Самолет белән әти кайтыр кебек...

2024 елның 15 ноябре, җомга

Фирсинә апа туганда әтисе Гыйльмулла сугышка киткән була инде

“Мин дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Иң өлкән абыйга 10 яшь, әле дә уйлап куям: кечкенә генә гәүдәле әни ничекләр түзде, тормыш авырлыкларын җиңәргә каян көч тапты икән?“

Кечкенә кыз боларның барын да күреп үсә. Сугышта хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә бернинди ярдәм юк. Әниләре иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә, әтисез гаиләләргә бик авыр. “Мин нигәдер әти самолет белән кайтыр дип көттем, – ди ул. – Самолет күрсәм шуның артыннан йөгерә идем, алар үткән саен “Тагын кайтмады инде“, –  дип елый идем, – ди ул. Әти соңгы хатында: “Хәзер сугышка керәбез, кайта алмасам бәхил булыгыз“, – дигән...

Әниләре Хәбибҗамал апа бик тырыш хатын була. Колхоз эшенә дә өлгерә, йомырка җыеп аны Казанга базарга алып барып, бераз кыйммәтрәк бәягә сатып ипи дә алып кайта. Анысы да кача-поса гына әле, чөнки андыйларны милиция сагалый...

– 7нче классны бетергәч әнигә урак урырга булыштым, – ди Фирсинә апа. – Көнгә 50 сутый норма, шуны үтәсәң 16 кило ашлык бирәләр, үтәмәсәң – юк. Аннан фермада эшләдем, юан  каен төбен бер кыз белән кисәбез, кыса башласа чи кагабыз, аннан ярабыз. Аның кыенлыклары... Шул утынны ягып малларга бәрәңге пешерәбез, аннан чиләк-көянтә  белән ташыйбыз.

Фирсинә апа Колачы авылыннан. Әлеге авылда аяк киемнәре артеле бар, анда эш тә җиңелрәк, акча да түлиләр, тик анда бер гаиләдән бер генә кеше урнаша ала, колхоздан китеп бетмәсеннәр дип шундый тәртип  кертелгән.

– Кечкенә вакытта мин әни белән Әтнә базарына барганмын, шунда бер багучы хатын башымнан сыйпап “Син бер бәхетле бала булырсың“, – дигән. Чыннан да бәхетле булдым мин, бик әйбәт кеше белән гаилә кордым, балалар үстердек, бүген дә Аллага шөкер, дип кенә торам.

Ул булачак ире Дамир белән ничек кавышуларын кызык-лы итеп сөйләде. Абыйсы Кәшифнур колхозда баш агроном булып эшли. Колхозга тагын бер Дамир исемле агроном егет эшкә килә. Фирсинә аны абыйсы янына килгәндә очраткалый. “Бервакыт елгадан печән чабып зур капчыкка тутырып алып кайттым, – ди ул. – Дамир да бездә иде, капчыкны күтәреп карады да: “Моны ничек күтәрә алдың?“ – дип сорады. Чалгыны да тотып карады.

Егет әнә шулай күзәтеп, сынап, өйрәнеп йөргән икән. Озакламый ул аңа тәкъдим дә ясый. Егеткә: “Ул кыз укымаган, син югары белемле бит“, – дип әйтүчеләр дә була. Хикмәт белемдә генә түгел шул! Дамир абый Сибгатуллинны яхшы хәтерлим, район авыл хуҗалыгы идарәсендә дә эшләде, тирән белемле, принципиаль кеше иде.

Фирсинә апа Арчага килгәч элеваторда, аннан озак еллар чүәк фабрикасында эшли. Социалистик ярыш алдынгысы, Коммунистик хезмәт ударнигы, грамоталар белән бүләкләнә. Хезмәт кенәгәсендә иң соңгы язу да: “1991 елда “Хезмәт ветераны“ медале белән бүләкләнде“, – диелгән. Әмма әлеге бүләкне тапшыручы булмаган, кайларда ята икән ул?

Фирсинә апа янына без баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин белән югалган әтисенең язмышы ачыкланган хәбәрне тапшырырга төштек. “Газетада әтинең исемен күрүгә тетрәнеп киттем, үзен күргәндәй булдым, сезгә зур рәхмәт!“ – диде.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International