“Игенче“ ширкәте басуларында йөрү – үзе бер хозурлык
Баш агроном Марат Вахитов яңа гына Казанда узган “Агроволга“ халыкара агросәнәгать күргәзмәсеннән кайтып төште. “Ничек, күргәзмә ошадымы?“ – дигән сорау белән, әңгәмәне башлап җибәрдек.
– Ничек кенә әле! – диде ул. – Карарлык та, өйрәнерлек тә әйберләр күп иде. Агроном буларак, аеруча яңа сортларга, яңа технологияләргә игътибар иттем. Без үзебезнең хуҗалыкта 18 төрле культура игәбез. Бәяләре югары, сорау булган культураларга игътибарны арттырдык, ашлыкка бәя төшә бара бит. Сыныйбыз, ялгышабыз, аларны төзәтеп алга барабыз. Сояны быел 300 гектарда чәчтек. Күргәзмәдә белгечләр аның аксымын арттыру юллары турында бик файдалы киңәшләр бирделәр. Шулай өйрәнә-өйрәнә көнбагыш мәйданнарын арттырдык, ногыт, ясмык, җитен, тары игәргә өйрәнеп беттек.
“Игенче“ ширкәте районда иң зур хуҗалык. “Хуҗалык үзәгеннән (Наласадан) иң ерак басуга – 35, ә бер чигеннән икенчесенә кадәр – 70 километр, – ди ул. – Кыр эшләре вакытында кайтып кергән юк инде“.
Маратның әтисе Мирзаян абый да легендар шәхес иде, озак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Аңа кадәр сорт сынау участогы мөдире була.
– Мин 1988 елда колхоз стипендиаты булып авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем, – ди Марат Вахитов. – Практиканы сорт сынау участогында үтә идем. Әтидән күп нәрсәгә өйрәндем, туган якка, җиргә мәхәббәт геннар буенча күчкәндер инде.
Марат Вахитов Татарстан Республикасының атказанган агрономы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, республиканың “За доблестный труд“ медале иясе.
– Быелгы ел игеннәр өчен уңай килә кебек, – дим.
– Моңарчы игеннәрнең торышы әйбәт иде, – диде ул. – Әмма мондый эсселекнең бөртекләр тулу вакытына туры килүе сагайта, аларның куырылу ихтималы зур.
– Яфрактан тукландыруның файдасы булмасмы?
– Мин хәзерге вакытта аны куллануны сусаганда авызга печенье тутыру белән чагыштырам. Башкалар ничек уйлыйдыр тагын. Иң яхшысы – яңгырлар инде, алар озакка юкка чыкмасын, дип телик.
Ильяс Фәттахов