Арча ЗАГС бүлегендә соңгы арада тантана артыннан тантана булды. Ике пар алтын, бер пар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте
Гөлсинә Зәкиева
Яшь чакта кайчан унсигезем, егермем тулар икән, дип түземсезлек белән көтәсең, олыгайгач, илле, илле биш елым ни арада үтеп киткән соң, дип аптырыйсың. Гомер бәйрәмнәре барышында шул хакта уйлыйсың.
Арчада яшәүче Равилә һәм Илшат Гатиннар өчен балалары сюрприз ясап, ЗАГС бүлегендә бәйрәм уздырырга булган. Әти-әниләренә документка кул куярга кирәк, шулай да яхшырак киенегез инде, кеше янына барасыз, дигәннәр. Ә биредә аларны балалары, оныклары каршы алды, Мендельсон маршы астында алтын пар түргә узды. Равилә ханым күз яшьләрен сөртте, Илшат әфәнде каушаудан башын аска иде. Аларның гына түгел, безнең күңелләр дә нечкәрде ул мизгелдә. Балаларың, оныкларың, җитәкчеләр теленнән көтмәгән, уйламаганда котлау сүзләре ишетү – күңелгә рәхәт бит! Әнә ничек матур итеп ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, алтын туй медальләре алыштылар, вальс биеделәр.
– Казанда югары музыкаль белем алып кайтканнан соң Арча педагогия училищесына эшкә килдем. Бер елдан армиягә киттем. Кайткач, яңадан үз урыныма урнаштым. Кабинетыма керсәм, нечкә билле, бик матур кыз утыра. “Нишләп минем бүлмәдә утырасыз?” – дим. Сүз ара сүз чыгып, уенын-чынын кушып аралашып киттек. Тора-бара бу аралашулар мәхәббәткә әверелде. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Матур гына яшәп киттек. Балалар, аннан оныклар туды. Шулай илле ел үткән дә, – диде Илшат Гатин.
– Икебез дә атказанган мәдәният хезмәткәрләре, халык мәгарифе отличниклары, хезмәт ветераннары. 30 ел ансамбль җитәкләдек, лагерьларда эшләдек. Балаларны да үзебез белән ала идек. Тормыш юлыбыз гел бергә барды. “Эштә дә бергә, өйдә дә, туйдырмыймы”, – дип сорыйлар иде. Юк, туйдырмады. Ул бәхет кенә, – дип өстәде Равилә ханым.
Арчадан Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннарны белмәгән кеше бармы икән? Аларны без бер-берсеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Шундый матур пар быел алтын туйларын билгеләп үтте. Бу хакта без беренче булып социаль челтәрдән күреп белдек. Карагыз әле, бу парлар барысы да сюрприз белән бәйләнгән булып чыкты бит әле. Балалары, ире сюрприз ясап, Рәмзия Шәриповнага искиткеч матур тамаша – кызыл туйларын бүләк иткән. Август аеның матур бер киче. Урам буйлап кычкыртып бизәлгән туй машиналары килә. Беренче машинада – кияү егете, Альберт әфәнде. Ишектән башын тыккан, кулында чәчәк бәйләме, авызы ерылган. Ә аны капка төбендә видеога төшереп, келтер-келтер көлеп Рәмзиясе каршы ала. Тавышыннан ук шатланганлыгы күренеп тора. Шулай булмый, кайсы гына хатын-кыз үзенә шундый бүләк ясаганны яратмый!
– Тагын бер кат Рәмзияне сатып алырга туры килде шул, – диде очрашу вакытында Альберт әфәнде.
Рәмзия Хәмидуллина район ветераннар советы җитәкчесе, ә Альберт әфәнде – аның уң кулы. Рәмзия ханымның бөтерчек кебек бөтерелеп барысына да өлгерергә тырышып йөрүенә исең китәрлек. Андагы энергиягә, дәрт-дәрманга сокланырлык. Күзләр тимәсен, дибез кайчак. Ул бернинди авырлыктан да курыкмый, ветераннарны экскурсияләргә дә алып чыгып китә, гуманитар ярдәм оештыруда да иң активларның берсе ул. Бөтен башкарган эшләрен санап бетереп тә булмый. Каян килгән аңа шундый оештыру сәләте? Бу сорауны бирсәк, елмаеп кына куячак ул, иманым камил. Әмма шуны әйтә алам, аның янында илһамландыручы, ярдәм итәргә әзер торучы Альберты бар. Алар бер-берсенә терәк, ныклы таяныч.
– Без ничек танышып киттек? Мин машинада барганда юлны аркылып чыкты ул. Күреп калдым. Таныштык. Бер тапкыр очраштык та, мин урып-җыюга читкә чыгып киттем. Кайткач бер-ике күрештек тә, армиягә алдылар. Рәмзия ике ел көтте. Кайткач өйләнештек. Тагын юл. 66 яшемә кадәр Россия буйлап йөрдем, кайтып кермәдем дә диярлек, – диде Альберт Хәмидуллин. – Гаиләнең бөтен авырлыгы Рәмзиягә төште. Балаларны үстерде, укытты, тәрбияләде. Мин акча гына алып кайттым, дияргә дә була. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен.
Бу пар да ЗАГС бүлегенең Дан китабында имзасын калдырды, медальләр алышты, алтын туй таныклыгына ия булды, хезмәттәшләренең котлауларын ишетте. Вальс биегәндә нинди матур пар, дип сокланучылар бер мин генә булмаганмындыр, дип уйлыйм.
Казиледән Ләүлия һәм Мәхмүт Дияровларны котларга ресторанга бардык. Ләүлия ханым каршы килеп караса да, балалары авыз да ачтырмаган, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәргә булган. Бу көнне бирегә иң якыннары – балалары, оныклары, якыннары җыелды. Алар каршында зөбәрҗәт туй медальләре алышу, кызыл туйдагы кебек китапка кул кую – үзе дәрәҗә!
– Без 1964 елда таныштык. Мәхмүт 1968 елда армиягә китте. Ике елдан кайтты да, өйләнештек. Ул Казандагы 16нчы заводка токарь булып эшкә керде. Завод эчендә һөнәри бәйгеләр оештыралар иде. Шуларда җиңеп килгән өчен безгә фатир бирделәр, – диде Ләүлия ханым. – Ә мин сигезенче сыйныфтан соң Казанга киткән идем. ФЗУда укыдым, 22нче заводта эшләдем. Организм өчен зыянлы участогында. Шуңа 45 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Ул вакытта без Казилегә кайтып төпләнгән идек инде. Мәхмүт колхозда эшли башлады. Мин эшмәкәрлеккә кереп киттем. Башта Арча базарында саттым, аннан Түбән Мәтәскәдә үз кибетемне ачтым. Әле дә шунда. Тормышыбыз авыр булды, дип әйтә алмыйм. Хәер, ул сикәлтәсез генә үтә алмый инде. Хәзерге вакытта без бәхетле әни белән әти, дәү әни белән дәү әти. Ике балабыз, биш оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар.
Бәйрәм залы шау килеп тора. Стенага куелган экранда җыр яңгырый. Ләүлия һәм Мәхмүт Дияровларның алтын туйлары бара. Биш ел эчендә нәрсә үзгәргән? Юк, картаймаган юбилярлар, күңелләре көр, йөзләре көләч. Биш ел аларга эз салмаган. Киресенчә, балалары, онык-лары уңышы яшәрткән генә.
– Әнә, минем кызым, оныгым җырлый. – диде ул видео аша чыгыш ясаучыларга күрсәтеп һәм чын күңелдән алар белән горурланып. – Менә ул бәхет!