Сәгыйдәбану әби ялгыз түгел, күршеләре, туганнары, авылдашлары, үзе булышкан кешеләр ярдәмен тоеп, шөкер итеп яши
Юмор остасы Алмаз Хәмзинның әбисенә йөз яшь тулгач аның турында язарга журналист килә. “Йөз яшькә җитү өчен нишләргә кирәк?“ – дип сорый ул әбидән. Юбиляр аптырап калмый: “Үлмәскә кирәк!“ – дип җавап бирә.
Яңа Кенәрдә яшәүче Сәгыйдәбану Хәбибуллинага 2 гыйнварда 100 яшь тулды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
Әбине Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин да котлады: “Сәгыйдәбану апа, Илшат Габделфәртович сезне 95 яшьлек юбилеегыз белән котлаганда 100 яшьлек юбилеегызга да киләбез әле дигән иде, менә сүзендә торды бит“, – диде.
– 105 яшегезгә дә киләбез әле! – диде район башлыгы.
– Ярар, мин каршы түгел, – диде Сәгыйдәбану әби.
Мин Алмаз Хәмзинның әбисенә журналист биргән сорауны Сәгыйдәбану әбигә дә бирмәкче идем. Әмма ул сөйләгәннәрне тыңлагач әлеге сорауга җавапны тулысы белән алдым.
Сәгыйдәбану Зариф кызы 1924 елның 2 гыйнварында Кышлау авылында (хәзер Әтнә районына керә) туа. Тормыш сынаулары аны балачактан сыный. Бишенче сыйныфны тәмамлауга әнисе авырый башлый. Үзе дә бала гына булган кызга зурлар белән колхозда эшләргә дә, сукырайган әнисен, эне-сеңелләрен дә карарга туры килә. Уку турында уйларга да вакыт калмый.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 17 яшь була. Кызны Свердлов өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр, аннан кайткач окоп казырга. Анда күргәннәрен тыңлаганда тәнгә каз ите чыга.
Авылга әйләнеп кайткач почтальон, клуб мөдире булып эшли. 1942 елда Яңа Кенәр авылындагы тракторчылар әзерләү курсларында укый, 3 ел буе, сугыш беткәнче тракторда эшли. “Сугыш бетү хәбәрен басуда ишеттем, трактор өстенә менеп бастым да, яулыгымны болгап: “Сугыш беткәәән!“ дип кычкырдым“, – дип искә ала Сәгыйдәбану әби.
Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан авылдаш егет Габделхәй Хәбибуллинга кияүгә чыга. 1955 елда Яңа Кенәр авылына күченеп киләләр. Кирпеч заводында, промкомбинатта эшлиләр. 1963 елда Сәгыйдәбану балалар бакчасына эшкә керә. Аш пешерүче дә, мичкә ягучы да була. Ире Габделхәй ат җигеп эшли.
Авылдашлары алар турында бик җылы итеп сөйлиләр. Бик матур гомер итәләр, иренең әти-әнисен, авыру сеңлесен үзләренә сыендырып тәрбиялиләр. Сәгыйдәбану үзенең сукыр әнисен дә тәрбияләп яши. Соңрак 17 ел авыру ирен дә карап, 87 яшендә аны соңгы юлга озата.
Сәгыйдәбану әби гомере буе кешеләр турында кайгыртып яши, үзе турында уйларга вакыты да калмый. Озак еллар абыстай вазыйфасын башкара, күз тиеп авырган балаларны әбинең шифалы сулышы терелтә. Ул бервакытта да ярдәм сорап килгән кешене кире бормый, хәзер генә яше олы булу сәбәпле, активлыгын киметкән.
Ильяс Фәттахов