Бүгенге яшьләр турында ниләр генә сөйләсәләр дә, кирәк вакытта утка да керә алар
“Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә рәт калмагач ир-егетләрнең районның төрле почмакларына таралып трактор-комбайннарда менә дигән итеп эшләп йөрүләрен язган бар иде инде.
23 гыйнвар кичендә Күлтәстә булган вакыйга пошалымнарның тырыш, эшчән булуларын гына түгел, кыю, батыр кешеләр икәнлеген дә күрсәтте.
Урта Пошалымнан Раил Ибниев, Түбән Пошалымнан Адель Бариев, Югары Пошалымнан Илнур Әһлиев Күлтәстәге хуҗалыкта тракторда эшлиләр. Ул көнне гаражда тракторларын ремонтлыйлар. Эш вакыты тәмамлангач авылларына кайтырга җыеналар. Шунда җитәкчеләре янәшәдәге складка юл ачуда ярдәм итүләрен сорый, чөнки анда кукуруз кайтарып бушатырга тиеш булалар. Карны бульдозер чистарта, кар күп, көрәк белән көрәргә дә җитә.
– Башта кайтып китәргә дә уйлаган идек, – диләр Раил белән Адель. – Булышмыйча да булмый. Шулай эшли генә башлаган идек, кинәт гараждан төтен чыга башлады, тиз генә шунда ташландык. Без ишекне ачканда гараж эче төтен белән тулган иде инде.
– Курыкмадыгызмы?
– Карап торып яндырып булмый бит инде. Үзебез эшли торган тракторлар бит анда. Аннан, хуҗалык җитәкчесе акчасын вакытында түли, бу тирәдә кешене эшле итә торган бердәнбер хуҗалык.
Шунда колхоз заманнары күз алдына килде. Колхоз байлыгы халык байлыгы дип исәпләнә иде бит, аны саклау өчен утка да, суга да керергә әзер булучылар бар иде. Шулай тәрбияләделәр. Колхоз байлыгын саклап калучыларга медаль бирү очраклары да булды.
Хәлиткеч минутларда бу егетләрнең башларына нинди уйлар килгәндер, ул арада әлләниләр уйларлык та булмагандыр. Алар карап та тормый, китеп тә бармый – төтенгә тончыга-тончыга өч тракторны алып чыгарга өлгерә. Трактор бәяләре хәзер миллионнар белән исәпләнә.
Раил һәм Адель белән очрашып сөйләштем. Алар бу вакыйганы гадәти хәл кебек итеп сөйлиләр, без бүтәнчә булдыра алмый идек, диләр.
Пошалымнар турында сүз чыккач, андагы “инвестор“ны да искә алмый ярамас. Халыкны ярык тагарак янында калдыруы гына җитмәгән, инде пай җирләре өчен дә түләмәскә җыена икән. Без бу темага газетабызның киләсе санында тулырак язачакбыз әле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе пай җирләренә кемнең күпме түләве турында мәгълүматлар әзерли. Килешү була торып та тиешенчә түләмәүчеләргә нинди җаваплылык каралганлыгы турында юристлар аңлатмасын да әзерлибез.
Әлеге вакыйга Күлтәс авылында янгын чыга калганда су алу урыны булмавын да күрсәтте. Янгын гидранты булдыру 2024 елда да каралмаган, 2025 елның үзара салым акчасын тоту планына кертергә мөмкиннәр...
Ильяс Фәттахов