Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кырым татарлары Арчада
2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Кырым татарлары Арчада
Арчага Кырым Республикасыннан мәгариф, фән һәм яшьләр министры урынбасары Айдер Аблятипов җитәкчелегендә 40лап педагог килде. Аларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов каршы алды һәм озатып йөрде.
Кунаклар Арчаның 1нче мәктәбендә, 2нче мәктәбендә, Арча педагогика көллиятендә, 4нче балалар бакчасында һәм Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда булдылар. Һәр коллективның санаулы минутлар эчендә үз эшләрен күрсәтә алуы сокланырлык иде.
Министр урынбасары Айдер Аблятипов менә нәрсәләр сөйләде:
— Кырым Республикасында өч дәүләт теле бар: кырым татар теле, рус һәм украин теле. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында дәүләт телләрен укыту системасын камилләштерәсе бар. Татарстан Республикасында ике дәүләт теле татар һәм рус телләрендә укыту механизмы җайга салынган. Без менә шушы тәҗрибәне өйрәнергә килдек. Кырым татар телен саклый һәм үстерә алсак иде. Безгә Татарстан ярдәме бик тә кирәк.
Кырым Республикасының Милли мәҗлес идарәсе җитәкчесе Әминә Авалимованың уй–фикерләре белән кызыксынам.
— Татарстан ярдәме белән кырым татар телендәге үзебезнең беренче мультфильм-ны эшләдек, — дип куанып сөйли ул.
Симферополь мәктәпләренең берсендә кырым татар телен укытучы Гөлнара Февзи:
— Бездә сездәге кебек телләрне укытуның билгеле бер системасын булдырырга кирәк, — ди. — Мәсәлән, бездә бер үк дәрестә кырым татар телен яхшы белүче балага, туган телне аңлый, әмма сөйләшә алмаучы һәм үз ана телен бөтенләй белмәүче укучыга теманы төшендерергә кирәк. Шушы өч төрле төркемдәге балага дәрес аңлатуы бик кыен һәм нәтиҗәсе дә аз.
— Хезмәт хакыгыз күпме?
— 25 мең сум. Бездә азык–төлек кыйммәт. Сездә бәрәңгенең килосы 10 сум булса, бездә — 20 сум.
Арчаның 1нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Сәгыйтованың рус телендә укучы балаларга чиста татар телендә дәрес бирүен сокланып күзәттеләр. Соңыннан мәктәпнең актлар залында фикер алышканда Кырым Республикасы Мәгариф министрлыгының телләр буенча сектор мөдире Зарема Сулейманова:
— Сорауларыбыз бик күп, — диде. — Без әле “Россия Федерациясенең мәгариф турында”гы Законын өйрәнеп кенә киләбез.
Дөрес, яңалыкларны кыска вакытлы очрашуда гына өйрәнеп бетереп булмый, алга таба да хезмәттәшлек итү өчен электрон адресларны алыштылар.
Арчаның 2нче мәктәбендә “Автомәктәп”не зур кызыксыну белән карадылар. Балаларның мәктәптән “В” һәм “С” категориясендәге машина йөртү һөнәрен алып чыгулары, чыннан да, игътибарга лаек иде.
Арча педагогика көллиятендә булганнан соң, Кырымның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат директоры Мемет Кангиев фикерләре белән кызыксынам.
— Бинаны төзеп тә, төзекләндереп тә була, ә менә сездәге кебек туган җирен, туган уку йортын яратучы мондый кадрларны әзерләргә (Арча педагогика көллияте җитәк-чесе Гөлнара Гариповага күрсәтә) уннарча ел кирәк.
Арчаның 4нче “Бәләкәч” балалар бакчасында Кырымның дипломнан соң педагогик белем бирү институты методисты Эльвина Кемилева тәэсирләрен сорашам.
— Менә сездә мәгариф идарәсе җитәкчесе әйтеп үтте, бюджетның 70 проценты мәгариф системасына тотыла, дип. Ә бездә ул 30 процент кына. Шушыннан бәяләп була инде бездәге мәгариф системасын.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
март, 2026 ел
Почта Татарстан эшмәкәрләре өчен MAX-та чат-бот эшләтеп җибәрде
Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен Россия Почтасы Max мессенджерында махсус чат-бот эшләтеп җибәрде. Ул почта бүлекчәләренә кермичә генә төп бурычларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Чат-бот ярдәмендә тиз арада хат яки посылка җибәрүне рәсмиләштерергә, абонент тартмасын броньларга, курьер чакыртырга, электрон заказлы хатлар хезмәтен тоташтырырга, шулай ук почта җибәрүләренең статусын күзәтергә мөмкин. "Без клиентларыбызның почта белән үзара бәйләнешен гадирәк һәм нәтиҗәлерәк итәргә омтылабыз, барлык төп мәсьәләләрне бер төймәгә басып тиз арада хәл итүне тәэмин итеп. Яңа чат — бот эшмәкәрләргә вакытны һәм ресурсларны экономияләргә ярдәм итә, мөһим процедураларны тизләтә һәм үз эшләрен үстерүгә игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Россия Почтасы генераль директоры урынбасары Дмитрий Чудинов.
10
март, 2026 ел
Террорчылыкка каршы милли комитетның 20 еллыгы белән котлау
Террорчылыкка каршы милли комитет 2006 елның 10 мартында «террорчылыкка каршы тору турында» Федераль законның һәм Россия Федерациясе Президентының «Террорчылыкка каршы тору чаралары турында»Указының үз көченә керүенә бәйле рәвештә оештырыла. ТК террорчылыкка каршы көрәш эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү максатларында төзелгән коллегиаль орган булып тора, аны башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук Россия Федерациясе субъектларындагы террорчылыкка каршы комиссияләр, Россия Федерациясе субъектларындагы оператив штаблар һәм диңгез районнарында (бассейннарда) оператив штаблар гамәлгә ашыра.
9
март, 2026 ел
Кайнар линияләр эше турында
Гражданнарга һәм оешмаларга тематик консультация бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларны вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатларында 2026 елның 10 мартыннан 21 мартына кадәр Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган «кайнар линия» эшли. Барлык кызыксындырган сораулар буенча халыктан шалтыратулар «кайнар линия» гә (8843-68) 2-41-47 телефоны аша (8843-68) көн саен 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес буенча кабул ителәчәк.
6
март, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер адресатка үзләренең хатларын яисә посылкаларын тапшыруларын мизгел эчендә документаль раслау ала алалар
Россия почтасы физик затлар һәм оешмалар өчен яңа сервис — тапшыру турында юридик әһәмияткә ия электрон хәбәрнамә эшләтеп җибәрде. Хәзер җибәрүчеләр шундук хатның яки посылканың адресатта булуы турында документаль раслау алырга мөмкин. Хәбәрнамә тапшыру фактын рәсми рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә. Бу аеруча мөһим хатларны, посылкаларны һәм башка җибәрелгән хатларны тапшыруны тиз арада раслау кирәк булганда кирәк. «Мондый белдерү даими рәвештә рәсми документлар белән алмашучы компанияләргә, дәүләт органнарына һәм эшмәкәрләргә тапшыру сроклары һәм факты турындагы бәхәсләрдән качарга ярдәм итәчәк. Цифрлаштыру нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтү хатлар һәм посылкалар тапшыруны раслауның традицион ысулларына гади һәм уңайлы альтернативага әверелде. Электрон версияне куллану шулай ук әйләнә ― тирә мохиткә уңай йогынты ясый, кәгазь куллануны киметә һәм табигать ресурсларына йөкләнешне киметә», - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз