Әти-әни турында күпме истәлек

2025 елның 27 июне, җомга

Урта Сәрдә авылыннан Фәүзия һәм Габделбарый Әхмәтвәлиевлар икесе дә сугышта булып, кайткач гаилә коралар

Гөлнур Миннебаева

Бүген төп йортта уллары Хәйдәр белән киленнәре Тәскирә яши. Алар аның җылысын гына түгел, өлкәннәр турындагы истәлекләрне дә саклый.

Наласадан Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәп Фәттахова турында язган идек. Фәүзия апа белән алар өч ел дәвамында бергә Мәскәүне саклаганнар.

Фәүзия апа Урта Сәрдәдә туып, шунда үскән. Җиде сыйныфны үзләреннән ерак түгел генә урнашкан Биектау районының Мүлмә авылы мәктәбендә тәмамлаган. Аннан үзе мәктәптә укучыларны гарәп теленә өйрәткән. Ул телне яхшы белгәнгә, кызга авылдашлары килгән хатларны да укыткан.

Гомумән, һәр яктан да бик актив булган Фәүзия. Сугыш алдыннан үзен комсомол секретаре итеп куйганнар. Әмма каһәр төшкән сугыш аның киләчәккә булган планнарын бөтенләйгә үзгәрткән дә куйган.

1942 елны кулына чакыру кәгазе тоттырганда кибеттә эшләгән вакыты була аның. Ревизия дә ясап тормаганнар,  икенче кызны аның урынына куйганнар да, аны фронтка озатканнар. Комсомол секретаре булгач, каршы килеп тора алмый.

– Шактый кызларның гомерләре өзелде, – дип искә ала  торган була Фәүзия апа.

– Һава һөҗүменә каршы аэростат белән саклану гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Көчле җилләр вакытында аэростатны кызлар тотып кала алмый. Җил аны 10-15 метрга күтәрә, кулны ычкындырсалар, төшеп китәләр дә, бетәләр. Ә кулларын җибәрерләр иде, дәүләт милкен югалткан өчен төрмә яный, – дип аңлатты Түбән Атыда яшәүче кияүләре Марат.

Кыз сугыштан 1945 елны кайта һәм колхозда эшкә керешә. Ике елдан әле яңа гына японнарга каршы көрәштә җиңү яулап туган авылына аяк баскан Габделбарыйга кияүгә чыга. Димләп.

– Ул да сугышның беренче көненнән фронтка алына. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Каспий диңгезе ягына акча эшләргә чыгып китә Габделбарый. Әмма сугыш аның да барлык планнарын боза. Кире кайтып китәргә мәҗбүр була. Ә авылда инде... повестка көтеп тора.

 – Әти аз сүзле кеше иде. Бик сөйләмәде, – диде кызы Илһамия.

Әмма кияве Марат аның белән уртак тел тапкан. Сораулар бирә-бирә хәйран мәгълуматлар алган.

– Аз сүзле булса да, кайчан арттан калмый йөреп сөйли иде. Эчен бушатасы килгәндер инде, – диде ул елмаеп. – Армиядән генә кайткан булганга, аны өйрәнергә җибәреп тормаганнар. Шунда ук сугышка керткәннәр.  Ржев янына эләгә ул. Бик каты сугышлар була биредә. Яралана. Бер кулындагы бармаклары яртылаш өзелә. Шулай да госпитальдә дәваланып чыкканнан соң да өенә кайтарып җибәрмиләр. Уң кул булуга да карамастан. Штабка хәрби хәбәрләр җиткерүче итеп куялар үзен.

– Габделбарый ул бәрелештә Яңасала авылы кешесе белән бергә була. «Барый, Барый, миңа эләкте», – дип кычкыра шунда икенче чокырда ятучы якташы торып ук басып. “Ят, ят”, – дип кычкыра аңа Габделбарый. Әмма соң була, дошман пулясы аны мәңгегә аяктан ега.

– Бераздан Габделбарыйны армиядә пекарняга күчерәләр. Шулай Кенигсбергка кадәр барып җитә ул.

Фашистларны җиңгәннән соң да кайтмый Габделбарый Әхмәтвәлиев. Аларны туры Манчжуриягә җибәрәләр. Порт-Артурда бер ай булалар. Аннан пароход белән Владивостокка һәм 1947 елда, ниһаять, өйгә.

– Сугышка киткәндә хатыны, баласы була Габделбарый абыйның. Икесе дә аны көтеп ала алмый. Якыннары үлемен авыр кичерә ул, әмма яшәргә кирәк. Фәүзияне димлиләр үзенә. Каршы килми, чөнки кыз ошатмаслык булмый. Кыю, үткен, чая, булган. Фәүзия дә ризалыгын белдерә. Аның да сөйгән егете була, тик сугыш кырында ятып кала.

– Әни соңгы көненә кадәр аның фотокарточкасын сак-лады. Әти дә бер сүз әйтмәде, – дип искә төшерде килене Тәскирә.

Гаилә корып, матур гына яшәп китәләр. Фәүзия апа көндез колхозда эшләсә, төнлә чүәк чигә. Габделбарый абый яшелчәлек бригадасы бригадиры була. Сигез балалары туа, икесе кечкенә вакытларында ук үлә. Хәзерге вакытта өчесе исән. Иң беренче уллары Хәйдәр. Наҗияләре Биектауда, Илһамияләре Түбән Атыда гомер итә.

– Эчмәде. Акыллы иде. Әни: “Әнә, атагыз”, – ягьни, аннан сорагыз, ул нәрсә әйтсә, шул була, дип аңа күрсәтсә дә, әтинең безне ачуланганын хәтерләмим. Әни үткен, аннан эләгә иде, – диде Илһамия. – Гомумән, әти бик тыныч кеше булды. Ә әни тормышны тартып бара торган бик булган иде.

– 14 ел бергә яшәдек. Кызым, дип кенә торды, – дип куйды киленнәре.

– Әти бервакыт авырып китте. Хастаханәдә үлә, дип кайтардылар. Бавырда иде. Күршеләр Фәүзиягә авыр була инде, дип әнине жәлләде. Алар бар да үлеп бетте, әти сиксән яшенә кадәр яшәде. Әни 85 яшендә вафат булды, – диде Илһамия ханым.

– Әниегез миннән алты яшькә кечкенә, миннән соң алты ел тора әле, дигән иде әти, – дип кушылды Тәскирә. – Аллага шөкер, ун ел яшәде.

– Хәзер унбер оныклары, егермегә якын оныкчыклары бар. Хәйдәр абый әти-әнисе яшәгән нигезне ничек бар, шулай сакларга тырыша. Җәй җиттеме, оныклар, оныкчык-лар кайта. Фәүзия һәм Габделбарый Әхмәтвәлиевлар нәселе дәвам итә.

Ул көнне иске фотоальбом да өстәлдә урын алды, Габделбарый абыйның орден-медальләре дә чыкты. Барысы да сакланган. Менә алда Габделбарый абыйның “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Кенигсбергны алган өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен”, юбилей медальләре, Фәүзия апаның “Мәскәүне саклаган өчен” медале. Яшь вакытларында төшкән фоторәсемнәре. Үзләре булмаса да, алар турында күпме истәлек. Онык, оныкчыкларына горурланырлык урын бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International