Ил мактарлык үрнәк бул!

2024 елның 26 июле, җомга

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре белән контракт төзүчеләргә түләүне арттырдылар

Бер тапкыр бирелә торган түләү миллион ярымга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә әйтте.

“Алгы сызыктагы хәрбиләр үз гаиләләре  өчен тыныч булырга тиешләр, һәм бу безнең бурыч”, – диде Рәис. Контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акча 500 мең сумга кадәр арттырыла. Бу акчаны алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк.

Арча районыннан махсус хәрби операция зонасында 300ләп кеше хезмәт итә. Район башлыгы Илшат Нуриев хәрбиләрнең, гаиләләренең хәлләрен белеп тора. Үзе дә гуманитар ярдәм белән махсус хәрби зонага барып кайтты. Әле менә яңа гына ялга кайткан  Арчадан Айрат Хәйдәров белән очрашты. Хәлләрен сорашып, намуслы хезмәт иткәне өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Контрактчыларга түләү шартлары турында без район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов белән дә сөйләштек.

– Махсус хәрби операция зонасына алынучыларга түләү шартлары үзгәреп тора, – дип сөйләде Ренат Мансурович. – Моңарчы республикадан бер тапкыр бирелә торган түләү 505 мең сум иде. Ә хәзер шуңа 500 мең сумны өстәгәч, ул сумма 1 млн 5000 сумга җитте. Һәм тагын шуңа Россия Федерациясе Оборона министрлыгы 195 мең сум өсти. Барысы бер тапкыр түләнә торган акча 1200000 сум тәшкил итә. Моннан тыш контракт төзеп, хәрби зонага киткәндә кием, букча һәм башка кирәк-яракларны алу өчен 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр акча каралган. Ай саен бирелә торган хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләребез белән горурланабыз, командирларыннан Рәхмәт хатлары килеп тора. 

 Алар игътибар үзәгендә. Гаиләләрендә булабыз. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр белән ялга кайткач очрашабыз. Июнь-июль айларында Төбәк Чокырча авылыннан Дмитрий Кәримов, Рамил Гатауллин, Яңа Чүриледән Алексей Савельев белән очраштык. Барысы да армия хезмәте үткән. Хәрби хезмәтнең ни икәнен беләләр. Уен эш түгел. Шуңа да: “Һәрнәрсәне баш белән уйлап эшләргә кирәк”, – диләр. Мобилизация башлануга, 2022 елның сентябреннән махсус хәрби операция зонасында. Алар туган ил язмышына битараф түгелләр, ул йөрәктә... Ялга кайткач, анда калган иптәшләрен сагына башлыйлар...

Иптәшләр... Хәрби хезмәттә иптәшлекнең, әти-әнинең, туганнарның, туган якның, туган илнең ни икәнен ныграк төшенәсең, кадерен беләсең, диләр. Районда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны “Сугышчан туганлык” оешмасы берләштерә. Оешманы запастагы  подполковник Сергей Баһаветдинов җитәкли. Менә әле яңа гына 1 июльдә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көнен билгеләп үттеләр. Безнең район ветераннары да Арча үзәгендәге һәйкәл янына җыелдылар. Күрештеләр, үзара хәлләр сораштылар, сөйләшеп тордылар, 1 минутлык тынлык белән иптәшләрен искә алдылар. Ветераннар зиратларга барып, бакыйлыкка күчкән иптәшләре каберләрендә булдылар.

Районда гуманитар ярдәмне озатып торалар. Үзе дә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан (Әфганстан) Илнур Яруллин Корбан гаете уңаеннан тупланган ит ризыкларын, тиз һәм тәмле итеп пешерә торган 20 әфган казанын, “УАЗ” машинасын бер төркем егетләр белән махсус хәрби операция зонасына илтеп кайттылар.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International