Рәхмәт сезгә, юлларны кардан чистартучылар!

2024 елның 16 феврале, җомга

Россия зур, әмма инде кар куярга урын юк, дип көлешә халык. Шулай бер көн безнең Большая урамында (чиркәү арты) зур бульдозер каршыма килә: карны эттереп 1-2 метр бара да, чүмече белән карны читкә алып куя, тагын 1-2 метр бара да... Шунсыз булмый. Чистартылган юл булса да, кар күп. Ярый ла, читкә алып куярга урын булса! Ә булмаса? Кемнең үз янына кар өемен куйдыртасы килсен?! Танып алдым, руль артында – “Жилкомбытсервис“ ширкәте механизаторы Рафаэль Зиннәтов. Алдагы көнне генә “Җилкомбытсервис” ширкәте (җитәкчесе Альберт Хәкимов) механизаторлары белән сөйләшкән идек.

Сүзем нәкъ менә механизаторлар хезмәте турында. Башта Арча станциясенә төштек. Элеккеге чүәк фабрикасы артындагы Төзүчеләр урамында ике механизатор Камил Зиннәтов белән Илназ Сабиров кар эттерә иде. Зур автогрейдерда эшләүче Камил Зиннәтов елмаеп каршы алды. Кәефе әйбәт.

“Жилкобытсервис» ширкәтенең автогрейдерда эшләүче Камил Зиннәтов:

– 20 ел техникада эшлим. Кышын урамнарны, юлларны кардан чистартабыз, язын канаулар казыйбыз, су басуларны булдырмас өчен карларны эттерәбез, машиналарга төйибез. җәен тагын юл эшендә. Төнлә эшләмибез. Болай да иртүк сәгать 4тә торып, кичке караңгыга кадәр эшлибез. Кичке сәгать 6да, 7дә, 8дә була”.

19 гыйнварда, җомга көн, бик каты буран булды. Кар үз йорты белән яшәүчеләрнең өй түбәсенә кадәр менеп җитте, ишекләрне, капкаларны каплады. Икенче көнне тәрәзәдән чыктык, дип сөйләделәр. Иң кыены юлларны, мәйданчыкларны кардан арчучы механизаторларга эләкте. Әле һаман да өстән кар явып тора.

Янәшәдә МТЗ (Беларус) тракторында механизатор Илназ Сабиров кар эттерә.  Балтач егете. Хәзер Арчада яши.

МТЗ (Беларус) тракторында эшләүче механизатор Илназ Сабиров:

 Бураннан соң иң беренче эшне Арчаның автобус йөри торган үзәк урамыннан башладык. Хастаханә янын, гомумән,  иң башта халыкка аерата кирәк урыннарны кардан арчыйбыз. Безнең эштә иң кыены, мөгаен, халык белән эшләүдер. Урамнарны чистартканда безнең янга кар өймәгез дип кычкыралар. Килеп тәрәзәне шакыйлар. Ямьсез итеп акыручылар да бар. Югыйсә, алар өчен урамны кардан чистартабыз! Аларга җайлы булсын өчен!

Егетләргә эшләрендә уңышлар теләп, станциядән Арчага мендек. Ике трактор мәш килеп, үзәктәге Сызгановлар урамында “Казан арты” тарихи-этнографик музей, Укучылар сарае тирәсен кардан чистарталар иде. Кар төяп, “КамАЗ” машинасы китеп баруга “Амкадор” да эшләүче янына килдек. “Рафаэль Зиннәтов булам, – дип таныштырды ул үзе белән. – Гөберчәктән”. Арча станциясендә без сөйләшкән Камил Зиннәтовның абыйсы ул.

“Амкадор” да эшләүче Рафаэль Зиннәтов:

 23 ел эшлим. Бу трактор өченчесе. Быелгы кыш, билгеле инде, кар-бураны белән истә калачак. 19 гыйнварда җомга көнге буран бигрәк тә каты булды. Иң кыены котырган буранда эшләве һәм ахырдан таңнан торып, караңгагы кадәр кар-буран галәмәтләрен чистарту. Авыр, арылды....

Механизаторларга көрәк белән булышып торучылар да бар. Шуларның берсе  Наил: "Мин бу буранга сөендем. Ул миңа балачакны хәтерләтте. Безнең балачакта шундый кар-бураннар була иде", - диде.

Төягечтә эшләүче Айрат Бәйрәмов:

 Бөтен җирдә кар. Кайтып кергән дә юк. Ничә ел техникада эшләп, мондый буранны күргән юк иде. Армиядән кайтканнан бирле, 1994 елдан техникада. Шурабаш мәктәбендә механизаторлыкка да укыттылар. Оешмабыз “Жилкомбытсервис“, хуҗаларыбыз да бик әйбәт. Хәзер машина күп. Иртән иртүк һәм кичен генә түгел, көндез дә эшлибез. Зур техникалар белән машина юлларында эшләве кыен. Юл бирәбез, дип тормыйлар. Теләсә каян килеп керәләр. Җәяүлеләр дә шундый. Сак булырга кирәк. Безнең күреп тә бетермәвебез бар.

...Юлларда тыз-быз машиналар йөреп тора. Машиналарны, кешеләрне бәрдермичә, асфальт юлны, юл кырыендагы бордюрларны, коймаларны ватмыйча зур техникалар белән эшләргә кирәк. Таңнан торып кичке караңгыга кадәр. Шуның өстенә, безнең янга кар өймәгез, дип кычкырып торалар. Эшләре җиңел түгел. Без юлларны кардан чистартучы механизаторларга, шоферларга исәнлек-саулык, көч һәм сабырлыклар телибез! Аларны сүгәргә генә түгел, эшләрен күрә дә һәм рәхмәт тә әйтә белергә кирәк!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International