Иске Кишет авылында яшәүче Нургали абый белән ул үткән юлларны барлап рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык
Әле яңа гына 95 яшен тутырган кешенең күргәннәре, башыннан кичергәннәре калын бер китап язарлык.
– Без алты бала үстек, – ди ул. – Мари Илендәге апага 97 яшь, шалтыратып хәлне белеп тора. “Сез миннән яшьрәк, сез шалтыратырга тиеш“, – дип шелтәләп тә ала.
Сугыш башлангач әтине фронтка алдылар, 1942 елда хәбәрсез югалды, дигән хат алдык. 12 яшьтән көтү көттем. Бераздан ФЗОга укырга җибәрделәр. 1944 елда Казандагы дары заводында эшли башладык. 1950 елдан армиядә. Дүрт ел диңгез пехотасында хезмәт иттем. Бик авыр чорлар булды, ашарга юк, займга языласы, ит, сөт һ.б. салымнар үзәккә үтте, киптерелгән бәрәңгегә кадәр тапшырырга кирәк иде. Үзебез язга чыгуга басудан черек бәрәңге җыеп ашыйбыз...
Армиядән кайткач “сложная молотилка“ дип аталган машина белән ашлык суктырырга куйдылар. Аны трактор әйләндерә иде. Кемдер басудан ат белән көлтә ташый, кемдер көлтә биреп тора, кемдер суктырылган саламны эскерткә илтә. Мин ашлыкны алып торам. Кыш көне бит, көлтәләр каткан, ашлык бозлы. Аны ат белән Яңа Мәңгәргә илтәбез. Кызларны утыртып алып барам, алып кайтам. Алар мичкә ягарга суктырылган саламны алып кайта.
– Сезгә якын гына урман да бар бит. Ботак булса да алып кайтып булмадымы?
– Лесник урманга керсәгез атам, әнә кар ягыгыз, – диде.
– Шул кызларның берәрсен эләктереп калгансыңдыр инде, – дим.
– Юк, алар төрлесе төрле якка таралышып беттеләр.
– Кемгә өйләндең соң?
– Яңа Кырлайда бик әйбәт кыз бар, дип мактадылар. Яңа Кишетнең Фахирә апа белән шунда киттек. Шунда таныштык, Фахирә апа белән булачак бабай тышка чыгып сөйләштеләр, без Тәхлилә белән сөйләшеп утырдык. 1958 елда өйләнештек. Тәхлилә яшьтән үги әни белән үскән, авырлыкларны күп күргән. Өйдә кеше күп, бер землянка шикелле мунча бар иде, шунда башка чыктык. Кышын ягарга юк, җылы тормый, өч балабыз чирләп үлде. Аннан менә шушы өйне салып чыктык, дүртенче бала озын гомерле булсын, дип Тимерхак дип исем куштык. Шөкер, дүрт балабыз исән-сау үсте. Тәхлилә генә бик иртә авырып үлеп китте. Ярый әле, Надия кызыбыз гаиләсе белән авылда яши.
Надия әзерләгән тәмле чәй өстәле артында әңгәмәне дәвам иттек.
Бактың исә, район данын югары тотучы көрәш батыры Альберт Ситдыйков Надия белән Рүзәл Ситдыйковларның улы, Нургали абыйның оныгы икән! Тагын бер уллары Ислам быел район Сабантуенда үз авырлыгында батыр калган!
– Мин 39 яшемдә урман кискәндә аякны сындырып Олы Әтнәдә хастаханәдә яттым, – ди Нургали абый, хатирәләрне дәвам итеп. –Тәхлилә Тимерхакны кабык арбага салып, Иске Кишеттән Әтнәгә кадәр арба тартып хәл белергә килә иде. Иртән 8гә кадәр кире кайтып колхоз эшенә дә өлгерә иде.
Нургали абый 1950 елда беренче тапкыр халыкка бозлы ашлык биргәннәрен дә искә алды. Ач тамакны ялгарга ул да ярап торган...
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина Нургали абыйга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырып, тәбрикләп киткән. Аңа бик шатланган ветеран.
Ильяс Фәттахов