Гөмбә белән агулана күрмәгез

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе терапевты, эндокринологы Индира Урманова.

– Яңгырлар явып, гөмбәләр үсеп тора. Гөмбәчеләр яңгыр яуса сөенә. Уңышны җыеп, тозлап, маринадлап торалар. Гөмбәсе дә гөмбәсе, тәмле дә соң! Әмма агулану хәтәрлеге дә бар. Индира Зөфәровна, быел районда агулану очраклары булдымы?

– Җәй кояшы, җылылыгы, яллары, бигрәк тә балалар өчен каникуллары белән рәхәт вакыт. Берәүнең дә шундый матур вакытта инфекция эләктереп, агуланып, авыртып ятасы килми. Әмма җәен ботулизм, стафилококк һәм башка шундый бактерия токсиннары белән агулану очраклары булып тора. Ризыктагы аз күләмдәге бактерияләр, алардагы токсиннар кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерергә һәм хәтта кайбер очраклар үлем белән тәмамланырга мөмкин.  Районда гөмбәләр белән агулану очраклары теркәлмәгән. Ә менә республикада 2024 елда 22 кеше гөмбә белән агуланган.

 Узган ел белән чагыштырганда бу сан ике тапкырга артыграк. Быел Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да күпләп ботулизм белән агулану очраклары күзәтелде.

– Гөмбәләр белән агуланмас өчен киңәшләрегез.

– Гөмбә җыйганда бер нәрсәне истә тотарга кирәк: нинди гөмбә икәнлегенә шикләнәсең икән – алма. Үзең белгән гөмбәне генә җый. Автотрассалар, тимер юл, чүплекләр, складлар һәм башка техник корылмалар яныннан гөмбә җыймаска. Чөнки гөмбәләр губка кебек зыянлы матдәләрне сеңдерүчән. Җыйган гөмбәләрне озакка сузмыйча дөрес итеп эшкәртә дә белергә кирәк. Башта җентекләп сортларга аер, аннан чүбеннән чистартып, яхшылап юу һәм тиешенчә кайнатып ал. Чисталык-пөхтәлек, гигиена таләпләрен дә үтәргә кирәк. Яхшылап кулларны юарга, гөмбәләрне эшкәртү өчен аерым пычак, такта тотарга киңәш ителә. Гөмбәләрне эшкәртеп суыткычка, туңдыргычка куярга яки киптерергә кирәк.

– Гөмбәне өйдә калай капкач белән ябарга ярамый, бары тик пластмасса капкач беләп капларга дигән таләпкә ни дисез?

– Гөмбәле банканы калай капкач белән ябарга була. Әмма бу ботулизм куркынычы тудыра. Начар эшкәрткән очракта ботулизм кислородсыз мохиттә үрчи.

– Ботулизм белән агулануның билгеләре нинди?

– Тәндә, мускулларда хәлсезлек барлыкка килә, авыз эче кибә, күз күреме начарлана, әйберләр ике булып күренә башлый. Моннан тыш тамакта бер төрле авырлык барлыкка килә, күз карасы зурая, йөз чалымнары битарафлана, сулыш өстән-өстән генә алына. Бу билгеләр барлыкка килүгә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Кибетләрдә, базарларда гөмбә саталар. Сатып алганда нинди таләпләрне истә тотарга кирәк?

– Гөмбәләрне сатып алганда куллану срогына игътибар итәргә һәм ышанычлы сату нокталарыннан гына алырга.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International