2024 елның 31 гыйнварында 18 сәгатьтән 2024 елның 1 февралендә 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү – консультация

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

31 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда 31 гыйнварда, төнлә һәм 1 февраль иртәсендә).

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Әгәр дә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, икенче полосага күчүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны  чамаларга мөмкинлек бирми. Ике араны арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.

Тормозга кискен басудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннары урамда озак вакыт булмаска һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга кирәк.

Өшүнең төп куркыныч факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, спиртлы эчемлекләр куллану, шулай ук зәгыйфьлек һәм артык арганлык. Гипотермиядән саклану өчен берничә  кат кием киегез: җылы йон оекбашлар– алар дымны сеңдерәләр, аякларны коры тоталар, җылы бияләй, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнү кирәк.

Көчле салкыннарда ерак сәфәр һәм сәяхәтләргә чыкмау яхшырак. Автомобильләрдә юл-транспорт һәлакәтләре һәм проблемалар туу куркынычы кискен арта. Шоферларга үз иминлекләрен  истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы булдырырга кирәк.

 

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез:

 

· хәмер эчемлекләре эчмәгез, урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз!

 

· балаларны ялгыз калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгез;

 

· беркайчан да начар электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

 

· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

 

Онытмагыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм үз гамәлләрен контрольдә тота алмый.

 

Бәла килеп чыга калса, Сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

"Ышаныч телефоны"  8 (843) 288-46-96.

https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5202813

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International