Киләчәк турында уйлап

2024 елның 3 феврале, шимбә

Хезмәт юлларын “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә башлап, шунда чыныгу алган, хәзер районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә төрле җаваплы урыннарда эшләүче белгечләр шактый. Алар бар да ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов мәктәбе шәкертләре, дисәк тә ялгыш булмас.

Ширкәтнең төрле уку йортларында үз стипендиатлары бар, алар  практиканы да шушы хуҗалыкта уза, укуны тәмамлагач хуҗалыкта төрле тармакларда эшләп чыныгу алалар.

– Шәйдулла Имамович безнең белән дә ныклы элемтәдә тора, – ди Үрнәктәге агрокөллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев. – Бу як зонадан укучылар күп. Алар авыл хуҗалыгына кирәкле һөнәрләр үзләштерә. Узган уку елында менә дигән дүрт егет укуны тәмамлап кайтып китте.

Сер түгел, бүген күп тармакларда кадрлар кытлыгы зур проблемага әйләнеп бара. Хуҗалык җитәкчеләренең тагын ун елдан нәрсә булыр, дип борчылып сөйләшкәннәрен ишетергә туры килә. Мәк-тәпләрдә агросыйныфлар ачылу да шушы проблеманы хәл итү юнәлешендә мөһим адым булып тора.

– Районның тугыз мәктәбендә агросыйныфлар ачылды инде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Агросыйныфларның төрле юнәлештә булуы да мөһим. “Кырлай“ ширкәте Үрнәктәге лицей белән яшелчәчелек юнәлешендә килешү төзеде, чөнки хуҗалык яшелчәчелек белән дә ныклап шөгыльләнә.

Әлеге  вакыйганы  тантанада катнашучылар бик тә кирәкле, мөһим яңалык дип атадылар.

Курса-Почмак мәктәбендә агросыйныф ачылган иде инде. Дүрт яклы килешү төзелү аның эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итүне максат итеп куя. Казан дәүләт аграр университетының һөнәри юнәлеш бирү эше һәм югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Фасахова әйтүенчә, университет агросәнәгать комплексын үстерү бурычлары нигезендә агросыйныфны укыту программалары белән тәэмин итәчәк. Агросыйныфны  уңышлы тәмамлаучыларны район юлламасы буенча укырга кабул итәчәк. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте  җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов хуҗалыкны кирәкле белгечләр белән тәэмин итү өчен килешүнең бу өлешен аеруча мөһим, диде. Дөрес, укучыларга мондый бәхеткә ирешү өчен тырышып укырга кирәк булачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, мәктәп директоры Нурзилә Сабирҗанова үз чыгышларында мондый хезмәттәшлекнең нәтиҗәләре куанычлы булыр, дигән өмет белдерделәр.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International