Зәйнәп һәм Газиз Фәттаховлар икесе дә сугышта булган, аннан соң да күпме авырлыклар кичергән, әмма аларны язмыш җиле сындырмаган
Гөлсинә Зәкиева
Наласа авылында гомер иткән бу гаиләнең гыйбрәтле язмышы турында без аларның кызлары Назирә ханым белән сөйләштек.
Назирә Фәттахова озак еллар Казандагы Муса Җәлил музеен җитәкләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әби-бабайсы, әти-әнисе турында сөйләгәндә, күңелендә аларга карата күпме хөрмәт, ярату, наз саклаганы һәр сүзеннән сизелә, фикерләрендә ярылып ята иде. “Мин балачакта әбиле кешеләргә кызыгып үстем, чөнки безнең әби – әтиемнең әнисе, үзенең дүртенче улы гаиләсендә соңгы бала булып туган мине генә түгел, сугыш юлларында хәбәрсез югалган әтинең дә исән икәнлеген белмичә, 1943 елда вафат булган. Әби үзе күптән фани дөньядан күчкән булса да, авылдашлар арасында аның исеме, ниндидер бер риваятькә чорналып, еш ишетелә торды. Фәйрүзә исемле орчык кадәрле генә бу авыл хатыны зур бер гаиләнең башында торган, ун ир баланың әнисе булган. Без дә, оныклары, “Фәйрүзә Газизе” балалары булып үстек”, – дип үзенең истәлекләрен кәгазь битләренә төшергән ул. Чөнки бабасы читтә акча эшләгән, бөтен тормыш Фәйрүзә әби өстендә булган.
Ни өчен шул юлларны аннан алып язарга булдым? “Оясында ни күрсә...”, – дигән халык мәкале бар. Нәкъ менә шушы Фәйрүзәнең балалары (ун ир баладан бишесе генә исән-сау үскән), аның Газиз улы турында сүз барачак.
1913 елда Наласада туып, авыл мәктәбендә белем ала ул. Укуга бик сәләтле бала була. Җидеелык мәктәпне, педагогия курсларын тәмамлагач, авыл мәктәбендә балалар укыта башлый. 1939 елда Газизне армия сафларына алалар. Ул Балтыйк диңгезендәге Эзель утравында яр саклау хезмәтендә була. Аннан... сугыш башлана.
Фәйрүзә апа бер-бер артлы сугышка киткән улларыннан хәбәр көтеп яшәгән. Башта төпчек улы Нәфыйкның һәлак булуы турында хәбәр килгән. Шул ук елны дүртенче улы Газиз хәбәрсез югалган, олы улы Мифтах, өченче улы Барый чит җирләрдә башын салган, улы Галидән дә хәбәр-хәтер булмаган. Бер ана башына күпме кайгы, хәсрәт, әйтеп бетергесез зур югалтулар...
– Әти исән була. Тик бу хакта әби генә белми кала. Әти аягы яраланып, госпитальгә эләгә. Госпиталь белән әсирлеккә төшәләр. Бераз тернәкләнгәч, яралыларны утрауда таза тормышлы эстоннарга батрак итеп өләшәләр. 1944 елның көзенә кадәр ул хуҗага эшли. Мөгаен, бу безгә китаплар һәм фильмнар аша таныш булган коточкыч конц-лагерьга эләгүдән әйбәтрәк булгандыр, – ди Назирә ханым. – 1944 елның октябрендә утраудагы әсирләрне безнең гаскәрләр азат итә.
Зәйнәп белән Газиз икесе дә бер авылдан, сугышка кадәр үк аралаша, дус була. Хәтта хатлар да алышалар. Тик хатлар гына сакланмаган. “Кәримова Зәйнәпкә истәлек өчен”, дигән язу белән бер фотосы гына шул еллар хатирәсе булып калган. Бу фоторәсем аларның сугышка кадәр үк дус булуларын да исбатлый.
Зәйнәп Кәримова үзе дә мобилизацияләнеп сугышка китә. Авылдан алынган бердәнбер, заманына күрә белемле, комсомолка кыз була ул. Һавада тоткарлау аэростатлары частена эләгә. Анда биш мең кызны сайлап алганнар, араларында Наласа чибәре дә була. Башта өйрәнүләр уза, үзләренә яшәү өчен землянкалар казып, ашарга да үзләре әзерли торган булганнар. 1943 елның маеннан Мәскәүне дош-ман самолетларыннан сакларга алыналар. Кызларга зур-зур солдат итекләре бирәләр, йөргәндә алар аякларын канлы сөялләр чыкканчы кыра торган була. Землянкаларда торганнар, үзләре мичкә ягып җылытканнар. Бервакыт ис чыгып, көч-хәл белән исән калганнар. Зәйнәп уянып китмәсә, ахыры аяныч тәмамланасы булган. Туйганчы ашый да алмаганнар. Шулай да авырлыкларга карамастан, күңелләрендә җиңүгә ышаныч сүнмәгән.
Зәйнәп Кәримова ике ел хезмәт иткән. “Немец самолетлары тавышын берни белән дә бутап булмый, йөрәкләрне яра иде ул”, – дип еш искә алган.
Ә Бөек Җиңү көне аеруча нык хәтеренә сеңеп калган. “Без өй түбәләренә менеп салют карадык. Бөтен халык урамда, кочаклаша, җырлый, бии, елый – андыйны онытырлык түгел”, – дия торган булган.
Сугыш тәмамлангач, армиядән иң беренчеләрдән булып алар кайткан. 1945 елның көзендә Газиз дә туган авылы җиренә аяк бас-кан. Шул ук елны егет Зәйнәп белән тормыш корып җибәрә, үзенә ышаныч белдереп, авыл Советы рәисе итеп куялар.
Тик ул чорда кешегә яла ягу күп булган. Газиз дә шул шаукымга эләккән. Әсирлектә булуы язмышын үзгәрткән дә куйган. 1947 елның көзендә Газиз Фәттаховны кулга алып, 7 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Хатыны бер яшьлек кызы Назия, карынындагы Габделнәфыйк белән ялгызы калган. Җиде ел утырып, срогын тутырып кайта Газиз. 1956 елда аның исеме аклана. Бу хактагы рәсми язуны Назирә ханым әтисенә 80 яше тулган көнне генә алып кайтып бирә.
Утырып кайтканнан соң Газиз Фәттахов колхозда бригадир, келәт мөдире булып эшли. Гадел булуы, төгәллекне яратуы, бар эшне җиренә җиткереп башкаруы белән авылдашлары арасында хөрмәт казана. Балаларын укыту, белемле итү, дус-тату гаилә кору турында хыялланып яши.
– Әти дә, әни дә күптән вафат инде, – дип искә ала Назирә ханым. – Әмма аларның образлары гади мисаллар белән күңелгә кереп, сеңеп калган. Әни белән мич каршында сәкедә утырабыз. Әни төче күмәч пешерә. Ә мин шуның пешкәнен көтәм. Ул вакытта миңа өч яшьләр тирәсе булгандыр. Әмма әле дә күз алдымнан китми. Әти белән бәйле бер күренеш күңел түрендә сак-ланып калган. Иске өй. Сулда өстәл. Башында әти утыра. Кулында зур битле ачылган гәҗит. Аның кулыннан гәҗит төшми иде. Кычкырып укырга яратты. Бу юлы да әтинең кычкырып укыганын көтәбез. Минем урын гел әти янында булды. Абыйның беренче улы тугач кына ул урынны аңа бирдем. Биш бала үстек без. Әти-әни сүзеннән чыкмадык. Әни әтиегезгә әйтегез, әти әниегез ни әйтә, шул була, дияләр иде. Без аларның йөзләренә кызыллык китермәс өчен тырышып укыдык. Дүртебез югары, бер апам техникум белемле. Миңа Габделнәфыйк абый, Тәнзилә апа бик зур ярдәм итте, аларга бик рәхмәтлемен.
Әтинең хыяллары тормышка ашты, тик бер нәрсә – ул гомере буе абыйларын сагынып яшәде. Тик, кызганыч, аларны очраштыру беребезнең дә кулыннан килә торган әйбер түгел иде.