызыксындырса, безнең контакт төркеменә һәм сайтка (https://vk.com/club221289483, https://edu.tatar.ru/arsk/org6963) кереп карарга мөмкин, – диде Максим Ильясов. – Сигез башлангыч сыйныф була. Югары сыйныфларда кабинет системасы. Икешәр математика, физика, информатика инглиз теле, татар теле, татар әдәбияты дәресләре керәчәк (татар теле кабинетлары Габдулла Тукай һәм Габденнасыйр Курсави исемнәрен йөртәчәк), берәр музыка, рәсем, тормыш куркынычсызлы нигезләре, биология, кабинетлары. Технология буенча җиһазландырылган кабинетлар була. Егетләргә һәм икесе (кулинария, тегү, чигү буенча) кызларга. Өч кабинет озынайтылган көн төркеменә билгеләнде. Өч катта да укытучылар өчен бүлмә. Информатика бүлмәсендә көчле процессорлар белән 13әр эш урыны. Һәр кабинетта укытучылар өчен ноутбуклар, интер-актив такта, интерактив панель белән экран һәм башкалар.
Мәктәпләрдән нәрсә белән аерыла
Күппрофильле лицейның мәктәпләрдән аермасы нәрсәдә? Башлангыч сыйныфларда уку шулай ук. 5-7 сыйныфарда махсус курслар керә. Бишенче сыйныфта ярты ел математика, информатика, сызым, биология, 6-7 сыйныфта ел дәвамында математика, химия дәресләре керәчәк, 8 сыйныфта укучы үзенә кирәк булачак профильле өч фәннең берсен сайлап алачак. Югары сыйныфларда укыту өч профиль буенча алып барылачак: технологик (математика, физика, информатика фәннәре күбрәк керәчәк), табигый-фәнни (математика, химия, биология фәннәре өстенлек итәчәк) һәм универсаль (математика, чит тел). Робот техникасы белән кызыксынучылар өчен дә мөмкинлекләр тудырыла. Моның өчен 12 комплект җиһаз кайтарылган.
Бүген күппро-фильле лицейга 1-8 һәм 10нчы сыйныфларга укучылар җыялар.
19 октябрьдә лицейчы көне үткәрергә бүгеннән үк әзерләнә башлаганнар. Лицейчы булуга багышлау булачак инде ул. Киләчәктә ул ел да үткәреләчәк. Шулай ук Спартакиада оештыруны традициягә кертеп җибәрүне күз алдында тоталар. Бу дәресләрдән соң вакытны үткәрүдә генә түгел, укучылар, укытучылар арасында үзара мөнәсәбәтне үстерүдә дә ярдәм итәчәк.
– Алга планыбыз – лицейда “Университет һәм инженер шимбәләре” оештыру. Бу нәрсәне аңлата? Кайсыдыр бер оешма белән элемтәгә кереп, практик дәресләрне шунда үткәрергә планлаштырабыз. Ул балаларда кызыксыну да уятачак, киләчәктә һөнәр сайлауда да этәргеч булачак, аларны төрле яктан үстерәчәк, камиләштерәчәк һәм үзләре сайлаган фән белән кызыксынуны арттырачак, – диде лицей җитәкчесе Максим Ильясов. – Лицейда балаларыгызны көтеп калабыз.
Гөлсинә Зәкиева