Казанда узган “Идел көзе” республика фольк-лор конкурсында катнашучылар арасында (удмурт, керәшен, рус, татар, марилар) Яңа Кенәр балаларының “Хыял” триосы да үз чыгышлары белән сәхнәне ямьләде. Алар халкыбызның “Сандугач-күгәрчен” җырын аккордеонга кушылып башкарып, жюриның югары бәясенә лаек булды. Аларны киләсе елга да чакырып калдылар.
Трионың җитәкчесе Алсу Сәмигуллина 6 ел Яңа Кенәр мәктәбендә музыка укыта. “Без төрле чараларда чыгышлар ясыйбыз. Мин балаларны иҗат ярдәмендә, күңелләренә җыр-моң аша миһербанлылык, зәвык- лылык, кече күңеллелек сеңеп үссен дигән фикер белән тәрбияләргә тырышам. Тәрбия эшендә өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре дә читтә калмый. Шул уңайдан, атна саен Яңа Кенәрдәге өлкәннәрне тернәкләндерү үзәгендә концертлар куеп, әби-бабайларга сихри моңнар бүләк итәбез”, — ди ул.