Равил Гыйззәтуллин: “Башта бер, аннан тагын өч дустым махсус хәрби операция барган зонага китте. Мин дә шундый карар кылдым”.
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән, хәзерге вакытта кыска вакытлы ялга кайткан Равил Гыйззәтуллин редакциядә булып китте.
Арчадан волонтер, җиде бала анасы Диана Гыйззәтуллина турында язып чыккан идек инде. Аның ире Равил 2022 елның 26 октябреннән махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Күп бала белән калырга да була иде аңа. Юк, күп балалы әти икәне турында әйтмәгән, хезмәт иткән урынында документын карагач кына белгәннәр.
– Армиядә хезмәт итмәдем, ичмасам, монда үземнән өлеш кертим, – диде. Без сүз әйтмәдек. Чөнки бармый калу аның өчен куркаклыкка тиң иде. Аннан дуслары да китте бит. Аның карарына ничек каршы киләсең? Тели икән, күнәргә генә туры килә, – дигән иде очрашканда Диана Гыйззәтуллина. – Полициядә эшлисе килде аның. Тик аның өчен армиядә хезмәт итәргә кирәк. Шуңа хәрби комиссариатка барып категориясен дә үзгәртеп кайтты ул. Тик барыбер тотлыга дип алмадылар.
Махсус хәрби операция барган зонада медицина ротасына эләгә Равил, яралыларны госпитальгә алып баручы ашыгыч ярдәм машинасын йөртә.
– Эшем бик катлаулы, авыр. Яралы солдатларны исән-сау госпитальгә алып барып җиткерергә кирәк. Осталык, җитез-лек, тәвәккәллек сорала. Нервыларның нык булуы да кирәк, – диде Равил. – Юлда тизлекне киметергә, туктарга ярамый. Бик сак һәм игътибарлы булу сорала.
Равил Гыйззәтуллинның беренче генә кайтуы түгел. Ул өченче тапкыр кыска вакытлы ялда. Әти-әнисе, хатыны белән аралашып, балаларының хәлен белеп тора. Дөрес, элемтә генә бик начар икән. Әмма җаен таба.
Солдат егетләребезнең хатыннары да үзләренчә махсус хәрби операциядә катнаша. Дөрес, кулларына автомат тотып атакага бармый, орден-медальләр алмый, әмма үз өлешләрен кертә, гуманитар ярдәм җыя, ирләре өчен ут йотып тора, балаларны тәрбияли. Диананың җиде бала. Төпчеге әле бик кечкенә. Аларны карарга да, өйне тәртиптә тотарга да, гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашырга да – барысына да өлгерә.
– Мин үз әнием белән яшим. Йорт төзи башлаган идек тә, ярты юлда калды. Равил кайткач инде. Исән генә булсын. Кайнанам белән кайнатам Светлана һәм Наил бик булышалар. Абыйларым ташламый. Шундый терәк барында эшләргә була. Тик аларга салынып ятарга күнекмәгән мин. Өлгерәм барысына да. Бала тапкансың икән, аны тәрбияләү синең өстә. Тырышасың, түзәсең, – дигән иде Диана. – Волонтерлар рәтенә кушылып киттем, дигән идем бит. Мин контракт белән китеп хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнәм. Әниләре, туганнары мөрәҗәгать итә икән, җавапсыз калдырмаска тырышам. Дөрес, барысын да табып бетереп булмый. Хакимият тә, хәрби комиссариат та, халыкны социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды да бик булыша.
Диана ире янына махсус хәрби операция зонасына барып кайтты. Гуманитар ярдәм илтте. Андагы хәлләрне үз күзләре белән күргән. “Аларга урыннан урынга күчеп йөрергә туры килә. Кер юу машинасы юк. Керләрне юа алмыйлар. Юынырга мөмкинлек тә юк. Эчке киемнәрне алыштырырга кием-салым кирәк. Үзләре генә тукланмыйлар, госпитальдәгеләргә дә өлеш чыгаралар. Дарулар җитми. Яраланучылар гына түгел, болай авыручылар да бар. Ул якларда әйбер бәяләре ике-өч тапкыр кыйммәт. Бер кап сигарет 300 сум тора. Үз күзең белән күргәч, моның кино түгел, чын тормыш икәнен беләсең. Дөнья икегә бүленә – тегендә һәм монда. Җир белән күк аермасы.
Балалар турында сүз чыккач, Диана аларга да авыр булуы турында әйтте. Балалар үзләренчә кайгыра, борчыла. Аларга әти кирәк. Проблемалар килеп чыкса, хакимият тә, хәрби комиссариат та һәрчак ярдәм итәргә әзер тора.
– Махсус хәрби операция зонасында булган солдатлар гаиләләренә ярдәм итүне һәр төбәк үзенчә хәл итә, – диде Диана. – Бездә балалар бакчасы өчен түләнми, мәктәптә бушка тукланалар. Бу үзе яхшы. Аннан төрле чараларга чакырып торалар.