Күңел төшенкелегенә бирелмәскә

2024 елның 15 ноябре, җомга

Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) районнарга табибларның лекцияләр белән кайтуын оештыра. Шундый бер очрашу Арчада булды

Табиблар “Актив рәвештә озак яшәү: өметләр һәм хәтәрлекләр“ проекты кысаларында ике темага лекция укыды.

Әлеге чара Арча балалар сәнгать мәктәбендә үтте. Залда фотокүргәзмә оештырылган иде.  Анда хәтер югалу чире белән авыручыларның фотолары куелган. Якыннары ризалыгы белән. Матур фотолар. Һәркайсы файдалы шөгыль белән мәшгуль.  Фото астында язмалары да бар. Вакытны файдалы шөгыль белән үткәрү ул күңел төшенкелегенә бирелүдән саклый. Ә күңел төшенкелеге хәтер югалуга (деменция) илтүче сәбәпләрнең берсе.

 Лекцияләр менә нинди темаларга булды:  “Муниципалитет демографиясе: үткәне, бүгенгесе, киләчәге“. Икенчесе – “Деменция турында барлык чынбарлык“. Лекция тыңларга медицина хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, ветераннар һ.б. килде.

Арча районында яшьләр күп

Төбәк медицина  тикшеренү институтының медицина демография кафедрасы мөдире  Чулпан Илдарханова Арча районы демографиясе турында сөйләде.

Доктор кызыклы мәгълу-матлар китерде. 2024 елның 1 гыйнварына Арча районында 49659 кеше яши. 2020 елда бу сан  51031 булган. Яшьләр районда барлык халыкның 30 процентын тәшкил итә.  Бу күрсәткеч буенча безнең район республикада икенче урында тора. Начар түгел бит! Балалар туу буенча да Арча районы республиканың тулаем күрсәткеченнән югарырак. Узган ел Арча районы балалар туу буенча 4нче урында иде. Халыкның 40 проценты Арча шәһәрендә яши.

Арча районы 2017, 2018, 2019 елларда гаиләдә 3нче, 4нче, 5нче һәм аннан да күбрәк  балалар туу буенча республикада лидерлар рәтендә булды. 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан аналар саны буенча да безнең  район  республика күрсәткеченнән 12 процентка югары. Районда бала табучы аналарның уртача яше 28,5 яшь. Бу сан республика күрсәткеченнән 1,5 яшькә яшьрәк.

2022-2023 елларда Арча районында үлү очраклары уртача республика күрсәткеченнән югарырак. 2023 елда республикада туучылар саны һәр 1000 кешегә исәпләгәндә 9,1, үлем – 10,7 туры килә.

Хәтерең чуалса – табибка бар!

Югары категорияле табиб-невролог Юлия Житкова:

“Мин хәтер югалу, танып белүләр буталу чирләрен дәвалау белән шөгыльләнәм, – дип башлады чыгышын. – Кеше өлкәнәя барган саен хәтере һәм танып белү функциясе бозылырга мөмкин. Хәер, ул 40, 50 яшьтә дә булырга мөмкин. Аның авыр формасы деменция дип атала. Деменция гомерне дә кыскарта. Кеше үзенең хәтер югалу-деменция чиренең билгеләрен белми. Шуңа да табибка бармый. Ничек итеп бу чир белән авырмаска икәнлекне дә белми. Күпмедер дәрәҗәдә, нәсел, генетика буенча күчә торган чир булса да, бу чир белән идарә итеп була. Деменцияне башкаларга белгертергә теләмәү чирне вакытында дәвалый башлауга комачаулый. Сентябрь аенда сораштыру үткәрдек. Җавап бирүчеләрнең яртысы, әгәр дә без деменция белән авырсак, кешегә әйтмәс, белгертмәс идек, дип җавап бирделәр. Шулай итеп, табибка соң мөрәҗәгать итәләр. Бу чир белән авыручыларны психоневрология интернатларына тапшыручылар бар. Бу чир хәтәр. Иминлек максатыннан авыруны приютка урнаштыру ул дөньяда гадәти хәл. Авыруның якыннарын гаепләргә кирәкми. Деменция белән авыручылар башкалар ярдәменә мохтаҗ. Ул тормыш итү дәверендә ниндидер сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Деменция диагнозы дөньяда һәр өч секунд саен куела”.

Ни өчен өлкән кеше деменция белән авырырга мөмкин? “Картаю функциясе бөтен организмда, шул исәптән мидә дә бара, – дип сөйләде доктор. – Картаю гадәти күренеш. Өлкәннәр яшьләр кебек үк фикерли, әмма акрынрак. Әгәр дә деменция чире белән авырыйлар икән, бу чир бик акрын бара. Өлкән кешедә онытулар булырга мөмкин. Гадәти картаю галәмәтеме бу, әллә деменцияме – башта ачыклавы кыен була. Авыру бер әйберне кабат-кабат сорый, кәефе үзгәрүчәнгә әйләнә, бик тиз үпкәли, гади сорауга да җавап бирә алмаска мөмкин. Кибеткә, даруханәгә үзе йөри. Үзгәрешләрне якын кешеңдә сизеп аласың икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тора-бара деменция белән авыручы якыннарын танымый башлый, урамын, өен оныта. Гадәти картаюда кешенең сүз байлыгы, фикерләве буталмый, шөгыльләре онытылмый, мәсәлән, ул телефонда сайт, контактларда утыра икән – ул аны шулай ук онытмый. Моңа игътибар итәргә кирәк”.

Доктор: “Чирне табиблар дәвалый, ә сәламәтлекне үзеңә булдырырга кирәк”, – дигән гыйбарәне дә әйтми кала алмады. Һәм болай диде: “Без, табиблар, деменциягә китерүче сәбәпләрнең өчесенә – нәселдәнлек, яшькә һәм җенескә (күбрәк хатын-кызлар авырый) тәэсир итә алмыйбыз”. Деменциягә китерүче сәбәпләрне дә әйтеп үтте. Алар: Альцгеймер чире, инсульт, мидәге кан йөрешенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, алкоголь, наркотиклар, кайбер дарулар тәэсире, инфекцияләр, баш миенә зыян салучы имгәнүләр, баш мие шешләре, баш миенә су җыелу, матдәләр алмашынуы бозылу, бөер яки бавырдагы авыр чирләр һ.б. Бу сәбәпләрнең кайберләре өлешчә яки тулысынча дәвага бирешә. Альцгеймер чире дөньяда деменциягә китерүче  сәбәпләр арасында лидер булып тора. Немец психиатры, невролог Алонс Альцгеймер беренче тапкыр мидәге үзгәрешләрне өйрәнеп, ачык-лап, Альцгеймер диагнозын ача. 51 яшьлек бер хатын-кыз бөтен нәрсәне оныта башлый, сәбәпсез иреннән көнләшә, тавыш чыгара, 4 елдан соң үлә. Доктор Алонс Альцгеймер аңа үлгәннән соң хәтер югалу белән бәйле шушы диагнозны куя.

Деменция белән авыручылар күбәя бара. “Ни өчен?” – дигән сорауны куйды доктор һәм җавап та бирде. Хәзер кешенең гомере озынайды. Бу чир күбрәк хатын-кызларга хас. Хатын-кызлар ир-атларга караганда озаграк гомер итәләр. Алар ир-атлар санының 3тән 2 өлешен тәшкил итә. Медицина көчле. Күп чирләрне дәвалыйлар. Озаграк яшәүнең бер сере шушында. Һәм, әлбәттә инде, элеккегә караганда тормыш күпкә җиңеләйде. Кеше үзенең сәламәтлеге, тышкы кыяфәте турында кайгырта башлады. Әмма! Хәтер югалу чире дөньяда һәр 3 секунд саен ачыкланып тора. Һәм бу сан арта бара. “Деменция белән медицина хәзер ныграк шөгыльләнә башлады”, – дип юатты доктор.

Ничек деменция белән авырмаска?

Бер сәбәпсез атналар буе күңел төшенкелегенә бирелү хәтәр, диде доктор. Табибка күренү өчен сәбәп бу.

Депрессия дәвага бирелә. Швециядә 35 ел аерым кешеләр белән күзәтүләр алып баралар. Күңел төшенкелегенә бирелүчән кешеләрнең 15 тапкырга күбрәк деменция белән авырганнарын ачык-лый алар. Кешегә аралашу бик мөһим. Вакытында йок-ларга яту – тиешенчә йоклау әйбәт. Йокы мине чистарта. Файдалы ризыклар ашарга. Симерүдән сакланырга. Начар ишетү, тешләрең начар булып, ризыкны тиешенчә чәйни алмау шулай ук әйбәт түгел. Чыгышын  йомгаклап, доктор деменциядән 100 процент профилактика юк, диде. Әмма   бу чир белән идарә итеп була. Билгеләрен йомшартып, авыруның мөстәкыйльлеген озак елларга саклап була. Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хроник чирләрне (югары кан басымы, шикәр диабеты һ.б) игътибарда  тотарга.

...Кемдер иртән душ керә, догасын укый, гимнастикасын ясый, яшел чәй эчә, көндез кроссворд чишә, китап укый, шигырь ятлый, урамга йөрергә чыга... Шулай итеп, тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша. Элек ире сугышта үлеп, ун бала белән тол калган ана чарасызлыктан бауга менмәгән бит, ничек тә яшәргә тырышкан. Ә ни өчен хәзер

бауга менәләр, дип аптыраучылар бар. Тормыш рәхәттәнме?! Ничек тә күңел төшенкелегенә бирелмәскә, Аллаһы тәгалә үзе юнь бирә ул, дип үзеңне юата белергә кирәк, ди акыллы кешеләр.

“Интернеттан memini.ru сайтыннан файдалана аласыз”, – дип киңәш бирде доктор.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International