Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) Мамадышка эшлекле сәяхәт оештырды
Мәктәп һәм бакчаларның башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, ветераннар – тулы бер зур автобус – Мамадышка бардылар.
Безне дә дәштеләр. Кайберәүләр кебек, нәрсә калган анда, димәдек, без дә сәяхәтчеләргә кушылдык. Ярый әле барганбыз, дип, Мамадыш турында күп нәрсә белеп, бик канәгать булып кайттык.
Мамадыш шәһәре яныннан Нократ елгасы ага. Аның ярларын заманча итеп төзекләндергәннәр, ял итү урынына әйләндергәннәр. Шәһәрне автобус тәрәзәсеннән карый-карый, гидны тыңлый-тыңлый үзәк Совет урамына килеп туктадык. Шәһәр эченнән автобуста барганда ук күп мәгълумат туплаган идек инде. Мамадышта ит эшкәртү предприятиесе, минераль сулар һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүче ширкәт, кондитер фабрикасы, сөт комбинаты, балык заводы, түбә калайлары эшләүче завод, спирт заводы... һ.б. предприятиеләр эшләп тора. Мамадышта спирт заводы 1883 елны сәүдәгәр Никонор Щербаков тарафыннан оештырыла. Шушы көнгә кадәр завод үз эшен алып бара. Стенасы янында Н.Щербаковның статуясын да куйганнар.
Без тукталган Совет урамы Казандагы Бауман урамын хәтерләтә. Техника йөрми. Урамның ике ягында тарихи биналар. Элекке сәүдәгәрләр йортлары. Бер башында чиркәү, икенче башында – мәчет. 1863 елда Мамадышта зур янгын була. Агач йортлар күбесе янып бетә. Шуннан сәүдәгәрләр таш йортлар төзи башлый. Әлеге Совет урамында бөек язучы Лев Толстойга статуя да куелган. 1876 елда рус язучысы П.Д. Голохвастовка язган хатыннан китерелгән мондый юллар бар: “Сез күз алдына да китерә алмыйсыз, мин Мамадышта яшәр идем, Венеция, Рим, Неопальдә дә түгел...”. Лев Толстой Мамадышны каян белгән? Мамадышта булган шәхесләрнең Нократ елгасы янындагы тау битендә урнашкан, табигате белән искиткеч гүзәл Казан губернасы уезды Мамадыш турында хозурланып сөйләвеннән белгән дигән фараз бар. “Парижга Мамадыш аша” дигән кызыклы гыйбарә дә яши. Носков фамилиясендәге мещан пароходта барганда Мамадышта тукталып кала. Пароходы ватыла. Монда ул шампиньон гөмбәләренең күплегенә исе китә һәм гөмбәләрне консервлау цехы ача. Консервланган гөмбәләрне Парижга озата. Бакалар үрчетеп, Парижны тәэмин итә, дигән фараз да бар. Мамадышта Парижның иң танылган архитектур истәлекле бинасы Эйфель манарасын эшләп куйганнар. Дөрес, тәбәнәгрәк бина.
Сүзне мәгарифкә күчерик. Чөнки без сәяхәткә район мәгариф хезмәткәрләре белән бардык.
Иң беренче без “Бәләкәч” программасы кысаларында төзелгән бакчада булдык. Заманча мөмкинлекләр тудырылган матур бина. Бу турыда сөйләп тормыйм. Безнең Арча балалар бакчалары да менә дигән! Мамадышта без булган бакчада түгәрәкләр бушлай эшли. Иҗат йорты педагоглары килеп дәрес бирә. Балаларны бакчадан бассейнга да йөртәләр. Махсус автобус бакчага килеп алып китә һәм китереп куя. Шулай ук бушка.
Академик Камил Вәлиев ис. мәгариф үзәге 2нче лицейда да булдык. Директоры Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия мәктәп директорларының Бөтенроссия конкурсында катнашып, финалга чыккан Салават Гыймранов. Лицейда 1125 бала укый. Балалар бакчасы да шушы бинага тоташкан. Мөдире лицей директорының мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү буенча урынбасары булып рәсмиләштерелгән һәм бакча мөдире хезмәт хакыннан 1,5 тапкырга күбрәк алуын белдек. “Бездә иң яхшы, иң көчле укытучылар эшли, - дип сөйләде лицей директоры Салават Мәхмүтович. – Педагогларның гадәти мәктәпләрдә эшләүчеләргә караганда хезмәт хакы да күпкә артыграк. Чөнки педагоглар иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 6га кадәр эшлиләр. Ярты көнгә кадәр балалар дәресләрдә укыса, көннең икенче яртысында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, өстәмә белем алалар. Кытай теле дә өйрәнәләр. Күргәнегезчә, янәшәдә генә бассейн, спорт комплексы. 50ләп түгәрәк эшләсә, шуның 10сы гына түләүле. Өч тапкыр тукланалар. Быел 11нчене ике сыйныф тәмамлады. Ике сыйныфка 17 медалист – 13 алтын, 4 көмеш. Бездә кыңгырау да музыкаль, заманча яшьләр музыкасы яңгырый. Вак кына нәрсә кебек, әмма күңелле. Балалар ашханәдә карта белән туклана. Укытучылар аерым формада, балалар да бердәм киемдә, махсус билгеләре бар”. Директорга: “Балалар репетиторга йөриме?”, - дигән сорау да бирелде. “Безнең 10-11 сыйныфлар мәктәптә “яши”, аларга репетитор кирәкми”, - дигән җавапны ишеттек. Әйе, һәр балада кояш бар, аны яктырта белергә генә кирәк. Укытучының бөеклеге шул кояшны яктыртуда! Әнә шундый хис-тойгылар белән без лицейдан чыктык.
Туган як музее белән дә таныштык. 8 улын сугышта югалткан ана язмышы аерата күңелгә кереп калды. Мамадыш районы Урта Кирмәк авылында яшәгән Фатыйха апа Әхмәдиеваның язмышы аянычлы була. 9 бала тәрбияләп үстергән ананың бердәнбер кызы Сәлимә 16 яшендә үпкә чиреннән үлеп китә. Бер улы Гражданнар сугышында һәлак була. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылга кара мөхерле хатлар килә башлый. Август иртәсендә хат ташучы Әхмәдиевларга шундый язу калдырып китә. Хатны иң беренче әти кеше – Фәттах ага укый. Шул көнне аны йөрәк өянәге тота һәм озакламый ата мәңгегә күзләрен йома. Бер-артлы уллар китеп бара... Төпчеге Әгъмәлетдин сугыш тәмамланганда исән була. Шул хәбәр анага яшәргә көч бирә. Әмма 1945 елның җәендә японнарга каршы сугышта кече ул да батырларча һәлак була. Авылда күтәрә алмас дип, бу турыда әйтмичә йөриләр, әмма 14 яшьлек онык серне ычкындыра... Ана урын өстенә ава... 1945 елның декабрендә авылдашлары 67 яшьлек Фатыйханы җирлиләр. Музейда Фатыйха апага багышланган кечкенә генә һәйкәл дә ясалган.
Музейда махсус хәрби операциядә катнашкан һәм катнашучы геройлар почмагы да эшләнгән.
Мамадышның табигате, үткәннәре, бүгенге тормышы турында күп язарга була. Аның үзен барып күрергә кирәк.
Румия Надршина