Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Яңа Кишет авыл җирлегендә булды
Румия Надршина
Әлеге территориядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һ.б. мәсьәләләр каралды.
Яшьләрне һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү дәрәҗәсенә бәя бирелде. Иҗтимагый совет вәкилләрен Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин каршы алды.
Иң элек Кышкар клубына кердек. Безне анда Кышкар авылы клубы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Шәфигуллина, “Хәзинә“ фольклор җыр ансамбле ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Шаян такмаклар белән биеп-җырлап, фольклор ансамбльнең әһәмиятен күрсәттеләр.
“Ел да бер спектакль өйрәнәбез. 2017 елда безнең “Нур” театрына халык театры исеме бирелде, – дип сөйләде Кышкар авылы клубы мөдире Ләйсән Шәфигуллина. – Быел Венера Гәрәеваның “Үкенергә калган гомер” дигән ике пәрдәле драмасын куйдык. Тамашачы бик яратып карый. Төрле күңелле чаралар оештырып торабыз. Менә әле яңа гына “Исемең бигрәк матур, кемнәр кушкан” чарасын оештырдык. Таһир һәм Зөһрә исемле райондашлар катнашында бәйрәм узды. Клуб, китапханә, мәктәп, авыл җирлеге белән бергә-бергә матур итеп эшлибез”. “Кышкар халкы үзенә бертөрле, үзләренә тартып тора торган халык инде алар”, – дип күтәреп алды сөйләшүне Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин.
– Кышкар минем икенче туган як кебек, – дип сөйләде заманында биредә “Урал” колхозы рәисе булып эшләгән, район Иҗтимагый советы әгъзасы Рафиль Исмәгыйлев. – Халкы бик әйбәт булып истә калган. Килешеп эшләдек. Бик күп төзелешләр алып бардык. Юллар, ике күпер, 600 тонна сыешлы бәрәңге базы, 1990 елда мәчетне, мәдрәсәне Казан оешмасы белән бергә ремонтлый башладык, проектларын эшләтеп, ике авылга да газ кертү эшләрен башкардык һәм башкалар”.
Авыл музеена да кереп чыктык. Кышкар авылының үзенең авыл тарихы китабы да бар. “Авылның һәр йортына кереп, сөйләшеп, мәгълүмат туп-лап, без оттык, – диде Ләйсән Шәфигуллина. – Кешене исән вакытта сөйләтеп калырга кирәк шул. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына солдатлар турында мәгълүматлар җыябыз”. Музейда Кышкар авылында туып-үскән туган тел сафлыгын кайгыртып, дистәләрчә китап язган академик Рүзәл Йосыповның фотосы тора.
Кышкар авылы горурлыгы булган борынгы мәчеткә үтәбез. “Без үткәнебезне, тарихыбызны белергә тиеш, – дип сөйләде Радик хәзрәт Кәримов. – Элек мәдрәсәләребез халыкны гыйлемле итүдә искиткеч әһәмиятле, игелекле эш башкарган. Кышкар ул аң-белем бирүче дәрәҗәле мәдрәсәгә ия булган авыл. Кышкар мәчете 1774 елда салынган. Ә аның каршында мәдрәсә булган”. Радик хәзрәт Кышкар мәдрәсәсенең алдынгы фикерле, аң-белемле, дәрәҗәле шәхесләр әзерләве турында сөйләде. Аның тарихи мәгълүматларга нигезләнеп, акыллы чыгыш ясавын яратып тыңладык. Радик хәзрәт кебек акыллы, белемле дин әһелләре тормышыбызда күбрәк булсын иде. “Безнең Радик абый әле ул чишмәләрне дә кайгырта. Исән-сау була күрсен”, – дип әйтеп куйды Ләйсән Шәфигуллина. “Ураза аенда мәчеткә бирелгән фитыр сәдакаларын без җыеп барып, шул акчага ризык пакетлары ясап, өлкән, мохтаҗ кешеләргә өләштек”, – диде Радик хәзрәт. Һәм мәчетнең тәрәзәләрен алмаштырырга кирәклеген әйтте. “Стена калынлыгы 120 см, тәрәзәләре алмашынса, ягасы да булмас, мәчет җылы булыр иде”, – диде.
Моннан 10 ел элек 6 майда Иске Кишет авылында ачылган Советлар Союзы Герое генерал Гани Сафиуллин музеена тукталдык. Музейны оештыруда башлап йөрүче – якташыбыз, “Таттелеком” җәмгыятенең генераль директоры (2006-2019 еллар) Лотфулла Шәфигуллин. “Музейны районыбыз үз канаты астына алсын иде дигән теләктә без, – дип сөйләде Иске Кишет китапханәсе мөдире, музей җитәкчесе Гөлфия Габитова. – Безнең бүген иганәчебез – Биектауда сервис җитәкчесе Вилдан Гыйбадуллин”. Музей утары Герой Гани Сафиуллинның туган йорты нигезе урынында. Район Иҗтимагый советы вәкилләре Герой мемориалына чәчәкләр салдылар... Гани Биккенәй улы Сафиуллин сугыштан исән кайтып, 1973 елда 68 яшендә вафат була. Гани Сафиуллин турында күп мәгълүматлар туплаган һәм шәхсән Герой белән очрашкан педагог Луиза Садыйкованы да ихтирам белән искә алдык. Музейны сакларга дигән теләкләр белән юлыбызны дәвам иттек. Геройлар онытылырга тиеш түгел!
Яңа Кишет мәктәбендә (директоры Фарсель Минҗанов) укучылар бүген Ватан алдында изге бурычларын үтәгән һәм үтәүче геройлар турында сөйләделәр. Алар: Яңа Кишет мәктәбен тәмамлаган Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар авылларыннан
Алмаз Сәләхиев, Фирдус Гарипов, Вилдар Хөсәенов, Рафил Сафин, Рәис Таҗетдинов, Рамил Габдрахманов, Никита Агеев, Илсур Юнысов, Илгизәр Хөсәенов, Азат Әхмәтгалиев, Илдар Хәйруллин. Батырларча һәлак булган: Алмаз Сәләхиев, Фирдүс Гарипов, Илдар Хөсәенов, Рафил Сафинны – бер минут тынлык белән искә алдык.
Мәктәп музее элекке генә түгел, бүгенге көн экспонатлары белән дә кызыклы. Иҗтимагый совет вәкилләре махсус хәрби зонада катнашучыларның кайберләренең гаиләләрендә дә булдылар.
Яңа Кишет китапханәсендә (мөдире Надия Йосыпова) махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән челтәр үрүче ветераннар белән таныштык. Афәрин, эшләгән игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын!
Юл уңаеннан яңа төзелгән Яңа Кишет авыл җирлеге бинасы белән таныштык. Җирлек башлыгы, Әфганстанда хезмәт иткән Фаяз Әхмәдуллин үзе дә махсус хәрби операция зонасына даими бара, анда хезмәт итүчеләрнең хәлләрен белеп тора, ярдәм алып бара.
Ахырдан район Иҗтимагый советы күчмә утырышының йомгаклау өлеше булды. Кайсы гына өлкәне алсаң да, аларның үз геройлары бар.