Бер гасырлык гомер юлы узган

2024 елның 26 июле, җомга

Арчада яшәүче Хәялова Гөлирам Шакир кызына 100 яшь тулды

Бер гасыр гомер кичерүче тере тарих булган әбине бәйрәме белән котларга килүчеләр күп булды.

Гөлирам әби мине күптәнге танышы кебек каршы алды. Якын итеп күрешеп, хәлләрне сорашкач, Коръән сүрәләре укып, яман күзләрнең карашын юкка чыгару өчен дип үземне “өшкереп” тә алды.

Гөлирам әбинең йорты берничә көн инде кунаклардан өзелми. Туган көне белән котларга килгән район башлыгы Илшат Нуриевның аягы җиңел булган. “Район башлыгы бөтен мәшәкатьләрен калдырып мине котларга дип килгән. “100 яшьлек, камил акыллы, хәтере әйбәт, сөйләшә ала торган әбине күрәсем килде”, – диде”, – ди әбекәй. Икенче көнне лаеклы ялга чыкканчы бергә эшләгән хезмәттәшләре килгән. Аларны күрүенә дә куанып бетә алмый.

Гөлирам әбине күргәч тә, әңгәмә барышында да үзем дә сокланып, “Сөбханаллаһ, машаллаһ” дип кенә утырдым. Аның кебек Аллаһы Тәгаләнең бер гасырлык гомер дигән бүләгенә ия булган, колагы ишетә, күзе күрә торган, зиһене балачагыннан алып бүгенге көнгә кадәрге вакыйгаларны сеңдереп баручы, күп кайгы-хәсрәтләр күрсә дә, нык булып кала алганнар республика буйлап та бармак белән генә санарлыктыр.

Их, 4 елга якын элек егылып аягын авырттырмаган булса, бүген дә кыштыр-мыштыр үз эшен үзе башкарып, бакчаларга чыгып йөрер иде бит ул... Аягына операция ясасалар да, башка үз аякларына басып йөрү насыйп булмый шул, дүрт елга якын утырып, я ятып кына торырга мәҗбүр. Ярый әле ярдәмчеләре–караучылары бар. Рәхмәт яусын хөкүмәтнең ташламавына.

Өлкән буын райондашларыбыз аны яхшы хәтерлидер: 9 ел станциядәге вокзал каршында “Универсам” кибетендә (күптән сүтелгән инде ул кибет), аннары райпо кибетләренең балык, балалар товарлары, тукымалар, галантерея кибетләрендә эшләгән ул.

Ә күргәннәре... Китап язарлык.

Гөлирам Хәялова Апас районының Татар Ябалагы авылы кызы. Шунда туа, шунда үсә, шунда тормышка чыга. Әйтергә генә ансат, туганнан тормыш корганчы никадәр авырлык күрергә туры килә әле аңа. “Мин гаиләдә икенче бала булып туганмын. Бөек Ватан сугышы башлангач 42 яшьлек әтием ике улы – минем бертуганнарым, үзенең тагын 4 туганы белән сугышка китте дә, шул китүдән кайтмадылар... Без өйдә әни, өч сеңлем, ике энем белән калдык. Беркөнне мине дә күрше-тирә авылдагы кызлар белән сугышка каралырга дип алып киттеләр. Барлыгы өч авылдан 39 кыз барган идек, шулар арасында берүзем сугышка яраклы булып чыктым. Кызлар кайсы авыртам, кайсы ничек дип төрле сәбәп тапканнар икән, ә мин хәйләли белми идем. Шулай итеп мине алып калдылар да, үзебездән сигез чак-рымлы авылга алып киттеләр. Өйрәтүләргә. Тик озак өйрәнергә туры килмәде, авыл Советы кире кайтарды үземне һәм салым җыючы булып эшләр өчен курсларга җибәрде. 3 авылның салымын җыеп 7 ел эшләдем. Ул авылның берсе бездән 6 чакрым ераклыкта, шуның 4 чакрымын кара урман аша чыгасы. Урман тулы әсирләр урман кисә. Шөкер, мине Аллаһы Тәгалә гел саклап йөртте, беркем тимәде. Әни авылда сөт җыя иде. Сыер сөте белән бергә сарык сөтенең дә планы бар. Ә ул тулмый. Сарыкның бәтие имгәч сөте калмый да. Сарык сөтенең планы тулмаганга, көннәрдән беркөнне әнине төрмәгә яптылар”.

Ә төрмәдән чыгару өчен йөрүләрен сөйләгәндә күздән яшьләр килде. Гел әнисен аклар өчен Казанга чабулары эзсез калмый – кызны эшеннән чыгаралар. Һич белмәгән чит кешеләр ярдәме белән, адвокатка акчаны әни чыккач бирәм дигән ялганнар белән әнисен төрмәдән чыгаруга ирешә ул. Сугыш еллары бу гаиләгә тагын авыр югалтулар алып килә: өйдәге ике кечкенә малай авырып бер-бер артлы вафат була. Авырлыклардан соң җиңеллеге дә килә: Гөлирам апа сугыштан яраланып кайткан авылдашы Шәһәретдин белән гаилә корып яши башлыйлар. Ире җаваплы урыннарда эшләгәнлектән, гаиләгә гел күченеп йөрергә туры килә: башта Кайбычта, аннан Минзәләдә яши алар һәм Арчада төпләнеп калалар. Гаиләнең олы куанычы, шатлыгы булып уллары Альберт үсә.

Тик кайгы-хәсрәт гел сагалап кына йөри. Шәһәретдинен югалтканына 40 ел булса, улы әнисен 50 яше тулганчы ук мәңгелеккә калдырып китә. “Альбертыма быел 75 яшь тулган булыр иде. Вафатына 27 ел инде, – дип уфтана ана. – Улым гаилә корган иде, хатыны марҗа булды, уртак тел табып яши алмадылар. Кызлары туды. Әтисе үлгәннән бирле ул баланың күренгәне юк. Үзем дә сигез бертуганым арасыннан ялгызым калдым инде. Сеңелләремнең балалары кайткалый, тик алар да еракларда яши шул“.

Әнисе 87 яшькә кадәр яшәгән аның. Кыз бала әнигә ошый дисәләр дә, Гөлирам әбине Аллаһы Тәгалә тагын да озын гомер белән бүләкләгән. “Озын гомерле булуымның сере – кеше рәхмәтен алып, кешегә игелек эшләп, юк-барга “пырламыйча” кешеләр белән дус яшәүдәдер дип уйлыйм”, – ди тормышны яратып яшәүче нурлы йөзле әбекәй.   

“И, балам, минем хәлемне белергә килгәнең, күңелемдәгене ялыкмыйча тыңлап утыруың өчен нинди генә рәхмәтләр әйтим. Хуҗаларыңа да, сине җибәргәннәре, минем турыда яздырырга уйлаганнары өчен рәхмәтләремне җиткер”, – дип хәер-догада озатып калды ул. 

 

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International