Татарча көрәш буенча ярышлар узачак

2016 елның 25 ноябре, җомга

26 ноябрьдә “Арча” спорткомплексында 2002–2003 елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Арча районы беренчелегенә ярышлар узачак. Ярышлар “Тайд-Фойл” фирмасы җитәкчесе Айдар Закиров призына һәм кубогына үткәрелә. 11 үлчәү категориясендә узачак бәйге физик культура һәм спорт комитеты төзелүгә 80 ел тулуга багышлана. Егетләр 32, 36, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75 килограмм һәм 75 килограммнан югары үлчәү категорияләрендә бил алышачак. Татарча көрәшкә битараф булмаган спорт сөючеләрне ярышларда көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International