Тагын алгы сызыкка керде

2024 елның 3 феврале, шимбә

Алинә Латипова: “Бу юлы да исемле посылкалар җыелды. Әмма иң төп әйбер – берсе-берсе 280 мең сум торган ике квадракоптер “МАВИК 3-PRO”

Шушы араларда гуманитар ярдәм белән тагын бер машина ерак сәфәргә – махсус хәрби операция барган зонага китәчәк.

Бу хакта без волонтер Алинә Латипова белән сөйләштек.

– Әлеге квадракоптерларны разведчиклар сорады. Моңа кадәр җибәргәне төнлә күрә торган, тепловизор белән иде. Ә болары көндезгә, разведка өчен. Шуңа акча җыйдык. “Нигә Оборона министрлыгы бирми?” – диючеләр дә бар. Аларга җавап шул: “Бирә. Тик аны алуның мәшәкате бик зур һәм озакка сузылачак. Ә безнең егетләргә хәзер үк кирәк. Шуңа бөтен басымны бу проблеманы хәл итүгә юнәлттек”. Рәхмәт, ярдәм итүчеләр күп булды. Аңлыйлар һәм үз өлешләрен кертергә әзер торалар. Халыкның бердәмлегенә сокланырлык. Ә юл чыгымнарын гадәттәгечә район хакимияте түли. Җитәкчеләргә дә зур рәхмәт.

– Алинә, шәхсән сезгә кагылышлы сорау бар иде. Ирегез Азатның яраланып госпитальдә ятуы, аннан өйгә кайтуы турында ишеттек. Бу хакта бераз үзегез сөйләп китмәссезме икән? Дөрес хәбәрме бу?

– Әйе, дөрес хәбәр. Октябрь аенда яраланды. Башта Белгород шәһәрендәге госпитальдә ятты, аннан Рязаньдагы госпитальдә дәваланды. Контузия алган һәм умрау сөяге сынган иде. Госпитальдән соң яңадан позициягә китте. Алгы сызыкка керттеләр. Командиры бер кул белән син нишли аласың, дип отпускка җибәргән булган. 1 гыйнварда яңадан озаттык.

– Тагын бераз тернәкләнү үтә алгандыр бит?

– Хәрби хәрби инде. Аның канына сеңгән, тәмам бирелеп беткән. Шунда барам, дип атлыгып тора. Бер казаннан ашаган егетләрне ташлый алмыйм, алар мине көтә, ди. Тагын алгы сызыкка керде.

– Анда да шулай бездәге кебек салкыннар, бураннар микән?

– Табигать тә быел тотрыклы түгел, уйный, ди. Бер көнне 30 градуска җиткән салкыннар булса, икенче көнне орып яңгыр ява икән. Егетләргә ничек икәнлеген күз алдына китерү кыен түгел.

– Гуманитар ярдәм килә микән соң?

– Килә, ди. Алгы сызыкта булганда вакытында алуы гына кыен. Анда посылкалар керә алмый. Ашау ягыннан проблема юк, җитәрлек, китереп торалар икән. Тик гуманитар ярдәмне ташырга машиналар юк. Берсен шартлатканнар, икенчесе ватык,  төзекләндерергә кирәк. Машиналарга запас частьлар – менә шул бүген кискен проблема. Ә алар кыйммәт. Булышам, алып бирәм, дигән кешеләр булса, “УАЗ”, “Урал” машиналарына запас частьлар, көпчәкләр кирәк. Берәр “УАЗ” машинасы булса, бигрәк тә яхшы. Башка районнар җибәрә. Алар гуманитар ярдәм өчен генә түгел, сугыш кирәк-яраклары ташу, сугыш кырыннан яралыларны алып чыгу, кемнәрнеңдер тормышларын саклап калу өчен дә кирәк. Акчалата ярдәм итәргә дә мөмкин. Булышырга теләүчеләр булса, миңа (телефон номерым 89586250536), Алсу Валижановнага (исәп-хисап номеры 89655979303 (сбербанк) элемтәгә чыга ала. Һәрвакыттагыча, бердәм булыйк. Изгелегебез үзебезгә үк игелек булып кайтыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International