Төлкеләр дә шәһәрләшә...

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Ул көлтә койрык, нәфис  гәүдә, көяз-көяз басып атлаулары!

Төшке ашны ашарга гына утырган идем, телефон шалтырады. Таныш аучы икән, өйдә нишләп утырасың, әнә сәнгать мәктәбе бакчасында төлкеләр йөри, ди. “Мылтыгыңны алып килергә онытма?“ – дип тә өстәде.

Мылтык дигәне – фотоаппарат инде, соңгы елларда мин фотоауга гына йөрим. Иң яхшы “корал“ инде ул. Җәнлек һәм кошлар да исән, “трофейлар“ – менә дигән фоторәсемнәр. Шулар белән тулы альбомым бар, буш вакытларда үзем дә рәхәтләнеп карап утырам, кунак-мазар килгәндә дә шул альбомны күрсәтеп мактанып та алам.

Мин заманында төлкеләр артыннан күп йөрдем. Әкиятләрдә хәйләкәрлеге белән дан тоткан бу җәнлекне аулау зур осталык сорый иде. Озын койрыклар ул елларда хәзерге кебек авыл, хәтта шәһәр урамнарында көпә-көндез күкрәк киереп йөрмиләр иде.

Фотоаппаратны күтәреп урам буйлап атлыйм. Базарлар каршындагы почмакта бер матур эт бөгәрләнеп ял итеп ята. Соңгы елларда иясез этләр азайды, азайту җаен таптылар булса кирәк. Әнә машина юлыннан бер песи атлый, аның да кар ерып йөрисе килми, күрәсең.

Ә төлкеләр күренми, аларның хәзер “туй“ чоры, башлары әйләнеп ялгыш шәһәргә килеп кергәннәрдер дә, аңышкач чыгып тайганнардыр инде. Шулай була күрсен, чөнки мәктәпләр тирәсендә кыргый җәнлек йөрү бер дә яраган эш түгел инде.

Каршыга очраган ата-аналар да котырган була күрмәсеннәр, балалар өчен куркабыз, диләр. Телефоннан да шалтыратып торалар.

Сәнгать мәктәбе, 3нче мәктәп, педагогия көллиятенең гомуми торак тирәләрен әйләндем. Эзләре бар, үзләре юк. Инде кайтып китим генә дигәндә бер кар түмгәге артында нәрсәдер кыймылдаган кебек булды... һәм сөйкемле, матур бер төлке пәйда булды. Миңа таба килә дә, килә бу. Җәнлек аучыга чаба дигән мәкаль дә бар бит. Бер ун метрлап якынайгач миңа арты белән утырды бу, руслар әйтмешли, ноль внимания! Телефоннан сөйләшкәнгә дә исе китми. Бактың исә, ул карап яткан яктан  иптәше – төлкебикә килә икән. Бөтен игътибары шунда. Ә мин фотога төшерүемне беләм.

Урамга чыксам, күпме халык җыелган – бар да телефонга төшерәләр. Мәктәп тәрәзәләренә күз салсам, аларда балалар йөзләре. Моның кадәр фотосессиягә эләккән башка төлкеләр тагын бармы икән?

– Бер дә котырганга охшамаган, ялтырап тора болар! – ди бер ир заты.

Монда нәрсә калган инде аларга? – дип сүзгә кушыла бер хатын-кыз. – Урман, кырларында урын беткәнмени?

– Басуда кар ерып йөрергә алар дурак түгел! – дип әңгәмәгә кушыла тагын берәү. – Кар астыннан нәрсә табасың? Аларны да шәһәр тарта, урамнарны азмы-күпме көрәп торалар. Әнә каршыда ресторан.

Юморга бай безнең халык. “Каршыдагы теге бина янына килмәгән бит алар, мәктәпләр тирәсен үз иткән, балаларны укытып булмасмы дип йөрүләредер әле“, – дип шаярта тагын берәү.

Шаяру шаяру белән, төлкеләр турындагы хәбәрләр социаль чел-тәрләрдә дә яшен тизлеге белән таралды. Мәктәпләр тирәсендә балаларын каршы алырга килгән ата-аналар белән тулы иде.

Кичке якта бу тирәләрне тагын әйләндем. Бер-ике ир заты (техник хезмәткәрләр булса кирәк) көрәк болгап төлкеләрне куып йөри иде. Ә аларга бу уен охшап киткәнгә охшый иде...

Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов төлкеләрне тотуда ярдәм сорап җаваплылыгы чикләнгән “Зооцентр“ ширкәтенә мөрәҗәгать иткән. Аннан килгән җавапта: “Кыргый хайваннарны тоту безнең хезмәт вазыйфаларына керми“, – диелгән.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов:

– Кыргый җәнлекләрнең торак пунктларга керүләре булгалый. Кыргый җәнлекләр һәм кошлар закон белән саклана. Торак пунктларда корал куллану тыела. Аучылык биләмәләрендә төлкеләрне аулау өчен махсус рөхсәт кирәк.

Аннан төлкеләргә ашарга бирергә ярамый, алар азыкны үзләре таба, ияләндермәгез.

Кыргый җәнлекләрне законсыз аулаган өчен җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International